Кайбыч районында җәнлекләрнең исәбен алалар
Кайбыч районында 15 гыйнвардан 15 мартка кадәр җәнлекләрне кышкы исәпкә алу бара.
Республикада ул ел саен үткәрелә.
Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, ул 17 төр аучылык ресурслары һәм аларның яшәү тирәлегенә дәүләт мониторингы кысаларында ел саен уздырыла. «ТР күперләре» акционерлык җәмгыяте каршында аучылык эшен алып баручы Рөстәм Шәфигуллиннан исәпкә алу турында тулырак сөйләвен сорадым. Ул безнең районда да эшчәнлек алып бара.
– Рөстәм Габделҗәмилович, җәнлекләрне кышкы исәпкә алу нинди максатта үткәрелә?
– Исәп алу аучылык территориясендәге җәнлекләрнең санын белү өчен үткәрелә. Моннан чыгып, аларны аулау өчен лимит билгеләнә.
Әңгәмәдәшем әйтүенчә, Кайбыч районы территориясендә өч аучылык хуҗалыгы бар: бөтен кеше өчен дә ачык булган аучылык урыннары, “Кайбыч” һәм “Барс” аучылык хуҗалыклары.
– Бу хуҗалыкларның чикләре аншлаглар белән бүленгән. Мәсәлән, “Кайбыч” аучылык хуҗалыгы, Борындык авылы янындагы Зөя елгасыннан башланып, Олы Кайбыч һәм Кече Кайбыч авыллары аша уза. Ул Апас районы чигенә кадәр җәелгән һәм 43 мең 800 гектар мәйданны били. Анда аучылык хуҗалыгы белгече һәм өч егерь эшли. Без бергәләп кышкы маршрут исәбен алып барабыз. Районның аучылык хуҗалыгы территорияләре тигез урында урнашкан. Шуңа күрә исәп алу гадәти ысуллар белән үткәрелә. Урман, кырларда йөрергә кыенрак булган урыннарда җәнлекләрне тавыш белән кудыру, авиаисәп һәм ясалма туплану урыннарына җыю ысулларын кулланабыз.
– Безнең районда нинди җәнлекләр һәм кошлар бар?
– Кайбыч урманнарында поши, кабан, кыр кәҗәсе, ак һәм соры куян, төлке, көртлекне очратырга мөмкин. Без нәкъ менә шушы җәнлек һәм кошларның исәбен алып барабыз. Шулай ук бурсык, сусар, ондатра, кондыз да бар.
Рөстәм Шәфигуллин әйтүенчә, быел җәнлекләрне кыш айларында исәпкә алу кар чаналары ярдәмендә үткәрелгән. Моңарчы хайваннарның эзе буйлап чаңгыда гына барырга рөхсәт ителгән. Әлеге максатта заманча технологияләрдән – спутниклы навигаторлардан файдаланалар.
– Исәпкә алу маршрутында без җәнлекләрнең эзләре кисешкән урыннарны саныйбыз. Андый нокталарны навигаторга кертәбез һәм хисап таблицасына күчерәбез. Әлеге мәгълүматларны Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсенә җибәрәбез. Анда махсус ысул ярдәмендә аучылык хуҗалыгындагы хайваннарның исәбен чыгаралар.
– Рөстәм Габделҗәмилевич, аучылык хуҗалыгында эшләүчеләр тагын нәрсә белән шөгыльләнә?
– Без биотехник чаралар үткәрәбез, җәнлекләрне ашатабыз, тоз куябыз, территорияне браконьерлардан саклыйбыз. Эшебездә җаваплылык, игътибарлылык, пөхтәлек, төгәл исәп алып бара белү таләп ителә.
– Кайбыч урманнарында йөрү куркыныч түгелме?
– Куркыныч түгел дип әйтергә була. Чөнки бүре, аю, селәүсен кебек кыргый җәнлекләр юк. Балаларына куркыныч янаса, язгы чорда ана хайваннар гына агрессив булырга мөмкин.
– Район халкы аучылык территорияләренә теләсә кайсы вакытта керә аламы?
– Янгын куркынычы янаган чордан кала, табигать сөючеләр аучылык территорияләрендә һәрвакыт йөри ала.
– Аучылык белгече, егерь булу өчен нишләргә?
– Табигатьне, тереклек дөньясын яраткан һәркем аучылык белгече һәм егерь була ала. Бу һөнәр ияләренә махсус белем алу таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев