Барлык авылларда да каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыя башлаулары турында газета укучыларыбызга мәгълүмат җиткергән идек инде. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев Кече Мәме авыл җирлегендә бу атна уртасында иртәнге сәгать җидедә әлеге эшнең беренче булып башланып китәчәге турында редакциягә алдан ук хәбәр итеп куйды. Авыл кешеләренең бу яңалыкны ничек кабул...
Кече Мәме авыл җирлегенең Бортас авылына килеп җиткәндә, яктырып кына килә иде әле. Әмма авыл халкы йоклап ятмый шул, иртә торырга өйрәнгән. Тәрәзәләрдә утлар яна. Ноябрьнең беренче көне, пыскып-пыскып кына яңгыр ява. Эңгер-меңгер булса да, юл читенә чыгарып куелган капчыклар фара яктысында әллә каян күренеп тора. Димәк, авылда яшәүчеләр шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин кул астында эшләүчеләрнең бүген каты көнкүреш калдыкларын җыярга киләчәге турында белә. Аларның эшне Кече Мәмедә башлап җибәрүләре, кайтышлый Бортаска тукталасыларын белә идек инде, шуңа да юлыбызны алга таба дәвам иттек. Кече Мәменең Үзәк урамына килеп керүгә үк, биш-алты йортны узган саен, урамда юл читенә җыйнак кына итеп өелеп куелган төрле зурлыктагы капчыкларга тап булдык. Авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева безне шул тирәдә көтеп тора иде. Ул арада шәхси машинасы белән эшмәкәр үзе, артыннан ук «КамАЗ»ы да килеп җитте. Машина йөртүче Фидаил Сибгатуллин һәм эшче Валерий Чикалов калдыклар тутырылган капчыкларны күз ачып йомган арада машина арбасына төяде. Үзен балалар бакчасы тәрбиячесе дип таныштырган Ирина Майдановадан чүпне болай җыюдан канәгатьме, түгелме икәнлеге турында сораштырам.
- Әлбәттә, канәгать, - диде ул. - Күптән шулай эшләргә кирәк иде инде. Чөнки көнкүреш калдыклары тиз җыела. Моңа кадәр аны кем ничек, без, мәсәлән, трактор арбасына төяп, чүплеккә түгә идек. Хәзер билгеләнгән көнне капка төбенә генә чыгарып куярга кирәк булачак. Авылда чүплекне дә бөтенләй бетерәләр икән. Иң мөһиме - көнкүреш калдыкларын җыючылар гына эшләрен төгәл башкарсын, график нигезендә килсен иде. Башка урамда яшәүчеләрнең нинди фикердә икәнлеген белмим, ә менә безнең урамда бу яңалыкны уңай кабул иттеләр. Авылыбыз чиста булса, чәчәкләр күп үссә, үзебезгә күңелле бит, матур да.
Кибет янында машина килүен көтеп торучы Валерий Назаров башкалар алып чыккан унлап капчыкны, махсус төяүчеләр булса да, минеке түгел, дип тормады, машина арбасына үзе ыргытты.
- Без яшь чакта бу кадәр чүбе дә юк иде аның. Хәзер заманалар башка шул. Йорттагы калдыкларны кая куярга дип аптырый идем, менә яхшы булды әле. Аны капка төбеннән үк алып китәләр. Катыргы, кәгазьне, агач ботакларын прачкада яндырам, - диде «Дубрава» җәмгыяте шоферы Валерий Назаров.
- Берүзем генә яшим, барыбер әнә никадәр чүп җыелган, - дип, капчыгына төртеп күрсәтте Петр Чернов.
Утыз дүрт ел буена авыл китапханәчесе булып эшләгән Роза Токсарова да өч капчык әзерләп куйган.
- Әле бер атна элек кенә улымның туе булды. Менә шул сәбәпле чүп күп җыелды. Район җитәкчелеге көнкүреш калдыкларын шулай җыюны оештырып бик дөрес эшләгән. Без эшләгән елларда авыл Советы хезмәткәрләре белән бергә ел әйләнәсе чүп җыеп йөрдек. Кеше теләсә кая түккән чүп-чарны җыю бер дә рәхәт түгел ул. Җирлек башлыгының болай да эше күп аның, шуңа да авыл кешеләре башкалар хезмәтен хөрмәт итсен иде.
Әнә берәү калдыклар тутырылган капчыгын йөгерә-йөгерә машинага таба китерә.
- Авыл мәдәният йорты методисты Юрий Федотов ул. Бу эштә үрнәк күрсәтә, халык арасында да аңлату эшләре алып бара. Кичә кич белән, бүген иртән сәгать алтыларда ук инде тирә-күршеләргә кереп: «Бүген сәгать җидедә көнкүреш калдыклары җыючы машина килә, оныта күрмәгез», дип безне искәртеп йөрде, - диде Роза Токсарова.
Әңгәмәбезгә авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева да кушылды.
- Без бу хакта халыкка авыл җыенында да, өйдән-өйгә йөреп тә аңлаттык. Бик күпләр моны уңай кабул итте. Яшермим, арада каршы килергә тырышучылар да бар, бәхеткә алар бармак белән генә санарлык. Әмма гомум кагыйдәләрдән берәү дә читтә кала алмый, -диде ул.-Шәһәрдә көнкүреш калдыкларын түккән өчен акча түләгән кебек, бездә дә шулай булачак. Чөнки авыл җирлегендә дә чүп-чар күп, алар рөхсәт ителмәгән чүплекләр барлыкка килүгә сәбәпче. Әйе, арада инде күптәннән бернинди кыенсыну-оялуны да белмичә, көнкүреш калдыкларын, хәтта үлгән терлекләрне дә, урманда, чокыр-чакырлы урыннарда, болында, елга-күлләр, юл буйларында ташлап калдыручылар бар. Яз көне бюджет хезмәткәрләре белән бергә шул чүплекләрне җыештырырга мәҗбүр булабыз. Хәзер без чүплекләр белән түгел, ә аны тудыручы сәбәпләргә каршы көрәш алып барачакбыз.
Шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин Кече Мәме авыл җирлегендә бу эштә активлык күрсәтүләрен уңай бәяләде, башка авылларда да эш шулай оешкан төстә башланып китәр дип ышана.
Луиза Сөнгатуллина,
автор фотосы
Нет комментариев