Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче кешеләрне сырхауханәгә махсус машинада илтә башлаячаклар. Безнең районда шундый 571 кеше исәпләнә

Илебездә, шул исәптән безнең районда да, агымдагы елның 1 гыйнварыннан старт алган “Өлкән буын” федераль проекты гамәлгә ашырыла башлады. «Демография» илкүләм проекты кысаларындагы бу чараның төп максаты – өлкән буын кешеләренең активлыгын саклауга ярдәм итү, сәламәт яшәү рәвешен озынайту.

 Төп игътибар өлкәннәрнең тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларга системалы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Әлеге юнәлешне гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне сырхауханәгә алып килү өчен шушы көннәрдә районга махсус машина кайтачак. Ә дәвалану урынына үзләре килә алмаучылар янына врачларның мобиль бригадасы киләчәк.

Әле шушы көннәрдә генә Хуҗа Хәсән авылында яшәүче өлкән яшьтәге унбер кеше район үзәк сыр¬хауханәсендә профилактик күзәтү узды. Алар автобуста да, шәхси транспортта да түгел, ә «Өмет» халык¬ка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән махсус җибәрелгән автобуста килде. Ул Олы Кайбыч–Хуҗа Хәсән–үзәк сыр¬хауханә маршрутында ике рейс ясады. Автобус Хуҗа Хәсән авылына иртәнге сәгать сигезенче яртыга килеп җитте. Бу җирлектә яшәүче 70-85 яшьләрдәге Зинаида Борисова, Пеламия Шупшина, Фаина Ипатьева, Мария Еремеева, фельдшерлары Валентина Сулагаева иртәнге сәгать сигездә сырхауханәдә иде инде. Аларны районның баш врачы Гөлнара Сафиуллина һәм поликлиника мөдире Газимагомед Магомедов ачык йөз белән каршы алды.Участок терапевты Мәдинә Яруллина бүлмәсендә башланган тикшеренү медицина профилактикасы һәм башка кабинетларда дәвам итте. Анда әбиләр ЭКГ узды, биохимик тикшерү өчен анализга каннарын алдылар, күзләрен тикшерделәр.
– Безгә төрле авыллардан килүчеләр арасында югары кан басымы, шикәр чире һәм башка хроник авырулар буенча исәптә торучылар да бар. Алар диспансер тикшеренүе уза. Бу чирләр әле генә ачык¬ланган очракта, авыруларны башка белгечләргә җибәрәбез. Авыллардагы фельдшерлар «риск» төркеменә керүчеләрне ачык¬лый, –диде участок терапевты Мәдинә Яруллина.
Баш врач Гөлнара Илдусовна әйтеп узганча, ялгыз яшәүчеләр, мөмкинлеге чикле кешеләр, үз аякларында йөри алмаучылар, гомумән, һәр өлкән кеше сәламәтлеген ныгыта ала. 65 яшьтән өлкәнрәкләргә диспансер күзәтүе, скрининг тикшерүләр үткәрү, онкологик авыруларны ачыклау, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтү, планлы госпитализация үткәрү планлаштырыла.
– Мин ялгызым гына яшим, – диде Зинаида Геннадьевна. – Олы кызым Светлана Эстония чигендә яши, авылга бик сирәк кайта, соңгы тапкыр ун ел элек күрешкән идек. Кушкүл авылында яшәүче кече кызым Алена Губеева рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Балалары белән миңа гел ярдәм итеп тора. Безнең сәламәтлегебезне кайгыр¬тучы медицина хезмәткәрләренә олы рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә.
«Демография» илкүләм программасына «Өлкән буын» проектыннан башка тагын «Балалары туган гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү», «Өч яшькә кадәрге балаларга мәктәпкәчә белем бирү», «Сәламәтлекне ныгыту», «Спорт –тормыш нормасы» проектлары да кергән.
Узган атнаның җомгасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында узган киңәшмәдә  авыл җирендә үзе генә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне сәламәтлек саклау учреждениесенә алып килүне оештыру хакында фикер алыштылар. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова агымдагы елның сентябрь-декабрь айларында безнең районнан 571 кешенең шундый тикшеренү узачагы хакында сөйләде. Фикер алышуда үзәк сырхауханәнең баш врачы Гөлнара Сафиуллина, социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Баһавиева , «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Лилия Закирова да катнашты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X