Кайбычта "Татарча диктант" язучыларның иң өлкәненә - 83, иң яшенә 10 яшь иде
27 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә кайбычлылар да, бөтен дөньядагы кебек, “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Татарча хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү максатындагы әлеге акциянең 20 илдә һәм 60 төбәктә үткәрелүе телебезгә игътибарның зур булуы хакында сөйли. Безнең илдә генә түгел, Германия, Гарәп Әмирлекләре, Америка, Чехия кебек җирләрдә дә диктант язулары милләттәшләребезнең дөньяның төрле кыйтгаларында сибелеп яшәүләре һәм телебезне онытмаулары турында сөйли. Акцияне оештыручылар – Бөтендөнья Татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, ТРның Яшьләр һәм спорт министрлыгы.
Бу көнне райондагы 17 мәктәптә 255 кеше Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәре буенча диктант язды. Әлеге акциядә җитәкчеләр дә актив катнаш ты. Мәсәлән, район башлыгы урынбасары, Татар конгрессының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев Кошман мәктәбендә, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, “Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина Олы Кайбыч мәктәбендә язды. Авыл җирлекләре башлык лары, башка җитәкчеләр дә акциядә татар теле буенча белемнәрен сынады.
– Үзем заманында рус мәктәбен тәмамлаган булсам да, диктант язу миндә бернинди дә авырлык тудырмады. Туган телемдә әдәби әсәрләрне күп укуым да моңа ярдәм иткәндер. Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәрен укыганым юк иде, ә менә “Сөннәтче бабай” әсәрен яратып укыган идем, – диде Рәмис Хәялиев. – Әлеге акциягә татар авыллары гына түгел, Олы Подберезье, Ульянково, Колаңгы, Федоровское кебек рус авылларында, шулай ук районыбыздагы бердәнбер чуваш авылы Кече Мәмедә яшәүчеләр дә кушылды. Бу туган телебезне яратулары турында сөйли.
Олы Кайбыч мәктәбендә үткәрелгән татарча диктант акциясендә катнашучылар арасында төрле һөнәр ияләре бар иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлия Нигъмәтҗанова, үзәкләштерелгән бухгалтериясе директоры-баш бухгалтеры Миләүшә Газизова һәм башкалар диктант язарга килгән. Озак еллар буена шушы мәктәптә рус теленнән укыткан Мәүлиха Айзатуллина, башлангычларга белем биргән Ләбибә Шәмсетдинова да (аның бу хактагы язмасы икенче биттә урын алды) алар арасында. Районда диктант язган иң өлкән яшьтәге кеше дә 83 яшьлек ветеран-укытучы Ләбибә апа булып чыкты, ә иң кечкенәсе – Кече Мәме мәктәбеннән 10 яшьлек Айсылу Насыйбуллина.
Татарстанда «Татарча диктант» акциясендә катнашучыларга Гаяз Исхакыйның «Көз» әсәреннән өзек тәкъдим ителде.Татар теле укытучысы Гөлия Булатова текстны укый: “Көз иде. Шыбыр-шыбыр ява торган вак яңгыр күзгә төртсәң күренмәс караңгы төнгә тагы караңгылык куша, авыр һавага тагы басынкылык бирә иде. Очы юк юешлек тәнне баса иде, албасты пәрисе баскан кебек изә иде. Ялгыз пароход куе караңгылык эченә батып, шул төпсез-чиксез караңгылыкны ертып алып барырга маташа, ләкин караңгылыкны үтә алмый, никадәр ыңгырашып кычкырса, ялварса да, җавап ала алмый иде...”
Диктант язу тәмамлангач, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров та фикере белән уртаклашты.
– Минем үземнең Хуҗа Хәсән мәктәбен тәмамлаганнан бирле бер тапкыр да диктант язып караганым юк иде, – диде ул. – Шуңа да татар телендәге белемем ни дәрәҗәдә икән, грамматикасын онытмадыммы икән, дип үземне сынарга килдем. Мин дә әдәби китаплар укырга яратам, шуңа да диктантны җиңел яздым. Ә менә Гаяз Исхакый әсәрләрен укыганым булмады, мәктәп программасына да кертелмәгән иде кебек ул. Хәзер диктантка ничәле куярлар икән дип көтәм.
Диктант язучылар арасында район үзәк сырхауханәсе шәфкать туташы Фәния Җәләлиева да бар иде.
– Татар телендә диктант язу акциясе Кайбычта да уза дигәч, шатланып куйдым. Нигә үземне сынап карамас ка, дип уйладым. Диктантны яза башлаганчы, бераз курку хисе дә булды. Аны язу бик авыр булды дип әйтмәс идем. Туган телебезне белү һәр татар баласының төп бурычы дип уйлыйм. Эштә дә минем белән кара -каршы утыручы врач Бәхтияр Нигъмәтуллин, Казан егете булса да, татарчаны да, русчаны да яхшы белә. Врач янына килгән әби -бабайларга үз телләрендә аралашу күпкә җиңелрәк бит. Шуңа да шатланып, “Рәхмәт, улым, телебезне әйбәт беләсең”, диләр.
Район мәгариф бүлегенең милли белем бирү буенча методисты Энҗе Гарифуллина хәбәр иткәнчә, текстны мәктәпләрдәге татар теле һәм әдәбияты укытучылары укыган.”Барлык катнашучы да сертификат алачак. Сертификатлар 30 ноябрьгә кадәр http://diktant.tatar/сайтында урнаштырыла. Нәтиҗәләрне белү өчен сайтка керергә һәм мәйданчык кодын (156), исем-фамилия не язарга кирәк”, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев