Үзәк сырхауханәдә һәм авыл җирлекләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләре катнашында узган җыелышта 2017 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясадылар. Анда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров та катнашты. Баш врач Гөлнара Сафиуллина сәламәтлек саклау өлкәсендәге уңышлары һәм хәл итәсе мәсьәләләре хакында чыгыш ясады.
Кайбыч халкына район үзәк сырхауханәсе, Олы Подберезьедагы амбулатория, 30 фельдшер-акушерлык пункты медицина хезмәте күрсәтә, 21 кечкенә авылда шулай ук бу эш оештырылган. Район халкының күпчелек өлеше хезмәткә яраклы булучылар (57,5 проценты), 45,2 проценты бала табу яшендәге хатын-кызлар, 23,8 проценты пенсия яшендәгеләр. Былтыр 98 бәби якты дөньяга аваз салган. Гөлнара Сафиуллина билгеләп узганча, отчет елында үлем очракларының кимрәк булуы медицина өлкәсендә алга китеш булуын күрсәтә, ә бала туу күрсәткечнең түбәнәюе халык саны кимүгә этәрә. Кайбычта үлемгә китерүче киң таралган чирләр - йөрәк-кан әйләнеше авырулары, онкология. Шул ук вакытта эчкечелектән үлем очраклары өстенлек итә. Агымдагы елның 1 гыйнварына шундый 125 авыру теркәлгән, аларның 56сы - хатын-кызлар.Наркотик матдәләрне медицина максатында файдаланмаган өч кеше бар. Исерткеч эчемлекләрдән агулану нәтиҗәсендә сырхаухандә дәваланган 65 кешенең 54е хезмәткә яраклы яшьтә. Тормышының иң матур чагында вафат булучылар саны 12 процентка кимесә дә (46 кеше), бу барыбер борчылырга нигез тудыра. Медицина хезмәткәрләренең профилактик эшчәнлеккә зур игътибар бирүе, барлык службалар белән тыгыз элемтәдә эшләве, табибларның район газетасында сәламәт яшәү рәвеше турында мәкаләләр бастыруы эшчәнлекне яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Ел дәвамында флюорографик тикшеренүләр алып бару медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Барлыгы 6256 кеше тикшеренү үткән, план тулысынча үтәлгән. Нәтиҗәдә, бер кешедә туберкулез ачыкланган, бу чирдән үлем очраклары теркәлмәгән.
Салкын тиеп авыруларга юл куймас өчен гриппка каршы прививка ясау, төрле ташламалардан файдаланучыларны дарулар белән тәэмин итү, диспансерлаштыру үткәрүнең торышына да киң анализ ясалды.
Дарумы әллә акчамы?
Федераль ташламалардан файдаланучыларның 62,1 проценты социаль ташламалар җыелмасының дарулар өлешеннән баш тарткан. Шул ук вакытта даруларга өстенлек бирүчеләргә 4 миллион 962 мең 923 сумлык 14605 рецепт язылган, һәр рецептның уртача бәясе 340,6 сум. Төбәк ташламаларыннан файдаланучыларга 2 миллион 438 мең 680 сумлык рецепт бирелгән, берсенең уртача бәясе - 474,6 сум.
Медицина хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы һәм абруе халыкка диспансерлаштыру үткәрүне югары дәрәҗәдә оештырырга ярдәм иткән. План күрсәткечләре 99 процентка үтәлгән, 2300 кеше үз сәламәтлеген тикшерткән, тикшеренү узарга тиешле 26 кеше моны кирәк дип тапмаган. Табибка җитәкләп алып бармыйлар, шуңа да мондый тикшеренүләрдән читтә калмаска кирәк. Диспансерлаштыру вакытында 688 кешедә төрле авырулар булуы ачыкланган, ә беренче төркемдәге сәламәтлек группасына тикшерү узучыларның бары 635е генә (27,6 проценты) кертелгән.
Халык сәламәтлеген тиешенчә кайгыртуда дәвалау учреждениеләренең матди-техник базасы да мөһим роль уйный. Узган ел Иске Чәчкаб авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелүе, Соравылда күпфункцияле үзәктә яңа пункт ачылуы, Арысланда капиталь ремонт үткәрелүе мактауга лаек күренеш. Быел Федоровское авылында фельдшер-акушерлык пункты, Олы Подберезьеда врач амбулаториясе төзү планлаштырыла. Үзәк сырхауханәдә йогышлы авырулар бүлеге, кер юу, азык әзерләү блокларында ремонт үткәрелде, яңа җиһазлар куелды. Моның өчен ун миллион сумнан артыграк акча тотылган. Республика рейтингы буенча бездәге үзәк сырхауханә муниципаль районнар арасында күрсәткечләргә ясалган балл буенча 1-3 урында, ә гомуми рейтингта - 34 урында. Алдынгы урынга чыгу өчен үлем очракларын киметергә, бала туу күрсәткечен арттырырга кирәк.
Фәридә Яркәева алда торучы бурычларга тукталды. Алар - гражданнарның шәхси кабинетын ачу, ай-ти технологияләрне яхшырту. Шәхси кабинет аша һәр кеше үз сәламәтлеге турындагы мәгълүматлар белән таныша ала. Министр урынбасары, Кайбыч медикларының эшчәнлегенә уңай бәя биреп, хезмәт яшендәге кешеләр арасында үлем очракларының күп булуына, демографик хәлнең киеренке торуына борчылуын белдерде. «Бу проблеманы хакимият органнары, предприятиеләр җитәкчеләре белән берлектә хәл итәргә, эчкечелеккә каршы көрәш алып барырга кирәк», - диде ул. Фәридә Фатыйховна врачлар, шәфкать туташлары белән тәэмин ителешнең яхшы булуын билгеләп үтте, коллективка тирән рәхмәтен белдерде, ныклы сәламәтлек, авыруларның өметен аклауларын теләде.
Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров бердәм хезмәтнең мөһимлегенә басым ясады һәм халыкны электрон чираттан файдаланырга өйрәтү, сәламәт яшәү рәвешенә өндәү бурычын куйды. Яшь медицина хезмәткәрләренә дә киңәшләрен бирде. Дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча алар авыруларга барысын да тәфсилләп аңлатырга бурычлы. Гомуми рейтингны яхшырту буенча район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның теләк-тәкъдимнәрен җиткерде.
Лаеклылар бүләкләнде
Сәламәтлек сагында торучыларның күбесе район үзәк сырхауханәсе баш врачының Мактау кәгазьләренә лаек булды. 2017 ел нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган фельдшер-акушерлык пунктлары мөдирләренә дипломнар тапшырылды. Кече Мәмедәге пункт - беренче, Чүти, Арыслан авылларындагысы - икенче-өченче урыннарда. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаровка рәхмәт белдерелде. Районның баш врачы Гөлнара Сафиуллина РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре прфсоюзының Татарстандагы бүлегенең Мактау кәгазенә лаек булды.
Халык сәламәтлеген кайгырту - районның социаль өлкәсенә караган иң өстенлекле мәсьәләләрнең берсе булып калачак.
Людмила Путятинская
Нет комментариев