Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта санитар- экологик икеайлыкка старт бирелде

Бар җиһанны ап-ак карга төргән салкын кышлар да узып китте.

Язгы кояш нурларын мул чәчә, урам-болыннарда ерганаклар ага, кар да әкренләп эри. Көздән җыештырылмыйча калган урыннарда чүп-чар, көнкүреш калдыклары баш калкыта башлый. Шуңа да республикада ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителә. Татарстан Министрлар Кабинетында журналистлар өчен үткәрелгән видеобрифингта сүз шул хакта барды.
Татарстанда торак пунктларны чистарту буенча санитар-экологик икеайлыкка һәм “ЭКОЯЗ 2021” акциясенә старт бирелде. ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков үз чыгышында республикабызның табигый мираска – урман-күлләргә, чишмә-елгаларга, болыннарга, яшеллеккә күмелгән паркларга бай булуын әйтеп узды. “Боларның барысы да халкыбызга ял итү өчен уңай шартлар тудыра. Табигать – уртак йортыбыз һәм без аны сакларга, чиста тотарга тиешбез. Җир-Анабызны саклауга юнәлдерелгән чараларны тормышка ашырганда, һәрвакыттагыча, халкыбызга, волонтерларга, мәктәп укучыларына, студентларга, җәмәгать оешмалары активистларына таянабыз”, – диде министр.
Александр Шадриков әйтеп узганча, “ЭКОЯЗ 2021” акциясе ике этапта үткәрелә. Район туры 1 апрельдән 14 майга, республика туры 15 майдан 31 майга кадәр уза. Экологик акция нәтиҗәләре буенча табигатьне саклауга үз өлешен керткән иң яхшы балалар бакчасы, мәктәп, гаилә, оешма, муниципаль берәмлек сайлап алына. Җиңүчеләргә акустик колонка, туристлар өчен кирәк-яраклар, теннис өстәле, уен модульләре һәм башка бүләкләр тапшырыла. Йорт-җирен матур итеп җыештырган гаиләне Кырымга юллама белән бүләклиләр.
Санитар-экологик икеайлык вакытында патрульләр саны артачак. Табигатьне саклау өлкәсендәге таләпләрне бозу очракларын самолеттан күзәтәчәкләр. Өстән яхшырак күренә, шуңа да бездә дә рөхсәт ителмәгән урыннарда барлыкка килгән чүплекләр булса, аларны тиз арада юк итәргә кирәк. Контейнер мәйданчыкларының чисталыгына да аерым игътибар биреләчәк. Министр Александр Шадриков бакчада көздән калган бәрәңге сабагын, чүпне якмаска, ә ашлама итеп кулланырга чакырды. Чүпне, кипкән үләнне ягу янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәүне күрсәтә, табигатькә дә зыян китерә.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, Кайбыч халкы санитар икеайлыкта һәр елны актив катнаша.
– Бездә икеайлык республикада игълан ителгәнче үк башланып китә иде инде. Өмәләрне кайчан башласаң да соң түгел, аны еш үткәреп торуның да зыяны юк, киресенчә, файдага гына. Кайбычның туган көне – 19 апрельгә район үзәге дә, авыллар да чистарынып кала иде. Быел кар күп, шуңа да бераз тоткарландык,– диде ул. – Әмма кар эреп беткәнне көтеп булмый, кар тауларын таратырга кирәк.
Авыл җирлекләре арасында үткәрелүче рейтингта гел яшел зонада булган Кошманда да 1 апрельне көтмәгәннәр.
– Әйе, чыннан да, быел кар күп. Без өмәне узган атнада ук инде мәдәният йорты, Бөек Ватан сугышы каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен кардан чистартудан башлап җибәрдек. Юл астына куелган торбаларны да кардан чистарттык, бу, язгы сулар тыгылып, тирә-юньне су басмасын өчен кирәк, –диде авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина. – Кошман – райондагы иң матур авылларның берсе. Аны чиста тоту барыбызның да уртак максаты. Авыл җыеннарында да бу хакта еш сөйлибез, халык арасында аңлату эшләре алып барабыз.
Тирә-юнебезнең чисталыгы безнең үзебездән тора. Шуңа да Кайбычны гөлбакчага әйләндерү өчен барыбыз да үз өлешебезне кертик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X