Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кече Мәме фермасы мөдире Галина Шихова – үз эшенең остасы

Районыбыз хуҗалыкларында малларны кышлату дәвам итә. Татарстан Респуб­ликасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан алынган оператив мәгълүматлардан күренгәнчә, хәзерге вакытта районыбыз терлекчеләре барлыгы 53,5 тонна сөт җитештерә. Бер сыерга бүлеп исәпләгәндә ул 11,9 килограммга туры килә. Әлеге күрсәткечтә “Дубрава” агрофирмасының Кече Мәме бүлеге терлекчеләренең дә өлеше бар.

Биредә эшләр барышы белән таныштыруын үтенеп, без Кече Мәме бүлеге управляющие Василий Ворожейкинга мөрәҗәгать иттек. 
– Күптән түгел бездә үзгәртеп корылган яңа ферма бинасы ачылды. Хәзерге вакытта безнең фермада барлыгы 218 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 106ы – савым сыерлары. Аларга өч савымчы хезмәт күрсәтә. Терлекчеләребез көн саен барлыгы 1188 килограмм сөт сава. Бер сыерга бүлеп исәпләгәндә, ул 11,2 килограмм туры килә. Яңа ачылган бинага 75 баш тана урнаштырдык. Алар бозаулап сөт бирә башлагач, күрсәткечләребез тагын да артыр дип ышанам. Ферма мөдире Галина Шихова биредә эшләрне җайга салу өчен бар көчен куя, – диде ул. 
Әйе, Галина Евдокимовнаның оештыру сәләтенә бирегә февраль аенда килгәч инанган идем инде. Районның алдынгылар слетында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да хезмәте өчен рәхмәт әйтеп, аңа Мактау кәгазе тапшырган иде.
Галина Евдокимовнадан хезмәт юлы, гаиләсе белән дә таныштыруын үтендем. 
– 1995 елда хуҗалык ашханәсендә эшли башладым. 2003 елдан терлекчелек тармагына күчтем. Әлеге тармак минем өчен яңалык түгел иде, билгеле. Чөнки әнием Нина Карпова озак еллар хуҗалыкта дуңгызлар карады. Мәктәптә укыган елларда ук әниемә ярдәм итәргә фермага йөри идем. Каникуллар вакытында да гел аның янында булдым. Үзебезнең авылда товарлыклы сөтчелек фермасы ачылгач, ферма мөдире булып эшли башладым. Шул вакыттан бирле үз эшемне яратып башкарам. Коллективыбыз кечкенә булса да, бердәм. Биредә һәркем үз эшен яхшы белә, – диде ул. – Гаиләмә килгәндә, тормыш иптәшем Евгений Иванович та озак еллар терлекчелектә эшләп лаеклы ялга чыкты. Гаиләдә тату яшибез. Өч бала тәрбияләп үстердек: олы улыбыз Александр гаиләсе белән Мәскәү өлкәсенең Красноармейск шәһәрендә яши, инженер булып эшли. Икенче улыбыз Алексей Чувашия Республикасының Канаш шәһәрендә тимер юлда эшли, локоматив машинисты. Төпчек кызыбыз Мария Федоровское урта мәктәбендә 11 класста укый, – дип тәмамлады ул сүзен. 
Кече Мәме фермасына баргач, биредәге тәртип, сыерларның көр, чиста булуына сокланып кайткан идем. Шундый тыйнак, тырыш хезмәт ияләре районыбыз, республикабыз табынын баетуда үзләреннән лаеклы өлеш кертә биредә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев