Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Мәме авылында яшәүче Анастасия Киселева «Татарстан энҗесе –2017» республика бәйгесендә икенче урынны яулады

Казанда физик мөмкинлекләре чикле булган хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе -2017» республика бәйгесенең финалы үтте. Дүртенче сан астында чыгыш ясаган якташыбыз, Кече Мәме авылында яшәүче Анастасия Киселева әлеге бәйгедә икенче урынны яулады һәм көмеш таҗ иясе булды. Универсиада авылының «Академия» концерт залында үткәрелгән әлеге социаль-мәдәни чара «Татарстан энҗесе» инвалидларга ярдәм күрсәтү...

Казанда физик мөмкинлекләре чикле булган хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе -2017» республика бәйгесенең финалы үтте. Дүртенче сан астында чыгыш ясаган якташыбыз, Кече Мәме авылында яшәүче Анастасия Киселева әлеге бәйгедә икенче урынны яулады һәм көмеш таҗ иясе булды. Универсиада авылының «Академия» концерт залында үткәрелгән әлеге социаль-мәдәни чара «Татарстан энҗесе» инвалидларга ярдәм күрсәтү төбәк иҗтимагый оешмасы, "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырылды. Быел әлеге бәйгедә төрле категориядәге инвалидлыкка ия булган ун хатын-кыз катнашты. Гүзәллек һәм талантка, нәфислек һәм көчле рухлылыкка дан җырлаучы бәйге иде бу. Ул сәламәтлегендә тайпылышлар булган гүзәл затларның сәләтләрен күрсәтүгә һәм иҗади мөмкинлекләрен ачуга юнәлдерелгән. Бу аларга республика һәм илнең иҗтимагый, мәдәни тормышына яраклашырга ярдәм итә. Әлеге чараны Мәскәүдән килгән кунак - инвалид хатын-кызлар арасында «Дөнья гүзәле - 2013» титулына лаек булган Ксения Безуглова алып барды, аның белән бергә җырчы Сати Казанова да килгән иде. Финалга узган хатын-кызларга спонсорлар әзерләгән зәркан бизәнү әйберләре, косметика, сертификатлар тапшырылды. Анастасия әлеге бәйгедән алган тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты.
Дөнья тар түгел ул
«Татарстан энҗесе» бәйгесе турында ишеткәч, озак та уйлап тормыйча анда катнашырга булдым. Казан шәһәрендә яшәүче иптәш кызым Таисия Козьякова 2014 елда беренче тапкыр үткәрелгән шушы бәйгедә җиңү яулаган иде. Анда катнашу вакытын озак көттем. Әмма, тормыш мәшәкатьләренә чумып, заявка бирергә бераз гына соңгарак калганмын булып чыкты. Катнашучылар исемлеге дә төзелгән. Характерым шундый: ятып калганчы, атып кал дип уйладым да, заявкамны барыбер җибәрергә булдым. Озак та үтмәде, оештыручылардан җавап килде: «гафу итегез, әмма сез соңга калдыгыз». Кабат электронкаларына хат юлладым: «минем бу бәйгедә бик нык катнашасым килә, өметемне өзмәгез, зинһар! Бер ай узгач, конкурста катнашачагымны хәбәр иттеләр! Миңа шалтыратучы күптәнге танышым булып чыкты. Менә шуннан соң дөньяны тар түгел диген инде син!
Мин булдырам!
Бәйгегә әзерләнү, биремнәрне һәм куелган таләпләрне үтәү җиңел һәм кызык булды. Моның өчен видеовизитка, иҗади чыгыш әзерләргә, фотосессия үтәргә, тормышыңны чагылдырган эссе язарга кирәк иде. Мин ике төрле фотосессия үттем. Берсен Казандагы фотостудиядә кураторым - ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, икенчесен Малаллада яшәүче Екатерина Герасимова Кече Мәмедә оештырды. Баштарак үз-үземә ышаныч зур булса да, соңга таба бик нык дулкынлана башладым: эш күп, вакыт җитми, идеяләр дә саекты, берни дә ошамый, минем кулдан берни дә килми кебек, өстәвенә, ашыгам-каударланам.Янәшәмдә көч биреп торучылар булуы миндә кабат ышаныч уятты. Шунысы төгәл мәгълүм иде: бәйгегә Колаңгыда яшәп, Федоровское мәктәбендә белем алучы укучы Арина Кудряшованы алып барачакмын. Проблемалар барлыкка килгәч, графикка сыешмам, бернәсә дә барып чыкмас, оятка калырмын кебек тоелды. Ләкин барысы да үзеннән-үзе җайланды, кемдер булышты, кайсыдыр шалтыратты, барлык киртәләрне дә үттек. Бигрәк тә әнием Галина Владимировнага мең рәхмәтлемен, ул минем ныклы терәгем, ышаныч уятучым, рухландыручым, көч бирүчем. Бәйгедә катнашырга теләвемне әйткәч, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да миңа гүя канатлар куйгандай булды.Аның ярдәме белән сәхнәдә чыгыш ясау өчен затлы күлмәк сатып алдым, социаль яклау бүлеге җанатарлар алып килде, «Тандем» дуэтын Казанга алып бару өчен автобус та бирде. Җырыбызны яздыруда Николай Болотнов булышты, ә тавыш режиссеры Владимир Артамонов, нинди сорау килеп туса да, безгә һәрвакыт ярдәм кулын сузды. Федоровское мәктәбенең «Грация» бию төркеменә мөрәҗәгать иткән идем, чөнки аларның иҗатын яратам һәм хөрмәт итәм. Без Арина белән «Тень-тень» җырын башкардык, «Грация» төркеме биеде. Болар барысы да «Мин булдырам!» дип исемләнгән бик матур мозаиканы хасил итте. Бу җиңүем - уртак җиңү!
Без - алиһәләр
Бу бәйгедә беренче урынны яулый алмасам да, икенче бүләккә -көмеш таҗга лаек булдым.Бүләкләргә генә күмеп калмадылар, чиксез мөмкинлекләр бирделәр үземә. Мин «Татарстан-24» каналында теле-радио мәктәптә белем алачакмын. Ә бүләккә бирелгән яңа туным - күз явын алырлык! «Мари Клэр» хатын-кызлар журналы йолдызы булуны мин күз алдына да китермәгән идем! Нина Ручкинадан зәвыклы яулык, косметика, сертификат һәм дипломнар - боларның барысын да миңа бүләкләү тантанасында тапшырдылар. Ә күпме игътибар күрсәтелде безгә карата, үзебезне алиһәдәй хис иттек. Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең татар төбәк оешмасында минем күптән түгел генә Кайбыч районының инвалидлар җәмгыятен җитәкли башлавымны игълан иттеләр.
Сати Казанова белән дуэт турында хыялланам
Миңа бүләкләрне Сати Казанова тапшырды, бу нур өстенә нур булды. Аңа парлап җырлау тәкъдимен ирештерүемне сизми дә калдым. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова кызларымны бүләкләр - конструкторлар белән шатландырды. Дөресен әйткәндә, барысын да сөйләп бетерү өчен бәйгенең видеоязмасын карарга, искә төшерергә кирәк, чөнки шатлыктан башым әйләнгән чак. Хис-кичерешләрем әйтеп бетергесез күп, очы-кырыена чыгарлык түгел.
Старт мәйданчыгы
Әлеге бәйге миңа нәрсә бирде соң? Чиксез шатлык-куа­нычлар, уңай эмоцияләр, үз-үземә ышаныч, күпсанлы яңа дуслар һәм перспективалар. «Татарстан энҗесе»нең кайтавазы минем яңа башлангычларымда һәм омтылышларымда яңгырап торачак. Анда катнашучыларның күбесе белән мин күптәннән таныш идем, без Вконтакте төркемендә аралашабыз, кайвакыт очрашабыз да.
Рәссам, электрик һәм педагог. Бисер һәм папье-маше, бизәк төшерү һәм вокал
Минем гаиләм - ул тормыш иптәшем Леонид, кызларым - алты яшьлек Белла һәм ике яшьлек Анжелина. Мин Яшел Үзән шәһәрендә тудым, әти-әнием Кече Мәмедән. Казанда интернат-мәктәптә укыдым, һөнәр училищесын тәмамлап, агачка бизәк төшерү буенча рәссам булдым. Яшел Үзән суднолар төзү техникумында электрик белгечлеген алдым. Ике уку йортын да кызыл дипломга тәмамладым. Хәзер Казан педагогика көллиятендә укыйм, башлангыч класслар укытучысы булачакмын. Узган ел музыка һәм рәсем укытучысына яңа һөнәр ияләрен әзерләү курслары үттем, Кече Мәме мәктәбендә укытам. Шулай ук "ЭКО"мәктәптән тыш эшләр үзәгенә караган "Оригинальлек" әдәби-музыкаль түгәрәген дә алып барам. Әлеге түгәрәктә балаларны вокал, агачка бизәк төшерү, бисер белән үрү, папье-маше серләренә төшендерәм. Ышанып әйтә алам: мин бәхетле, максатчан кеше, шуңа күрә үсәчәкмен, алга барачакмын һәм яңа үрләр яулаячакмын!
Үземнән өстәп шуны әйтәсем килә, Анастасия - көчле рухлы ханым, анда тормышны ярату һәм оптимизм ташып тора. Ул сау-сәламәт кешеләргә дә хас булмаганча шатлана белә. Үзен сәламәтлеге белән проблемалары булмаган кешеләргә караганда да бәхетлерәк хис итә һәм бу - иң мөһиме.
Фирәдә Сайранова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Мәме авылында яшәүче Анастасия Киселева «Татарстан энҗесе –2017» республика бәйгесендә икенче у...