Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычлылар, социаль хезмәткәр булып эшләргә мөмкин

Олыгайган көнеңдә үз гаиләңдә, балаларың тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәүдән дә зур бәхет юктыр ул. Ләкин бөтен кешенең дә язмышы бертөрле булмый шул, арабызда гомер көзләрен ялгызы каршылап, башкалар ярдәменә мохтаҗ булучылар да бар. Андыйларга үз йортларыннан аерылмыйча яшәү шатлыгын социаль хезмәткәрләр бүләк итә. Күпкырлы, четрекле, зур сабыр­лык һәм түземлек таләп итүче...

«Әнием кебек якын ул миңа»
Юлдашым, «Өмет» үзәгенең өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Гөлнур Гомәрова әйтүенчә, районда 65 кешене 40 социаль хезмәткәр карый, ике шәфкать туташы медицина хезмәте күрсәтә. Хатын-кыз һөнәре булып саналса да, бездә социаль хезмәткәр булып алты ир-ат эшли. Колаңгы авыл җирлегендә ярдәмгә мохтаҗ 12 әби-бабайны өч кеше карый, өлкәннәргә бер медицина хезмәткәре беркетелгән.
Бәли авылында яшәүче Анна Тумакова да картлыгында ялгыз калган. Ул даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ. Мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнә дә, ашый да, сөйләшә дә алмый. Ун ел элек күзләре дә сукырайган. Әбекәйне социаль хезмәткәр Рәбига Сәлимова карый: ашата, даруын эчертә, юындыра, өен җыештыра. Ул үзе дә лаеклы ялда инде, шулай да Анна Петровнаны ташламый, эшләвен дәвам итә. Хезмәттәшенең сәламәтлеге какшау сәбәп­ле, аңа беркетелгән биш кеше дә вакытлыча Рәбига Сәлимова карамагында. Анна апага ризыкны көнгә өч тапкыр өендә пешереп алып килеп ашата, җәен үзләренә, кышын күршесенең мунчасына арба белән алып барып юындыра. Кием-салымын өенә алып кайтып юа. Кар көрәү, су алып керү кебек эшләр дә аңа йөкләнгән. Башка социаль хезмәткәрләр кебек, кайсы көнне ничә тапкыр килгәнен, нинди хезмәт күрсәткәнен аерым дәфтәргә теркәп бара, һәр ай ахырында отчет бирә.
- Анна Петровнаны унбиш еллап карыйм, ә хезмәт кенәгәсе белән рәсми рәвештә социаль хезмәткәр булып эшли башлавыма тугыз ел булып килә, - диде ул. - Шәфкать туташы Наилә Насыйрова көн саен сәламәтлеген тикшереп тора. Авырса, аның белән хәбәрләшәм. Андый вакытларда төннәрен дә Анна апа янында мин. Бәйрәмнәрдә дә иң беренче аны котлыйм, ул үзебезнең гаилә кешесе сыман, әнием кебек якын миңа.
«Безнең өчен җан ата»
Колаңгы станциясендә ялгызы гына яшәүче Валентина Яшина үзен караучы социаль хезмәткәр Валентина Низамова турында әнә шундый фикердә. «Үзебезнең күз алдында, күршедә генә үсте ул, бер эштән дә тартынып тормый, тырыша, - диде. Валентинаның әби-бабайларны карый башлаганына ярты ел гына әле. Шулай да яңа эшен яратып та өлгергән инде. Аның карамагында алты кеше. Арада өй эчендә, урамда әкрен генә булса да йөри алганнары да, урын өстендә генә ятучы да бар. Кайсына ике-өч көнгә бер, бер ишенә көн саен бара ул. Өлкәннәрнең сәламәтлегенә, нәрсә эшли алу-алмавына бәйле рәвештә, Валентина аларга төрлечә ярдәм итә. Кемдер ашарга үзе әзерли, кайсыларына социаль хезмәткәр булыша. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү, кибеттән азык-төлек алып кайту, кар көрәү, су алып кайту, бакчада эшләү, өй җыештыру кебек эшләрне дә башкара ул.
- Валентинадан тулысынча канәгать мин. Нәрсә кушсаң, шуны эшли, йөгереп кенә кибеткә дә барып кайта, өемне дә җыештыра, - диде Зәкиябану Гыйләҗева. Гаиләләләре белән шундый алар, ире Динар да, ярдәмчел, хәзер балалары да кул арасына керә башлады. Моңарчы безне караган Рәисә Кәлимуллина да бик әйбәт иде, социаль хезмәткәрләрдән уңдык. Бердәнбер улым Алабугада яши, кайтып, ярдәмләшеп тора. Үзем дә аларда кунак булып кайттым. Бөтенләйгә үзләренә чакыралар да бит, гомер иткән җирдән китәсе килми. Әле ярый районда безнең ише ялгыз яшәүчеләргә социаль хезмәткәр билгели торган оешма бар. Олы кешенең бит аның, үзегез беләсез, бүген әйбәт, ә иртәгә урыннан да тора алмаска мөмкин.
Өлкәннәрнең сезне үз итүе күренеп тора, диюемә җавап итеп Валентина тыйнак кына елмая.
- Үзем дә әби-бабайларны хөрмәт итәм. Алар барысы да электән үк таныш, үз кешеләр, - диде ул. - Ике кыз туганымның да социаль хезмәткәр буласы килә, ләкин безнең җирлектә ялгыз яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр әлегә бүтән юк. Хезмәтемне яратам, үземә йөкләнгән вазифаны җиренә җиткереп үтәргә тырышам. Һәр эшнең үз кыенлыгы, үз җаваплылыгы бар, читтән караганда гына җиңел булып тоела. Яшьләргә әйтер сүзем шул: бер эштән дә куркырга кирәкми.
Райондагы социаль хезмәткәрләр арасында иң яше булган Валентина Низамовага, эшендә уңышлар теләп, кайтыр юлга чыктык. Аның әле тагын дүрт кешегә керәсе, йорт эшләрендә ярдәм итеп кенә калмыйча, хәл-әхвәлләрен белешәсе, шатлык-зарларын бүлешәсе бар иде. Әлеге һөнәр ияләренә әнә шулай пешекче дә, медик та, артист та, кирәк булганда кешенең күңел халәтен аңлый белүче психолог та булырга туры килә.
Эш эзләүчеләргә менә дигән һөнәр
Мәкаләне укыгач, күбегездә әнә шундый сорау тугандыр. Аңа социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева җавап бирде:
«Авыл кешесенең күңеле шундый бит: яз җитү белән, аның бер түтәл булса да суган утыртасы, ашыймы-­ашамыймы, кыяр чәчәсе килә. Чөнки ул аларны гомер буе үстергән. Өлкәннәр арасында тавык-чебеш, сарык асраучылар да юк түгел. Йорт тирәсендәге башка мәшәкатьләрнең дә бетәсе юк. Бу очракта социаль хезмәткәрләр ярдәмгә килә дә инде. Өлкән яшьтәге кешегә, әгәр аның белән бер җирлектә яшәүче якын туганы, баласы, оныгы, пенсия яшенә җитмәгән энесе яки сеңлесе булмаса, башка кешенең ярдәменә мохтаҗ икән, «Өмет» үзәге аша социаль хезмәткәр билгеләү мөмкинлеге бар. Мондый хокукка 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60тан узган ир-атлар яки инвалидлар (ничә яшьтә булуга карамастан) ия. Аларга тулысынча яки өлешчә һәрдаим чит кеше ярдәменә мохтаҗ булулары турында сырхауханәдән белешмә бирелгән булырга тиеш. Инвалидлыкка ия булган гражданнардан мондый белешмә таләп ителми. Димәк, социаль хезмәткәр билгеләү өчен кешенең беренче төркем инвалид булып, урында ятуы шарт түгел.
Хезмәткә яраклы яшьтәге, урта һөнәри белем, урта гомуми белем һәм һөнәри әзерлек (медицина ярдәме күрсәтелгәнче беренче ярдәм күрсәтү буенча ике көнлек укулар) үткән кешеләр социаль хезмәткәр вазифасына билгеләнә ала. Социаль хезмәткәр булып эшкә урнашучы хөкемгә тартылмаган булырга тиеш. Ярдәмгә мохтаҗ кешенең якын туганнары - тормыш иптәше, балалары, онык­лары аны караучы итеп билгеләнә алмый.
Кемгәдер кибеттән кирәк-ярак алып кайтып бирү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү, өй җыештыру да җитәргә мөмкин. Моннан чыгып, комиссия социаль хезмәтләр күрсәтүнең шәхси программасын төзи. Социаль хезмәткәрнең өлкән кешенең өенә атнага ничә тапкыр киләчәге һәм нинди эшләр башкарачагы пенсионер яки инвалидның ни дәрәҗәдә ярдәмгә мохтаҗ булуыннан чыгып билгеләнә.
Социаль хезмәтләр, өлкән яки инвалид кешенең кеременнән чыгып, түләүле, өлешчә түләүле һәм бушлай күрсәтелә. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм блокадалы Ленинградта яшәүчеләр өчен хезмәтләр түләүсез була. Айлык керемнәре яшәү минимумыннан түбән булучыларга да хезмәтләр бушлай күрсәтелә.
Алты кешене карау тулы бер штат булып санала. Махсус әзерлек дигән әйбер дә бар. Социаль хезмәткәр, медик килгәнче, үз карамагындагы кешегә беренче ярдәм күрсәтә белергә тиеш. Узган ел, Казаннан килеп, барлык социаль хезмәткәрләр өчен беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча укулар үткәрелде. Алар хәзер таныклыкка ия.
Ярдәмгә мохтаҗ ялгызлар һәр җирлектә бар. Социаль хезмәткәрләр булып эшләүчеләрнең күпчелеген Колаңгы, Чүти, Кече Мәме авыл җирлекләрендә яшәүчеләр тәшкил итә. Башка авыллар да активлык күрсәтсен иде. Үзләренең территориясендәге өлкәннәрне, инвалидларны, аларның ни дәрәҗәдә ярдәмгә мохтаҗ булуын, эш эзләүчеләрне авыл җирлекләре башлыкларыннан да яхшырак белүче юк. Шуңа күрә битараф булмасыннар иде. Әлеге мәсьәлә буенча 21-0-93 телефоны аша безнең белән элемтәгә керергә мөмкин».
Ләйсән Саттарова,
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар, социаль хезмәткәр булып эшләргә мөмкин