Кайбыч районында каты көнкүреш калдыкларын капчыклап җыю нәтиҗәсендә авыллар чистара бара
Безнең районда игълан ителгән Экологик иминлек елы тәмамланырга өч айдан күбрәк вакыт калып бара. Район Советының чираттагы утырышында муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу елның каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру мәсьәләсе хәл ителү белән үзенчәлекле булуын әйтте.
Көнкүреш калдыкларын җыю һәм түгүне аңлап кабул итүләре һәм теләктәшлек белдерүләре өчен, Альберт Илгизәрович халыкка рәхмәтен депутатлар аша җиткерергә кушты. Ул шулай ук моңарчы бишенче класслы каты көнкүреш калдыкларын җыю белән шөгыльләнгән оператор – эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллинның лицензияләр пакетын алуы турында хәбәр итте. Хәзер ул, бернинди чикләүләрсез, теләсә кайсы класска караган калдыкларны җыя алачак. Димәк, моңа кадәр вакытлыча гына төзелгән килешүләр хәзер барлык юридик һәм физик затлар белән дә яңадан төзелергә тиеш. Чөнки «Җитештерү һәм куллану калдыклары турындагы» Федераль законның 24.6 маддәсе нигезендә, каты көнкүреш калдыкларын җыю, транспортлау, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру һәм күмүне бары тик оператор гына башкара ала.
Капчыклап чүп җыю һәм түгү районның барлык авыл җирлекләрендә дә хуплау тапты. Әлеге эшчәнлекне шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллинның лицензиясе булмау гына тоткарлап торды. Кирәкле документларны алу өчен шактый вакыт таләп ителде. Хәзер аның эшчәнлеге закон таләпләре нигезендә алып барыла.
Альберт Рәхмәтуллин әйтеп узганча, Федоровское, Кече Мәме, Надеждино, Мөрәле, Олы Подберезье, Олы Урсакта чүп түгү урыннары юкка чыгарылган. Әлеге эш башка авылларда да дәвам итә.
Моңа кадәр Олы Кайбычта гына капчыклап чүп җыелмады. Биредә яшәүчеләр каты көнкүреш калдыкларын контейнерларга чыгарды. Хәзер хәл үзгәрә: контейнерлар алына. Район үзәгендә яшәүчеләр дә, башкалар кебек, чүп-чарны капчыкларга җыеп барачак һәм билгеләнгән көндә капка төпләренә чыгарып куярга тиеш була.
– Капчыклап чүп җыюның матур нәтиҗәсе безнең күз алдында, – диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев. – Кайбычыбыз көннән-көн чистара бара. Элеккеге чүплек урыннарына агачлар утыртырга кирәк булачак. Оператор закон нигезендә эшли башлагач, алдан вәгъдә иткәнебезчә, килешү һәм чүп түккән өчен түләгәнлеккә квитанция булган очракта, социаль яклау органнары аша субсидия алырга мөмкин булачак. Хәзерге вакытта халыкка квитанцияләрне тарату һәм түләү механизмы булдырыла. Бу система якын арада эшләп китәр дип ышанабыз.
– Безнең авылда да каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыя башладылар. Моның мөһимлеген җирлегебездә яшәүчеләр яхшы аңлый. Авылыбыз чүп-чардан арына бит. Безнең урамыбыз чистарды инде, – диде Ульянководагы ветераннар советы рәисе Нина Стерякова.
Кайбычыбыз иң чиста районнарның берсенә әйләнәчәгенә шик юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев