Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч укучыларына паспорт тапшырылды

Районның 18 укучысына Россиядә Сугышчан дан көнендә тантаналы төстә паспорт тапшырдылар. Әлеге тантана Кайбыч ягы музеенда беренче тапкыр узды.

Бу көнне Россия гражданинының төп документы Олы Кайбыч, Кошман, Чүти, Федоровское, Иске Тәрбит, Мәлки, Кече Мәме һәм Надеждино мәктәпләрендә укучыларга тапшырылды.


Әле узган елның апрелендә генә– Кайбычның туган көнендә ачылган музей директоры Илдар Шакиров яшь дусларын ачык йөз белән каршы алды. Тантана башланып китәргә бераз вакыт булудан файдаланып, кайбер укучылар музей заллары, экспонатлары белән алдан ук танышып чыгарга өлгерде. Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее елында күп кенә экспонатлар һәм күргәзмәләр әлеге мөһим датага багышланган. Паспорт тапшыру тантанасы үзе дә дәһшәтле сугыш еллары тарихыннан башланып китте. Ул Ленинград шәһәрен фашист илбасарлары камалышыннан тулысынча азат иткән көнгә багышланган иде. Иске Тәрбит урта мәктәбенең яшь армиячеләре кураторлары – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лариса Камышова белән берлектә тематик әдәби композиция әзерләп килгән иде.
Укучылар чыгыш ясаган вакытта экранда чагылган тарихи кадрлар залдагыларны Нива елгасы буендагы шәһәрдәге кайгылы көннәргә алып китте. Сугышның иң куркыныч чоры –Ленинград камалышы көннәре диләр. Блокадада калган шәһәрдә яшәүчеләрнең нык¬лыгына һәм батырлыгына сокланмыйча мөмкин түгел. Мондый чаралар үсеп килүче яшь буында үз иле, үз халкы өчен горурлык, патриотик хисләр тәрбияли. Паспорт алган көндә бу аеруча кыйммәткә ия, чөнки әлеге вакыйга укучылар күңелендә озак еллар буена сакланачак.
Укучыларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да кайнар котлады, аларның илебезнең лаеклы гражданнары булуларын теләде.
– Бу югары исемгә лаек¬лы кешеләр булыгыз, туган илебезне яратыгыз, аның язмышы өчен җаваплылык хисе тоегыз. Паспорт – сезнең төп документыгыз, –диде Альберт Илгизәрович.
Ул паспортларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбычтагы миграция бүлеге начальнигы Илфир Яруллин белән берлектә тапшырды.
– Без үзебезнең гражданлык хәлебез турында  берничә документ алабыз. Аның беренчесе – туу турындагы таныклык. Бүген сезгә икенче документыгыз тапшырыла. Россия Федерациясе Конституция¬се буенча 14 яше тулган яшьләр илебез гражданлыгын раслаучы паспорт ала, – диде Илдар Шакиров.
Паспорт тарихы турындагы видеороликны укучылар кызыксынып карады. Бу видео аша алар күп нәрсә турында белде. Еллар дәвамында паспортның тышлыгы үзгәргән. Паспорт Италия¬нең “капка” һәм “хәрәкәт” сүзләрен, “шәһәр капкасын үтәргә ярый” дигән мәгънәне аңлата икән. Үзенчәлекле паспорт турында иң борынгы “Ветхий завет”та һәм башка чыганак¬ларда да искә алына.¬
Укучыларның шатлыгын уртаклашырга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, “Яшь армиячеләр” хәрәкәте штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина, әти- әниләре һәм якыннары килгән иде.
– Сәламәт булып үсегез, бар җирдә дә үрнәк булыгыз, имтиханнарыгызны уңышлы тапшырырга язсын, – диде Мәлки авылыннан Сабина Мусаеваның дәү әнисе Галина Рябчикова. Ул ата-аналар исеменнән чыгыш ясады.
“Россия гражданины исемен кабул итеп, белемебез, хезмәтебез белән Россиянең абруен, куәтен ныгытырга ант бирәбез”, – дип ант бирде кулларына паспорт тоткан егет-кызлар.
– Паспорт алуым белән горурланам. Бүгенге көннән мин үз гамәлләрем өчен җавап бирәчәкмен. Ватаныма кирәкле һәм файдалы кеше булырга телим, – диде Олы Кайбыч мәктәбеннән Әмир Әдиятуллин.


Тантана Кайбыч ягы музее буенча экскурсия белән тәмамланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев