Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбычта Татарстан Рес­публикасы Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан очрашу узды

1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән Татарстан Рес­публикасы Конституциясенең быел 25 еллыгын билгеләп үттек. Халкыбыз тормышында гаять зур роль уйнаган төп закон турында матбугат битләрендә дә күп яктыртылды, телевидениедән дә күрсәттеләр, радиодан да сөйләделәр. Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан халкын ТР Конституциясе көне белән котлап, аның төбәгебезнең иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны ныгытудагы...

Татарстанның төп законының чирек гасырлык юбилее кысаларында Кайбычка килгән ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин оешма-предприя­тиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, дин әһелләре белән очрашты. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, залдагыларны аның белән таныштырып, Иҗтимагый палатаның ел саен бәйгеләр үткәрүе һәм анда кайбычлыларның да актив катнашып, грантлар отуы турында әйтеп узды. Конституциябез турындагы лекцияләр республикабызның барлык район-шәһәрләрендә уза.
- Әлеге залда утыручылар арасында, бәлки, Конституцияне 1991 елда ничек кабул итүләрен, СССР таркалуын хәтерләүчеләр дә бардыр. Шул чорда республикада конституцион комиссия оешты, ул ике ел эшләде, аның составында мин дә бар идем, -диде Анатолий Фомин. -Бер дә җиңел чор түгел иде ул вакытта. Республиканың алдагы үсеш чорының ничек булачагын хәл итәргә, хакимиятнең нинди системасын булдырырга кирәклеген билгеләргә кирәк иде. Чирек гасыр узган гомер безнең дөрес юлдан баруыбызны раслады. Тарихка күз салсак, Россия Федерациясендә 1917 елдан башлап, бу бишенче Конституция. Россия һәм Татарстан Конституцияләрендә халыкның хокукый дәүләт булдырудагы омтылышы чагылыш таба. Татарстан Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр күп түгел. Бу бездәге төп законның вакытлар сынавын тиешенчә узуы хакында сөйли. Татарстанның төп законында безнең хоку­кый демократик дәүләттә яшәвебез ачык чагыла. 25 ел эчендә республикабызда алты меңләп иҗтимагый оешма барлыкка килгән. Без законнар өстенлек иткән хокукый дәүләттә яшибез, дини оешмалар белән хезмәттәшлек итәбез. Җәмгыятьтә ришвәтчелеккә каршы һаман да көчлерәк көрәш алып барыла, закон чиген узучылар үз гамәлләре өчен тиешенчә җавап бирә.
Анатолий Фомин хезмәткә булган хокук турында да сөйләде. «СССР вакытында эшсезлек берничек тә була алмый иде. Шуңа да ул чордагы Конституция­дә дәүләтнең мәшгульлек белән тулысынча тәэмин итүе турында языла.Ә инде РФ һәм ТР Конституцияләрендә нәтиҗәле мәшгульлек белән тәэмин итәргә ярдәм турында сүз бара. Без Европадагы кебек юлны сайладык, анда икътисади мөнәсәбәтләрдә эшсезлеккә юл куелмый..»
Ул үз чыгышында соңгы вакытларда аеруча мөһим булган тема - дәүләт телләре мәсьәләсен дә кузгатты. 25 ел элек узган фикер алышуларда Татарстан Республикасында татар һәм рус телләренең дәүләт теле булып саналуы турындагы фикергә киленүен әйтте. Димәк, без ике телне дә өйрәнергә тиеш. Бу ничек тормышка ашырыла, монысы инде сәясәтчеләр, юристлар эше генә түгел, педагоглар, ата- аналар, фән эшлеклеләренә дә йөкләнә. Тел мәсьәләсен сак хәл итәргә кирәк. Безнең Конституция Татарстан Республикасында яшәүче бар халыкларның мәнфәгатен кайгыртуга юнәлдерелгән.
- Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин безгә төп законыбыз турында бай мәгълүмат бирде. Боларның барысы да эшчәнлегебездә кирәк. Шуңа да мондый лекцияләр ешрак үткәрелсен иде, - диде Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина.
Мәктәпләрдә дә парламент дәресләрендә халкыбызның ирек һәм иминлек гаранты булган төп законы турында класс сәгатьләре үткәрделәр, анда депутатларны да чакырдылар.
Фирәдә Сайранова,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта Татарстан Рес­публикасы Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан очрашу узды