Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычка Ульяновск өлкәсеннән эшмәкәрләр килде

Районга Ульяновск татар-милли автономиясенең активистлары - татар эшмәкәрләре, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре килде.

Төп максатлары- Татарстан авыллары тормышы, эшчәнлеге белән танышу иде. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, өлкә губернаторының милләтләр буенча Советы әгъзасы, "Татарстан- Яңа гасыр" телевидениесенең Ульяновск шәһәрендәге филиалы директоры Рәмис Сафин җитәкчелегендәге делегацияне Олы Тәрбит авылы янында - Татарстан чигендә ипи-тоз, чәкчәк, җыр-биюләр белән каршы алдылар. Кунакларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина озатып йөрде.


Беренче тукталыш- Чүти мәктәбендә.

Делегация составында шушы авылда туып-үскән Тәлгать Идиатуллов та бар иде. Казан медицина институтын тәмамлагач, Ульян өлкәсенең Зур Нагаткино район сырхауханәсендә врач-стоматолог булып эшли башлаган якташыбызның хәзер инде үзенең шәхси стоматология клиникасы бар. Ул татар милли-мәдәният автономиясенең Чынлы бүлеге рәисе дә. Бу сәяхәтне оештыру идеясе дә аныкы. Чит җирләрдә татарлыгыбызны, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга зур өлеш кертүче милләтәшләребезне үзенең туган ягы белән таныштырасы килгән аның. Мәктәп өчен алып кайткан китапларны, бүләген директор Лариса Бухаровага тапшырды. Ветеран-укытучы Фидания Камалова музейда авыл тарихы белән таныштырды. Кунаклар ит продукциясе җитештерүче "Йолдыз" кооперативында, авыл мәчетендә, Мәлкидә терлек эшкәртү пунктында, район үзәгендәге Кайбыч ягы һәм Галия Кайбицкая музейларында булдылар.

Ял паркын, Сабантуй мәйданын, "Салават күпере" спорт комплексын, Геройлар аллеясен карады. Кайбычның чәчәкләргә күмелүенә, чиста булына игътибар иттеләр. Ульян өлкәсенең милли җанлы уңганнарын "Авыл денс" бию төркеме чыгышы белән озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев