Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта халык санын алу дәвам итә

Районыбыз авылларында илкүләм халык санын исәпкә алу дәвам итә.

Әлеге эшнең барышы белән якыннан танышу максатында Мәлки авылына юл тоттык.
Мәлки урамнарының берсендә авыл җирлеге секретаре, халык санын исәпкә алучы Альбина Шпакованы очраттык. Аннан әлеге мөһим кампаниянең барышы турында сораштык.
– Исәпкә алган вакытта авылдашлар кайсы милләт вәкиле булулары, яше, белеме, шөгыле туган теле, торак шартлары, балалар саны, хезмәт хакы турындагы һәм башка сорауларга җавап бирә. Җирлектә керәшеннәр иң зур күпчелекне тәшкил итә, – диде ул. –Безнең җирлек Мәлки, Кыр Буасы, Иске Буа, Байморза авылларын үз эченә ала. Әлеге дүрт авылда 700гә якын кеше яши, 400дән артык шәхси хуҗалык исәпләнә. Бу авылларның барысында да җан исәбен алу миңа йөкләнгән. Җирлек буенча бердәнбер исәпкә алучы булгач, эш күләме шактый зур, – диде ул. – Әлеге мөһим эшкә 15 октябрьдә керешкән идем. Бүген Мәлкидә соңгы йортларда йөрим, биредә исәп алуны төгәллим. Үзегез үк күреп торасыз, Мәлки райондагы иң зур авылларның берсе. Авылдагы 300ләп йортта 400дән артык кеше яши. Монда эшне төгәлләгәч, калган өч авылга күчәм. Халык исәп алуның мөһимлеген аңлый, шуңа күрә бирелгән сорауларга төгәл җавап бирәләр. Аларның җавапларын планшетка теркәп барам. Октябрьнең җылы килүе, көннәрнең аяз булуы безнең файдага. Шуңа да эшне озакка сузмыйсы иде.
Авыл халкы җан исәбе алуга ничек карый икән соң? Соравыма җавап табу максатында Альбина Шпакова белән берничә йортка кердем. Безне тәрәзәдән күреп алган Нина Андреева урамга ук чыгып каршы алды.
– Халык санын исәпкә алуның бик кирәкле ча ра икәнлеген бөтен тирәнлеге белән аңлыйм. Чөнки статистик мәгълүматларны яңар ту демографик хәлне тулырак күз алдына китерергә мөм кинлек бирә. Мин үзем башта “Восход” колхозында, аннан соң “Гөбенә” агрофирмасында бухгалтер булып эшләдем. Кырык елга сузылган хезмәт юлым бар. Бухгалтер буларак, статистиканың төгәллек яратуын яхшы беләм. Милләтемә килгәндә, үземне татар дип яздырдым. Динебез башка булса да, җаныбыз белән без татарлар. Хәзерге вакытта үзем генә яшим, балалар читкә таралышты, – диде Нина Валерьяновна.
Безнең киләсе тукталыш Валентина Петровна һәм Владимир Власович Моряковлар йортында булды. Йорт хуҗасы өйдә булмау сәбәпле, исәп алучы сорауларына хатыны җавап бирде.
– Мин үзем тумышым белән Иске Тәрбит авылыннан, ә Владимир Власович Соравылдан. Гаилә коргач, озак еллар дәвамында Якутиядә яшәдек. Мин үзем җәмәгать туклануы системасында эшләп лаеклы ялга чыктым. Ә Владимир Власович Нюйский Наслег (якут теленнән алынган атама) торак пункты башлыгы булып эшләде. Ул да хәзерге вакытта лаек лы ялда. Пенсиягә чыккач, 2008 елда туган ягыбызга, Мәлкигә кайтып төпләндек. Халык саны алу бик кирәк. Исәпкә алу бланкаларындагы барлык сорауларга да төгәл җавап бирдем. Без дә икәү генә яшибез, балаларыбыз читтә, – диде Валентина Морякова.
Татарстан Респуб ликасы буенча дәүләт статистикасының Кайбычтагы җирле органы җитәкчесе, халык санын алу буенча җаваплы Фәрдия Гарапова әйтүенчә, барлык авылларда да халык санын алучылар билгеләнгән график буенча эшли. Бүгенге көндә район буенча исәпкә алу 50 процентка төгәлләнгән.
Исәпкә алу кампаниясе 14 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев