Кайбыч районы башлыгы: "Ришвәтчелек - безнең өчен ят күренеш"
Ришвәтчелек проблемасы әле һаман да актуаль булудан туктамый һәм дәүләт, җәмгыять өчен иң кискен мәсьәләләрнең берсе булып кала.
Аны юкка чыгару өчен барлык юнәлешләрдә дә көрәш чаралары алып барырга кирәк. Алар арасында иң мөһиме – законнарны камилләштерү һәм коррупциянең теләсә нинди чагылышларына каршы тору.
Сезнең игътибарыгызга район башлыгы, ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район комиссиясе рәисе Альберт Рәхмәтуллин белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
– Альберт Илгизәрович, районда ришвәтчелеккә каршы көрәш ни дәрәҗәдә алып барыла?
– «Кайбыч муниципаль районында 2015-2020 елларда ришвәтчелеккә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» программасының гамәлдә булу вакыты төгәлләнеп килә. Безнең комиссия һәм киң җәмәгатьчелек эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә ришвәткә каршы тору сәбәпләрен һәм шартларын ачыклау, бетерү һәм кисәтү белән шөгыльләнде. Ришвәтчелеккә каршы бердәм нәтиҗәле сәясәт алып барылды дип уйлыйм. Монда матбугатның да роле зур булды.
Халыкның мәгълүматлы булуы, хакимиятнең диалогка әзер торуы районда ришвәтчелеккә бәйле җинаятьләр булдырмауга ярдәм итте. Эшебезнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуына бәяне халык үзе куя. Кагыйдә буларак, ришвәтчелекнең бармы-юкмы икәнлеге социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча бәяләнә. Бу халык фикерен өйрәнүдә ышанычлы алым. Социологик сораштыру барышында алынган мәгълүматлар ришвәт тудыручы сәбәпләрне ачыкларга гына түгел, район тормышының теге яки бу өлкәсендә килеп чыккан проблемаларны хәл итәргә дә ярдәм итә. Сораштырулар вакытында кайбычлылар бу проблеманың безнең районга хас түгеллеген күрсәтте. Республика буенча быелгы сораштыру нәтиҗәләре игълан ителмәде әле. Әмма бездәге вәзгыять тотрыклы булыр дип өметләнәбез.
– Узып баручы елда районда ришвәтчелеккә бәйле җинаятьләргә юл куелдымы?
– Агымдагы елда районда ришвәт бирү яки башка коррупцион җинаять очраклары теркәлмәде. Ришвәт бирүче кеше дә, аны алучы да җинаятьче булып исәпләнә. Шуны онытмаска кирәк. Проблемаларны ришвәт бирү юлы белән генә хәл итеп була дигән уй бөтенләй булмаска тиеш.
– Коррупциягә каршы профилактик чараларның кайсыларын иң нәтиҗәлесе дип саныйсыз?
– Беренчедән, бу юнәлештә эш системалы рәвештә алып барылырга тиеш. Мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә без шулай эшләргә тырышабыз да. Мәктәпләрдә укучылар, укытучылар арасында коррупциягә каршы юнәлтелгән чаралар әледән-әле уздырыла. Аның максаты – яшь буында үз-үзеңә ышаныч хисе тәрбияләү һәм теләсә кайсы проблеманы гадел, законлы юл белән, коррупция күренешләреннән башка хәл итәргә мөмкин булуын аңлату.
“Ришвәтчелеккә – юк!” темасына укучылар арасында ел саен иҗат эшләре конкурсы үткәрелә. Балаларның активлыгы елдан-ел арта бара. Бу темага ачык дәресләр дә, дискуссияләр дә үткәрелә. Эш алымнары күп. Педагоглар барлык чараларны да җиренә җиткереп уздыра.
Ришвәтчелекне җиңүдә уңышка ирешү өчен, аңа карата түземсезлек хисләре тәрбияләргә кирәк. Бу бурычны бер үк вакытта барлык юнәлешләр буенча да –законнарны камилләштерү, хокук саклау органнары, суд системасын җәлеп итү, гражданнарда коррупция күренешләренә тискәре караш уяту юлы белән хәл итәргә кирәк.
Инде әйтеп үткәнемчә, ачыклык һәм хәбәрдарлык –профилактик эштәге мөһим юнәлешләрнең берсе. Безгә район газетасы һәм интернет-ресурслар ярдәм итә.
Районда яшәүче һәр кеше үзен борчыган проблемалар, үтенеч, тәкъдимнәре белән район яки җирлек җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә ала. Атна саен гражданнарны шәхси кабул итәм. Агымдагы елның 11 аенда миңа 162 кеше мөрәҗәгать итте. Күбесенең мөрәҗәгате гаиләгә матди ярдәм күрсәтүгә, торак белән тәэмин итүгә, җиргә кагылышлы. Балаларын югары уку йортларына максатчан укытуга кертүчеләр дә безгә килә.
Гражданнарны район башкарма комитеты җитәкчесе, башка вазыйфаи затлар, авыл җирлекләре башлыклары кабул итә. Гыйнвар-февраль айларында барлык авыл җирлекләрендә дә халык җыеннары уза. Анда да халык белән күзгә-күз карап аралашабыз, барлык проблемаларны барлыйбыз, аларны хәл итү юлларын бергәләп эзлибез. Бу очрашу район оешмалары җитәкчеләре катнашында үткәрелә.
Бүген муниципаль учреждениеләр, район хакимияте халыкка интернет аша да хезмәт күрсәтә. Бердәм дәүләт хезмәтләре порталына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
– Альберт Илгизәрович, ничек уйлыйсыз, ришвәтчелекнең тамырына балта белән чабып буламы?
– Бу проблема бүген генә килеп чыкмаган шул. Аның тамыры тирәндә. Шуңа да аны тиз генә хәл итеп булмаячак әле. Ришвәтчелеккә бәйле җинаятьләр турында сөйләмәгән көннәре юк. Бу җәмгыятьнең социаль авыруы, хокукый культурабызны да күтәрергә кирәк.
Иҗтимагый үзәк һәм район үзәк сырхауханәсендә «ышаныч тартмалары» урнаштырылды. Коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру турындагы мәгълүматларны район сайтына куеп барабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев