Кайбычта инвалид бала тәрбияләүче аналар хәйриячелек фонды оештыру тәкъдиме белән чыкты
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында ел саен кафеда үткәрелүче әлеге очрашу һәрвакыт җылы атмосферада уза.
Очрашуга чакырылган аналар районыбызның төрле авылларында яшәсәләр дә, аларның проблемалары уртак: физик мөмкинлекләре чикле булган балалар үстерәләр.
Очрашу башланыр алдыннан иң элек шушы аналар балалары белән эшләгән кул эшләре күргәзмәсе белән таныштык. Ниләр генә юк анда: картиналар да, уенчыклар да, үзләре бәйләгән киемнәр, рәсемнәр дә. Аларның һәрберсенә никадәр күңел җылысы салынган. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да үз чыгышында бар назларын балаларына бирүче бу олы йөрәкле аналарга тирән рәхмәт сүзләрен белдерде.
-Яңа елга санаулы гына көннәр калып барганда ел саен шулай бергә очрашабыз да, әнә шулай рәхәтләнеп аралашабыз, сезне аз булса да тормыш мәшәкатьләреннән арындырып торабыз, күңелегезне борчыган проблемаларыгызны тыңлыйбыз, ә без сезгә ярдәм итәргә һәрчак әзер,- диде ул.- Бала өчен ана дигән сүздән башка бүтән бөек сүз юк. Ә авыру балалар әни дигән татлы сүзгә икеләтә мохтаҗ. Авыру балаларга булышу - иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе. Чулпан Камалиева җитәкчелегендәге социаль яклау бүлеге, әле яңа гына "Өмет" үзәгенә билгеләнгән яңа җитәкче Гөлия Нигъмәтҗанова кул астында эшләүче хезмәткәрләргә сезнең проблемалар яхшы таныш, алар хәлегезне җиңеләйтү өчен барысын да эшлиләр, балаларыгыз белән даими очрашалардыр дип ышанып калам.
Социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева әйтеп узганча, райондагы 59 гаиләдә 63 инвалид бала тәрбияләнә. Аларның 27се мәктәптә укый, алтысы коррекция мәктәпләрендә, берсе көллияттә белем ала, тугызы балалар бакчасына йөри, берсен өйгә килеп укыталар, 19ының тормышы өй белән генә чикләнә.
-Балаларны авыру яки сәламәт, көчле һәм көчсез, үзебезнеке һәм чит дип бүлмибез. Сезнең балалар безгә бик якын, алар янына еш барабыз, бәйрәмнәргә чакырабыз, бүләкләр белән сөендерәбез, төрле чаралар үткәрәбез. Бүген аларга дип район башлыгы исеменнән балалар өчен чыгарылучы газета - журналларга подписа бүләк итәбез,- диде Чулпан Галимулловна.
Бәли авылнда яшәүче Анастасия Полякова барлык аналар исеменнән теләген җиткерде.
- Инвалид бала тәрбияләү күп чыгымнар таләп итә. Чөнки кыйммәтчелек заманында яшибез, дарулар да кыйммәт, дәвалану да. Районда инвалид балаларга ярдәм итүче хәйрия фонды оештырырга кирәк.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу идеяне хуплады һәм Яңа елдан соң әлеге мәсьәләне өйрәнәчәкләрен әйтте.
- Халкыбыз киң күңелле безнең. Авыру балаларга ярдәм итүче меценантлар, хәйриячеләр, эшмәкәрләр, гади кешеләр, һичшиксез, табылачак,- диде ул.
Аның сүзләрен раслагандай, Казанда яшәүче Олы Урсак кызы Резедә Галиева (хәзер инде Шуралева) чыгыш ясады. Хәтерегездәме, аның кызы Амалияне дәвалау өчен бөтен район белән 800 мең сумлап акча җыйган идек.
- Күрәсезме, без хәзер ничек зур үстек инде.Амалия икенче класста яхшы билгеләргә генә тырышып укый. Ул җырлый да, бии дә. Без боларга Кайбыч халкының ярдәме белән ирештек. Кызыбызны аякка бастыруда сезнең өлешегез зур булды. Рәхмәт барыгызга да. Без дәвалануны дәвам итәбез, әмма иң кыен вакытларыбыз артта калды. Мин хәзер үзем дә авыру балаларга ярдәм итү юнәлешендә эшлим. Кайбычка кайтып та төрле чаралар үткәрергә әзермен, - диде ул.
Әнисенең сүзләрен раслагандай, матур итеп шигырь сөйләде нәни кызчык. Бу очрашуга әтисе, энесе белән бергә кайтканнар иде алар.
Башка әниләр дә рәхмәтләрен белдерделәр, мәдәният йорты хезмәткәрләре концертын карап ял иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев