Кече Мәме фермасы терлекчеләренең башкаларга үрнәк итеп куярлык матур эшләре бар
Кышлату чорында хуҗалыклар кассасына табыш кертүнең төп чыганагы – терлекчелек. Шуңа да бар көч терлекчелек тармагында мөмкин кадәр күбрәк продукция җитештерүгә юнәлдерелгән булырга тиеш.
Районыбыз терлекчеләре шуны истә тотып эш итәләр дә. Соңгы вакытта сөт җитештерү акрынлап булса да артуга таба бара. Татарстан Респуб¬ликасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтыннан алынган мәгълүматтан күренгәнчә, Кайбыч районы хәзерге вакытта дәүләткә көн саен 53,2 тонна сөт тапшыра.
Гомуми күрсәткечтә “Дуб¬рава” агрофирмасының Кече Мәмедәге фермасы терлекчеләренең дә өлеше зур. Хәзерге вакытта биредә сөтне узган елның шушы чоры күрсәткеченнән 280 килограммга артыграк савалар. Элекке елларда биредә дуңгызчылык тармагы бетерелгәч, терлекчеләрнең күбесе эшсез калган иде. Шуңа да авыл җирлеге җыеннарында авыл халкы фермаларны яңадан торгызу мәсьәләсен гел күтәрә килде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сүзендә торды: 2015 елның кышында 100 баш сыерга исәпләнгән ферма ачылды. Шушы кыска гына вакыт эчендә терлекчеләр үзләрен танытып өлгерде инде. Аларның башкаларга үрнәк итеп куярлык матур эшләре бар. Кече Мәме фермасында безне бүлек управляющие Василий Ворожейкин белән ферма мөдире Галина Шихова каршы алды.
– Фермадагы 228 баш мөгезле эре терлекнең 72се – савым сыерлары, таналар – 102 баш. Сыерлар бозауласа, аларның бозауларын агрофирманың башка бүлекләренә озатабыз. Хәзерге вакытта көненә 1200 килограммга якын сөт савабыз. 2017 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 200 башка кадәр сыерлар фермасын капиталь ремонтлау программасы нигезендә 180 баш савым сыерына исәпләнгән бина төзелә башлаган иде. Төгәлрәк әйткәндә, склад бинасы ферма итеп үзгәртелде.
Аның түбәсе алыштырылды, идән, азык тарату өчен транспорт кереп йөрү урыннарына бетон түшәлде. Чыгымнарының 30 проценты республика бюджетыннан финансланды. Киләчәктә сөтүткәргеч, су торбалары урнаштырылачак, – диде Василий Ворожейкин.
Әңгәмәбезгә ферма мөдире Галина Шихова да кушылды.
– Коллектив зур түгел. Әмма, кечкенә дә, төш кенә диләрме әле? Савымчылар Тамара Армянинова, Людмила Рыбакова, ветеринария врачы, шулай ук ясалма орлыкландыру буенча оператор Ирина Старшова, терлекче Юрий Малахаев, ТСН операторы, кочегар, тракторда тирес түгүче Николай Федотов, көндезге, төнге каравылчылар Венера Калдина һәм Анатолий Киселев үз эшләрен җиренә җиткереп башкара. “Сыерның сөте телендә” диләр бит халык мәкалендә. Мул сөт җитештерү өчен, аларны тиешенчә ашатырга, эчертергә кирәк. Алларыннан сенаж, силос, печән, катнаш азык, салам, тоз, циолит катнашмасы өзелми. Сыерларны көн саен юып, чистартып торабыз. Моның өчен савымчыга өстәмә акча түләнә. Махсус комиссия килеп сыерларның чисталыгына бәя бирә. Бик яхшы икән, бер сыерга 100 сум, яхшы булса – 70, канәгатьләнерлек икән, 50 сум исәбеннән түлиләр. Малларның чисталыгы сөтнең сыйфатына да уңай йогынты ясый, – диде Галина Евдокимовна.
Хуҗа Хәсәндә гыйнвар урталарында районның терлекчелек тармагы белгечләре катнашында үткән киңәшмәдә район башлыгы да Кече Мәме фермасында гына сыерларның чиста булуын искәртеп, башкаларга үрнәк итеп куйган иде.
Үзләрендә ферма булмагач, савымчылар Тамара Армянинова, Людмила Рыбакова, ветеринария врачы Ирина Старшова өч елга якын Югары Ослан районының “Коргуза” хуҗалыгына йөреп эшләргә мәҗбүр булган.
– Үзебезнең авылда ферма ачылуга без бик куандык. Моның өчен район башлыгы Альберт Илгизәровичка рәхмәтлебез. Чөнки чит районга барып эшләве бер дә җиңел түгел иде. Эш сәгате башланганчы берәр сәгать алдан өйдән чыгып китә идек инде. Кайтканда икешәр сәгатькә якын транспорт көткән чак¬ларыбыз да булды. Монда безнең эш сәгате иртәнге сәгать дүрттә башлана да, сигезенче яртыларга кадәр дәвам итә. Кичке савымга 15 сәгатьтә киләбез, 19 сәгатьтә эшне төгәллибез, вакытында өйгә кайтабыз, - ди савымчылар.
Кышлату чорында сөт җитештерү күләмен арттыр¬ган ферма коллективына киләчәктә дә уңышлар насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев