Район үзәгендә үзгәреш булмый, контейнер системасы сакланып кала. Бу хакта тулырак сөйләү өчен без район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиевка мөрәҗәгать иттек.
- Рәмис Рафисович, авылларда шәхси хуҗалыклардан каты көнкүреш калдыкларын капчыкларга җыя башлау - безнең район өчен әлегә ят күренеш. Бу фикер ничек һәм ни өчен барлыкка килде?
- Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәкъдиме белән безнең дә бу юлны сайлавыбызның максаты - район территоиясендә әйләнә-тирә мохитнең, авылларның чисталыгын тәэмин итү. Каты көнкүреш калдыкларын түгүне тиешле дәрәҗәдә оештыру - район җитәкчелеге алдына куелган иң кискен һәм социаль яктан мөһим мәсьәләләрнең берсе ул. Кайбыч өчен ят күренеш булса да, ул Татарстанның күп күп кенә районнарында, мәсәлән, Югары Ослан, Актаныш, Балтач, Чирмешәндә берничә ел элек гамәлгә керде. Районнардагы коллегаларым кайберәүләрнең яңалыкны башта шикләнебрәк кабул итүләрен, ә хәзер инде эшне яңача оештырудан халыкның канәгать булуын һәм бу проектның үз-үзен аклавын әйттеләр. Бу яңалык Олы Кайбычка кагылмый, урамнардагы контейнерлар шул килеш калачак. Контейнерлар тирәсен тиешле тәртиптә тотарга кирәклеген тагын бер тапкыр искәртеп үтәсем килә. Торак-коммуналь хуҗалыгы машинасы аларны графикта билгеләнгән сәгатьтә бушата. Әмма, шулай булуга да карамастан, еш кына тау кебек өелеп тулган булалар. Чөнки контейнерның үзенә, ул урнашкан мәйданчыкларга ни генә түкмиләр: бакчадагы помидор, бәрәңге, башка үсемлекләр сабаклары да, корыган агач, куак ботаклары, төзелештән, ремонттан соң калган калдык-постык, кирпеч ватыклары, хәтта үлгән кош-корт, тирес тә. Шул сәбәпле, алар тиз тула, көнкүреш калдыкларын пакетка салып килүчеләр аны җиргә генә ташлап калдырырга мәҗбүр була. Бу рөхсәт ителмәгән урынга чүп түгү дип бәяләнә, аның өчен административ җаваплылык каралган. Ул калдыклар җил белән тирә-юньгә тарала. Әлеге ямьсез күренешкә каршы никадәр көрәш алып барып, күпмедер дәрәҗәдә уңышка ирешсәк тә, гомуми санитар кагыйдәләргә битараф калучыларны барыбер очрый әле. Югыйсә, тиресне бакчага түгәргә, үсемлек калдыкларын бер урынга җыеп, черемә итәргә була. Авылларда контейнерлар юк, шуңа да һәр кеше хуҗалыктагы чүп-чарын махсус билгеләнгән чүплекләргә түгәргә тиеш. Әле ярый чүплеккә кадәр барып җитсәләр, елга буйларына, болыннарга, урман тирәсенә, авыл читендәге генә түгел, урамдагы чокырлы урыннарга машинасы белән көнкүреш калдыклары түгеп калдыручылар да бар районыбызда. Пычрак калдык-постыкка җәй көне чебен-черки ияләшә, шул сәбәпле, төрле инфекцияләр, кешеләрдә һәм терлекләрдә йогышлы авырулар килеп чыгу куркынычы арта. Бу төбәгебезнең санитар хәлен начарайта һәм табигатькә, җирле экологиягә төзәтеп булмаслык зур зыян сала. Экологлар даими рәвештә рейдлар оештыра, рөхсәт ителмәгән урыннарга түгелгән көнкүреш калдыклары, үзеннән-үзе барлыкка килгән чүплекләр өчен авыл җирлекләре башлыкларына зур күләмдә штрафлар сала. Юридик затларга билгеләнгән штраф суммасы зур. Физик затларга да административ чаралар күрелә, штрафка тартылучылар да байтак. Чүп-чарны теләсә кая түгүгә чик кую максатында, каты көнкүреш калдыкларын капчык, пакетларда җыю системасы гамәлгә кертелә. Райондагы бөтен кешененең дә экологик һәм эпидемиологик яктан чиста җирлектә яшәргә хокукы бар.
- Чүпне капчыкларга җыю процедурасы ничек тормышка ашырыла?
- Без хәзер район территориясен җыештыру планы өстендә эшлибез. Бу үзенә күрә пилот проект. Шәхси сектордан каты-көнкүреш калдыклары җыю белән торак-коммуналь хуҗалыгы түгел, ә шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин шөгыльләнәчәк. Барлык авыл җирлекләрендә дә капчык, махсус пакетларга тутырылган каты көнкүреш калдыкларын кайсы көннәрдә алып китү графигы төзелә. График авыл халкына җиткереләчәк.
Шәхси йортларда яшәүчеләр шул көнгә җыелган капчыкларын капка төбенә чыгарып куя һәм аны билгеләнгән сәгатьтә төяп китәчәкләр. Авылларда чүплекләр бөтенләй бетерелә,чүпне бер генә урынга - Олы Кайбыч белән Иске Чәчкаб арасындагы каты көнкүреш калдыкларын түгү полигонына ташыячаклар. Бу проект Кече Мәме авыл җирлегендә башланып китә, әкренләп, ул барлык җирлекләрдә дә гамәлгә кертелә башлый.
- Белүемчә, бу түләүле хезмәт.
- Әйе. Түләү шушы йортта яшәүче һәр кешедән ай саен 50 сум исәбеннән дип билгеләнә. Каты көнкүреш калдыкларын түгү хакында шәхси эшмәкәр белән килешүләр төзү өчен нинди документлар кирәклеге турында авылларда үтәчәк җыелышларда тулырак аңлатылачак. Килешү нигезендә һәр йортка квитанцияләр киләчәк.
- Рәмис Рафисович, яңалык һәрвакыт авырлык белән юл яра. Бу очракта да моның белән килешмәүчеләр, килешү төзүдән баш тартырга теләүчеләр, бездә чүп аз, мин аны ягам, үзем юк итәм, полигонга үзем илтәм, диючеләр булмыйча калмас, минемчә.
- Исән кешедә көнкүреш калдыклары ничек булмасын ди инде ул? Хәзерге чорда тагын да күбрәк әле алар. Азык-төлек товарлары нигездә төрелгән, пластик савытларга, пакетларга, тартмаларга тутырылган. Бәбидән генә әнә көненә әллә никадәр, үзе бер пакет памперс җыела. Бәбинең үз калдыклары, әбинеке үзенеке дигәндәй. Каты көнкүреш калдыкларын капчык, пакетларга җыеп тапшыру һәм моның өчен пропискада яшәүчеләр санына карап түләү бөтен йорт хуҗалыгына да кагыла. Район прокуроры Руслан Заһретдиновның "Кайбыч таңнары" газетасының бу елның 15 сентябрендә басылып чыккан «Шәхси секторда чүп-чар җыю: түләргәме, юкмы? дип исемләнгән мәкаләсен тагын бер кат укып чыгарга киңәш итәм.
- Безнең районда пропискада булып та, монда даими яшәмәүчеләр - шәһәрдә яки башка чит төбәкләрдә эшләп, фатирда торып, кунакка гына кайтып йөрүчеләр, армиядә хезмәт итүчеләр дә бар. Аңлавымча, түләү пропискада торучылар саныннан алына. Бу очракта нишләргә, алар да түләргә тиешме?
- Мондый категориягә керүчеләр эшләү, уку урыннарыннан белешмә тәкъдим итәргә тиеш. Андый документ булганда, аларга түләү исәпләнми. Шул ук вакытта шәһәрдә яки башка җирләрдә пропискада булып, безнең район территориясендә даими яшәүчеләр дә бар. Алар, сүз дә юк, күрсәтелгән хезмәт өчен ай саен түли. Авыл җирлекләре башлыклары үз җирлекләрендә кемнәрнең даими яшәвен яхшы белә.
Кайбыч халкы бу яңалыкны тиешенчә кабул итәр дип уйлыйм. Аның мөһимлеген һәм чүпнең теләсә кайда аунап ятуының вак мәсьәлә түгеллеген һәркем аңласын иде. Алдан әйткәнемчә, экологик иминлек үзебез өчен кирәк. Туган җиребез чиста, саф һавалы, барыбыз да сәламәт булсын.
Әңгәмәдәш: Луиза Сөнгатуллина
Нет комментариев