Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районы китапханәчеләре Ябалак авыл җирлеге буйлап сәяхәткә чыкты

Кайбыч китапханәчеләренең алтын көздә районыбыз буенча сәяхәткә чыгуы күркәм гадәткә керде. Ел саен утызлап китапханә хезмәткәре бергә җыелып, билгеләнгән маршрут буенча юл ала. Алдан мәгълүмат туплап, туган ягыбыз тарихын өйрәнәләр, үзләренең ачышлары белән уртаклашалар. Аларга авыл җирлекләре хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылар да теләп кушыла.

-Безнең районда «Авыл туризмы» проекты тормышка ашырыла башлау­га быел биш ел булды,- диде үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлия Нигъмәтҗанова. -Бу вакыт эчендә без Хуҗа Хәсән, Чүти, Колаңгы, Федоровское, Кошман һәм Мөрәле авыл җирлекләрендәге тарихи һәм истәлекле урыннарда булдык. Китапханәчеләр мондый сәяхәтләр барышында бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаша, фикер алышалар.
Быелгы маршрутлары - Ябалак авыл җирлегенә.Алар Бәрлебашында, Ябалакта һәм Кече Кайбыч авылларында булдылар. Әлеге чарада авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйз­зәтуллина да катнаш­ты. Беренче тукталыш Бәрлебашында булды. Туристлар утырган автобус авылның татар ягы тәмамланган, руслар яшәүче өлеше башланган урында урнашкан күпфункцияле үзәккә килде. Әлеге үзәк авылның ике ягын бербөтен итеп берләштереп тора сыман. Авыл туризмын өйрәнүчеләрне якты, иркен мәдәният учагы каршы алды. Укытучылар Гөлчәчәк Гыйбадуллина белән Исламия Мусина Бәрлебашы тарихы турында сөйләделәр. XVI гасырда нигез салынган авылда яшәүчеләр терлекчелек, чүлмәкчелек һәм тәгәрмәч ясау белән кәсеп иткән. XX гасыр башында Рус Бәрлебашында (XVIII гасыр башында авыл Багыш дип йөртелгән) Никольский чиркәве, земство мәктәбе, балчыктан чүлмәк ясау йорты һәм алтмышлап лавка эшләгән. Гөлчәчәк Гыйбадуллина әйтүенчә, чүлмәк ясау белән авылның руслар яши торган өлеше шөгыльләнгән. Монда 46 завод эшләгән - һәр гаилә балчык­тан эшләнгән савыт-саба саткан акчага көн күргән. Әлеге тарихи факт укытучыда зур кызыксыну уяткан. Укучылар белән бергәләп, балчыктан савыт-сабалар ясауга багышланган музей почмагы булдырганнар. Китапханәчеләр мәктәпкә экскурсиягә барганчы, авылның үзешчән сәнгать осталары көче белән әзерләнгән концерт карады. Укучыларның «Нур» ансамбленнән Зилә Рәхмәтуллина һәм Диләрә Әскәрова, Рәдиф Өметбаев, китапханәче Галина Кротова, Кече Кайбыч мәдәният йорты һәм Бәрлебаш күпфункцияле үзәге методистлары Рафаэль Нигъмәтуллин һәм Гүзәл Өметбаева җырлары күңелләргә хуш килде. Монда мәдәни учакның гөрләп торуына тагын бер кат инандык.
Китапханәчеләр мәктәптә балчыктан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышты. Аларны быел җәй көне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлчәчәк Гыйбадуллина җитәкчелегендә укучылар җыйган. Музей почмагында 35 экспонат урын алган. Капкачлы сөт савыты, сөтнең каймагын алу өчен яраклаштырылган махсус савыт, сыра, ашлык, камыр кую мичкәләре, кувшиннар, балавыз эретү җайланмасы, икенче ашлар пешерү, кыздыру өчен савытлар - боларның барысы да авыл халкыннан җыелган. Экскурсовод - унынчы класс укучысы Анастасия Лазарева экспонатлар белән укытучысы кебек мавыктыргыч итеп таныштырды. Ул бабасының әтисе Лазарь Лазаревның чүлмәкчелек белән шөгыльләнүе турында горурланып сөйләде. Дәү әтисенең Идел буе халыкларының яшәү рәвешен өйрәнгән күренекле галим Евгений Бусыгинның «Русское сельское население Среднего Поволжья» китабында урын алган фотосын да күрсәтте.
- Бишенче, җиденче, тугызынчы классларда белем алучы ундүрт укучы җәй көне, йорт саен йөреп, әлеге кәсепнең шаһитлары булган өлкәннәр белән әңгәмә корды, музей почмагы өчен экспонатлар җыйды, -диде Гөлчәчәк Хәйдәровна. - Авылдашларыбыз Владимир Лазарев, Анатолий Ерамасов, Евдокия Вакатова хатирәләре белән уртаклашып кына калмыйча, мәктәпкә шушы җирлектә эшләнгән иске балчык савыт-сабалар да бүләк итте. «Бәрлебашы - чорлар юлдашы» китабын халыкка тәкъдим итү кичәсендә катнашканнан соң, миндә авылыбызда балчыктан савыт-сабалар ясау шөгыле тарихын тирәнрәк өйрәнергә кирәк дигән фикер туды. «Татарстанның иң яхшы укытучылары» конкурсында катнашып, «Мастер-укытучы» номинациясендә грант оттым. Мәктәбебезнең тагын бер укытучысы Нурия Гайнуллина әлеге бәйгедә «Авылның сугыш ветераны» проекты белән катнашты. Грант акчасының бер өлешен «Үз кулларыбыз белән музей почмагы булдырыйк!» проектын тормышка ашырган чагында күргәзмә һәм стенд ясау өчен файдаландым.
Укытучы әйтеп узганча, аларда башка төрле борынгы көнкүреш әйберләрен җыеп, музей ясау идеясе дә барлыкка килгән. Ләкин, махсус урын булмау сәбәпле, хәзергә аны тормышка ашыра алмыйлар.
Маршрутыбыз мәчеттә дәвам итте. Анда безне авылның имам-хатыйбы Илгизәр Рәхмәтуллин ачык йөз белән каршы алды. Туган төбәге тарихын яхшы белүче Илгизәр абый Бәрлебашында дин гыйлеме үсеше, авылда татарлар һәм русларның гомер-гомергә дус-тату яшәүләре турында сөйләде. Бәрле елгасы буендагы төзекләндерелгән саф сулы чишмә, яңа балалар мәйданчыгын да кызыксынып карадык.
Ябалак авылының хәзергесе һәм үткәне, атамасының килеп чыгу тарихы белән таныштырган җирлек башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина һәм китапханәче Наталья Калаева сөйләгәннәрдән дә без күп нәрсә белдек.
- Борынгы заманнарда авыл Владимировка дип йөртелгән, аны авылның чиркәү әһеле хөрмәтенә шулай атаганнар. Риваятьләрдә, руслар һәм татарлар зур кырга чыгып, җиргә колга кадап куйганнар һәм аңа яулык бәйләгәннәр, диелә. Шул колгага кайсы кош беренче булып куна, авылга шул исемне бирәбез, дип килешкәннәр. Беренче булып ябалак килеп кунган. Шул рәвешле, авыл шул исемне алган.Бездә татарлар кисмәкләр, руслар тәгәрмәчләр ясаган, - диде Наталья Калаева.
Яңа часовняга һәм мәчеткә экскурсия вакытында безгә монда гыйбадәт йортлары төзеткән хәйриячеләр - абыйлы-энеле Александр, Сергей һәм Владимир Калистратовлар, Леонид Зайцев, Дамир Гыйззәтуллин турында сөйләделәр. Китапханәчеләр танылган композитор Латыйф Хәмиди туып-үскән урамда да булдылар.
Кече Кайбычта «Сандугач» балалар бакчасына һәм мәчеткә керделәр. Балалар бакчасы мөдире Фәнзилә Вахитова «Милли почмак» күргәзмәсе белән таныштырды.
- Барлык экспонатлар да: борынгы көнкүреш кирәк-яраклары, кием-салым, кулдан тукылган паласлар, гармунны үзебез тупладык, ата-аналар да булышты. Патефонны Бөек Ватан сугышы елларында тормыш иптәшемнең әби-бабайларына Ленинградтан эвакуацияләнгән кешеләр бүләк иткән. Әлеге күргәзмәне балалар яратып карый, - диде ул.
Кече Кайбыч китапханәчесе Рузалия Гыйматдинова да авыл тарихы турында чыгыш әзерләгән. Ул изгеләр зиратында табылган 1519-1524 елларга караган өч борынгы кабер ташы турында сөйләде, фотографияләр күрсәтте, күренекле якташлары белән таныштырды.Мәчеттә безне имам-хатыйб Мәгъзүм Тимершин көтә иде.Яңа мәчет Рәсыйх Әдиятуллин, Гарифуллиннар, Сөнгатовлар гаиләләре һәм авыл халкы ярдәмендә төзелгән.
Туристик сәяхәттә катнашучылар экскурсиядән җылы хатирәләр белән кайтты. Китапханәчеләрнең үткәннәребезне шулай бөртекләп барлавы, аларны киләчәк буыннарга да калдыруы мактауга лаек. Аларны яңа маршрутлар көтә. Читтән килгән туристлар да кызыгырлык истәлекле урыннар күп бездә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы китапханәчеләре Ябалак авыл җирлеге буйлап сәяхәткә чыкты