Көнчыгыш календаре буенча, 2018 ел җиһанга Эт елы булып килде. Эт гомер-гомергә кешенең тугрылыклы дусты булган, ул аның ышанычлы сакчысы да. Дөньяда эт яратучылар күп, төрле токымлы этләр өчен бернинди дә акчалар кызганмыйлар, аларны кыйммәтле клиникаларда дәвалыйлар, үзләре белән табигатькә алып чыгалар, сәяхәткә китәләр, кыскасы, бернигә дә алыштырмыйлар. Бөек Ватан...
Һәр көнне эш урынында булган эт безнең районда да бар. Аның даими яшәү һәм эш урыны - Кайбыч полициясе бүлеге. Күзеннән очкыннар чыгып торучы кара төстәге немец овчаркасы Багирага хәзер биш яшь. Ул хуҗасы, полиция кинологы Сергей Комочкинның барлык таләпләрен дә төгәл үти. Нәкъ менә Сергейны - 25 яшьлек хезмәткәрне кинолог итеп куюлары бер дә гаҗәп түгел. Чөнки Ябалак авылында туып-үсеп, мәктәп, аннан соң Апас районындагы һөнәр училищесын тәмамлаган егет, армиядә дә шул хезмәттә булган. Ватан алдындагы изге бурычын Удмуртиядә радиация, химик-биология гаскәрләрендә узган ул.
- Хәрби хезмәт вакытында кинологлар отряды туплый башладылар. Миңа да шул отрядка керергә тәкъдим иттеләр, берсүзсез ризалаштым. Безгә хәрби частьтагы 22 овчарканың бишесе белән һәркөнне иртәдән промышленность зонасындагы зур объектны саклау бурычы куелды. Мине баш кинолог итеп куйдылар. Этләрне үзебез карадык, ашаттык, яшәгән урыннарын тәртиптә тоттык, - диде Сергей Викторович.
Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итеп кайтканнан соң, ул 2012 елда Кайбыч полициясе бүлегендә машина йөртүче булып эшли башлый, ә өч елдан соң кинолог вазифасына күчерәләр.
-Хезмәтемнең беренче көннәрендә үк диярлек мине Багира белән бергә Башкортостанга укырга җибәрделәр. Ул вакытта овчаркага ике яшьләр тирәсе генә иде әле, командаларны бөтенләй белми. Уфа шәһәрендәге белгеч - кинологлар әзерләү мәктәбендә уку ярты ел дәвам итте. Төшкә кадәр минем үземне эт белән идарә итәргә өйрәттеләр, ә көннең икенче яртысында, киресенчә, мин Багираны төрле командаларны үтәргә өйрәттем, - диде кинолог. - Эт өйрәтү бер дә җиңел түгел, зур сабырлык, корыч нервалар таләп итә. Өстәвенә, аның характеры да катлаулы, усал, әмма без бер-беребезне тиз аңлый башладык. Хәер, ул шундый булырга тиеш тә, полициядәге эт берничек тә йомшак характерлы, күндәм була алмый. Җинаятьчеләрнең эзенә төшәргә туры килсә, аннан усаллык, кыюлык таләп ителә, ул берничек тә куркып калырга тиеш түгел. Өйрәнүләр вакытында, башка этләрдән аермалы буларак, ул мине - хуҗасын да кыю рәвештә саклады.
Яшермим, Багираны күрүгә, үзем дә куркып калдым, фотога да ераграк арадан төшерергә тырыштым. Хуҗасының боерыкларын бернинди каршылыксыз үтәргә өйрәнгәнлеге күренеп тора. «Утыр», «ят», «минем яннан гына бар», «иснә» дигән командаларны яхшы белә, хуҗасының кул белән ясаган ымнарын да беренче карашка ук аңлый. Армиядәге кебек, Сергей монда да этне үзе ашата, ачык һавада йөртә. Чираттагы ял вакытында да бергә алар, этне үзе белән алып китә. Өендә үзенең дә Альма кушаматлы эте бар.
- Багира белән эшли башлаган өч ел эчендә җинаять урынына 20 тапкыр барырга туры килде. Урлашу очракларында аның ярдәме аеруча кирәк. Бер өйдән әйбер урлау очрагында ул, мәсәлән, эзне тиз алды һәм безне карак яшәгән йортка алып килде. Әнә шулай итеп, җинаятьне вакытында ачарга ярдәм итте, - диде Сергей.
Хокук сагында торучы Сергей Комочкин узган ел Светлана исемле кыз белән гаилә корган. Яшь гаиләдә хәзер Юлия исемле кыз үсеп килә.
Фирәдә Сайранова,
автор фотосы
Нет комментариев