Казан шәһәрендә яшәүче фермер Кайбычта лалә чәчәкләре үстерә
Казан шәһәрендә яшәүче Рафаил Фәсаховның күңелен Кайбыч җиренең матур табигате шулкадәр үзенә әсир иткән ки, ул монда фермерлык хуҗалыгы ачып җибәргән. Хәзерге вакытта фермасында 80 баш ат асрый ул. Сезне Рафаил Фәсаховның яңа төр бизнесы белән таныштырасы килә. Аның теплицасында 28 мең төп лалә чәчәге үсә, озакламый алар чәчәк атачак.
– Мин мондагы кеше түгел, Кайбыч районында хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләдем, – диде фермер. – Биредәге җирләрнең матурлыгы кабатланмас булуы белән һәрвакыт үзенә җәлеп итте. Бөтен җиһан шау чәчәктә булган май аенда табигать аеруча матур. Мин гомер буе күңелем белән фермер булдым. Лаек¬лы ялга чыкканчы ук, 2001 елда биредә умарталык булдырдым, эшем уңышлы гына барды. Дус¬тым ат бүләк иткәч, аларны күпләп үрчетү хыялы белән яши башладым.
Әлеге хыялын ул 2010 елда тормышка ашыра. Башта бер генә аты булса, соңрак, кымыз җитештерү исәбе белән, аларның санын ике, өч, ун башка җиткерә.
– Рафаил Фәсахов – уңышлы эшләп килүче фермер, җирне ярата, башка фермерларның тәҗрибәсен өйрәнә, ирешелгәннәр белән генә тукталып калмый. Киләчәктә дә планнары тормышка ашар дип ышанам, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина.
Грант алып, ат фермасы төзи башлый ул. Дөрес, моның өчен ул акча гына җитми. Ләкин бу фермерга хыялын тормышка ашыруда киртә булмый.
Бу язда цех ачмакчы була.
– Нәтиҗәсе уңай булыр дип уйлыйм, – диде ул. –Әлегә фермада ике кеше эшли, чөнки терлекләргә артык карау таләп ителми, ләкин киләчәктә җитештерүне киңәйтергә уйлыйм.
Рафаил Фәсаховның файда китерүче яраткан эше белән шөгыльләнүенә сокланмый мөмкин түгел. Ул безне үзенең теплица хуҗалыгы белән дә таныштырды. Лифт ярдәмендә унике метр биеклектәге поликарбонат белән тышланган бинага мендек. Шундый югарылыктан болай да әкияти булган кышкы табигать тагын да сихри булып тоела. Ирексездән, елның унике ае турындагы әкият искә төште. Анда кышын умырзаялар чәчәк атса, без февраль башында лаләләр патшалыгына килеп кердек. Берничә көннән аларның бер өлеше чәчәк атачак.
– Теплица белән шөгыльләнү теләге ничек барлыкка килде?
– Нишләп әле шуның кадәр җир буш ятарга тиеш?
Никадәр булдыклы булса да, һәр кешенең дә бизнес белән шөгыльләнә башларга кыюлыгы җитмәс. Шактый гына күләмдә акча тотып, Рафаил тәвәккәлли. Голландиядән кайтартылган лалә суганчаларын алу өчен генә дә 400 мең сум акча кирәк була аңа. Гүзәл затларны беренче язгы чәчәкләр белән сөендерү максаты белән башланган бизнес әнә шундый матур да һәм кыйммәт тә ул.
Бер метр киңлектә, тугыз метр озынлыктагы түтәлләрдә нәзберек үсентеләр матур гына үсеп утыра. Теп¬лицаның гомуми мәйданы 700 квадрат метрны тәшкил итә, шуңа күрә түтәлләрнең санын тагын да арттырырга мөмкинлек бар.
– Чәчәк суганчаларын бөтен гаиләбез – тормыш иптәшем, улларым, киленнәрем һәм оныкларым белән бергәләп утырттык, – диде фермер. – Гаиләм тату, мине һәрвакыт аңлыйлар. Диванда ятканчы, яраткан эшең белән шөгыльләнү яхшырак.
Аның йөзе шатлыктан балкый иде, хезмәтеннән канәгать булуы әллә каян күренеп тора. Башкалар Яңа елны бәйрәм иткәндә, Фәсаховлар гаиләсе 28 декабрьдән 12 гыйнварга кадәр чәчәкләр утырту белән мәшгуль булган. Мондый матурлыкка сорау зур булырмы, тотылган чыгымнар үзен аклармы? Фермер әйтүенчә, беренче чәчәкләр Кайбыч халкы өчен булачак, калганнары Казанга җибәреләчәк. Рафаил Фәсахов киләчәккә ышаныч һәм өмет белән яши. Быелның декабрендә теплицасына 100 мең төп лалә утыртырга тели. Урыны җитәрлек. Фермер грант алу турында да хыяллана. Алдарак әйтеп узганча, кымыз җитештерү цехы да булачак. Бинаның икенче катында гөмбә үстерү дә планлаштырыла. Әле киләчәккә планнар болар белән генә чикләнми. Рафаил Фәсахов туфракны ашлау өчен ашлама җитештерүче биоҗайланма урнаштыру турында да хыяллана. Район җитәкчелеге дә аңа ярдәм итәргә риза.
Фермер үз эшчәнлеген Борындык җирләрендә алып бара. Аның әйтүенчә, авыл җирлеге башлыгы аны һәрвакыт аңлый, мөнәсәбәтләре яхшы.
Без, тормыш сөючән Рафаил Фәсаховка уңышлар һәм хыялларының тормышка ашуын теләп, кабат лифт белән ак юрган ябынган җиргә төштек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев