Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычның «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә экологик фестиваль узды

«ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә укучыларның «Аллы-гөлле сәхнә» дип исемләнгән V Республика экологик фес­тиваль-бәйгесенең район этабы узды.

Әлеге фес­тиваль Казан шәһәренең балалар экологик-биологик үзәге тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министр­лыгының Респуб­лика олимпиада үзәге ярдәме белән үткәрелә. Быел ул Халыкара театр көне һәм Халыкара Җир көненә багышлана. 

Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, бу фес­тиваль экологик тәрбия бирүгә юнәлдерелгән. Шуңа күрә жюри бәйгедә катнашучыларның сәхнә сәнгате ярдәмендә табигатькә карата гуманлы мөнәсәбәт темасын ачып бирүләренә бәя бирде. 
Фестивальне башлап җибәргән «ЭКО» үзәге методисты Илүсә Карипова, катнашучыларны сәламләп, иҗади уңышлар теләде. Ул аларның игътибарын бәйге исемендәге төрле төстәге хәрефләргә юнәлдерде, «салават күпере» сүзенә аңлатма бирүләрен сорады. Иң тулы, аңлаешлы җавапны Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Никита Русов бирде. 
Кошман, Федоровское, Олы Кайбыч, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Иске Чәчкаб һәм Кече Кайбыч мәктәп­ләренең кече, урта һәм өлкән звено укучылары «Миниатюра», «Ансамбль», «Вокал-соло» һәм «Нәфис сүз» номинацияләрендә чыгыш ясады. Алар сайлаган җыр һәм шигырьләр туган як табигатенә мәхәббәт, аны саклау, экология проблемаларына багышланган иде. Укучылар татар һәм рус телләрендә чыгыш ясады. Хуҗа Хәсән мәктәбе укучылары аеруча яхшы әзерлек белән килгән иде. Әлеге мәктәпнең «Инешкәй» ансамбле солистлары җырлап кына калмады, кәгазьдән бердәм сәхнә киемнәре дә, йөрәк формасындагы күрсәтмә материаллар да әзерләп килгәннәр. 
– Фестивальнең нигезләмәсе белән танышкач, балаларыбыз анда үзләрен ничек итеп күрсәтә алыр икән дип, уйга калдым, – диде аларның җитәкчеләре, музыка, технология һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Светлана Бартязова. – Кәгазьдән үрелгән костюмнардан чыгыш ясау идеясе туды. Әлеге киемнәр коллекциясен без даими рәвештә яңа элементлар белән баетабыз. Бәйгедә Юлия Макарова, кулына күркәләр һәм имән чикләвекләреннән ясалган тәкыя тотып, имән образында, Полина Таймасова каен образында чыгыш ясады. Кызлар икесе дә кечкенәдән җырлый һәм «Инешкәй» ансамблендә чыгыш ясый. Алар безнең районда үсә торган агачларны символлаштырды. Сигезенче класс укучылары Селина Ежова, Диана Долматова һәм Максим Ильин даими рәвештә төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулап киләләр. Бүген чыгыш ясавыбызның төп максаты – табигатькә карата сакчыл карашны пропагандалау һәм туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү. 
Һәрбер чыгыш ихлас һәм кабатланмас иде. Катнашучыларның күбесе безгә «Созвездие-Йолдызлык» фестивале аша да таныш. Аларны тыңлаганнан соң, туган якка, аның табигатенә багышлап никадәр матур, тирән эчтәлек­ле әсәрләр иҗат ителгән дигән фикергә килдем. Матурлык дөньяны коткарыр, диләр. Бу сүзләргә өстәп, планетабызга карата сакчыл караш дөньяны коткарыр дип тә өстисе килә. 
Бәйге әйтеп бетергесез уңай тәэсирләр калдырды. Аны оештыручылар максатларына ирешкән: сәхнә сәнгате аша укучыларда экологик культура формалаштыруда һәм үстерүдә тагын бер адым ясалды. Бер баланың гына булса да күңелендә мәрхәмәтлелек хисе арткан икән, димәк, фестиваль юкка гына үткәрелмәгән. 
Соңыннан җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар тапшырдылар. «Вокал соло» номинациясендә Ралинә Әдиятуллина һәм Мәрьям Әдиятуллина (икесе дә Иске Чәчкаб мәктәбеннән), Кадрия Хикмәтуллина (Кошман), Гөлназ Гайнуллина (Олы Кайбыч) беренче урынны алды. Ләйлә Хәйретдинова – икенче, Камил Хикмәтуллин өченче урында (Кошман мәктәбе). «Ансамбльләр» номинациясендә беренче урынны Иске Чәчкаб мәктәбенең «Салават күпере», Олы Кайбычның «Шатлык нуры» һәм Хуҗа Хәсәннең «Инешкәй» ансамбльләре яулады. Олы Кайбычның «Улыбка» ансамбле, Федоровскоедан Ульяна Петрова һәм Анастасия Шебалова дуэты – икенче, Иске Тәрбитнең «Саф хисләр» ансамбле өченче урында. «Нәфис сүз» номинациясендә беренче дәрәҗә дипломга Кече Кайбыч мәктәбеннән Гөлназ Сибгатуллина һәм Гүзәл Абдуллина, Олы Кайбычтан Алинә Гайнетдинова ия булды. Өченче дәрәҗә дипломны Кошман мәктәбе укучылары Ләйлә Гыйрфанова, Камилә Шәмсетдинова һәм Язилә Гыйләҗева алды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев