Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хуҗа Хәсән авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

Шатлыкларын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде. Мәдәният йортында өлкәннәр һәм балалар өчен ансамбльләр оешкан. Иң борчыганы – авылда гармунчы булмау.

Авыл халкы бу тантаналы көнне шатлык белән көтте, чөнки монда гөрләтеп эшли, күңелле итеп ял да итә белә торган кешеләр яши.Алар алдында Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты, күптөрле фольклор фестивальләре җиңүчесе -Татарстан Республикасы керәшеннәренең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле дә килгән иде.


Бәйрәм рухы авылга керүгә үк сизелә иде, мәдәният йорты ягыннан ишетелүче җырлар ук бүген үзенчәлекле көн икәнлеген искәртеп тора. Ә инде авылның үзәгенә урнашкан мәдәният йорты тирәсендә чын тамаша: керәшеннәрнең милли киемендәге апалар, кызлар бии, халыкны да биетә, уен-көлке бер дә тынып тормый. Районнан һәм Казаннан килгән кунакларны ипи-тоз белән каршы алдылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзенең тәбрикләү чыгышында болай диде:
-Мондый матур мәдәният учаклары өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтебез зур. Миңа ремонтка кадәрге мәдәният йортының нинди хәлдә булуы яхшы таныш, чөнки биредә агрофирма җитәкчесе булып эшләгәндә салкын бинада җыелышларны еш үткәрә идек. Район башлыгы булып сигез ел эшләп тә, сезне капиталь ремонт программасына бераз соңгарак калып кертергә туры килде, түзем булуыгыз өчен рәхмәт. Без бу программа буенча райондагы шактый күп авылларда мәдәният йортларын, клубларны төзекләндердек, яңа күпфункцияле үзәкләр төзедек, ниһаять, чират сезгә дә килеп җитте. Биредә җыр-биюләр беркайчан да тынып тормасын, авыл халкы эш сәгатьләреннән соң рәхәтләнеп ял итсен.


Төзелеш оешмасы җитәкчесе Фәнис Хәйруллин, район башлыгы кулыннан Рәхмәт хатын кабул итеп алганнан соң, мәдәният йортына гүзәл табигать күренеше төшерелгән картина бүләк итте.
Җирлекнең ветераннар Советы рәисе Ольга Боярина авыл халкының рәхмәтен җиткерде.


-Бу мәдәният йорты шулкадәр матур килеп чыккан, анда көндә киләсе килеп тора. Монда утыручы өлкән яшьтәге кешеләрнең яшьлекләре кечкенә клубта узган. Без, ветераннар, әби-бабалардан калган гореф-гадәтләрне, йолаларны яшьләргә мирас итеп калдыру өчен барысын да эшләрбез,- диде ул.
Районда гына түгел, республика күләмендә дә еш чыгышлар ясаучы Иске Тәрбит, Олы Тәрбит авылларындагы керәшен фольклор ансамбльләре яктылыгында Хуҗа Хәсән авылы күләгәдәрәк калган иде кебек, андый ансамбльләре дә юк иде. Хәзер алар да гөрләтер дип ышанасы килә. Әле узган ел гына мәдәният йорты методисты булып эшли башлаган Анюта Матвеева, мәдәни тормышны җанландыру максатында, өлкәннәрнең “Миләшкәй”, балаларның “Светлячки” ансамбльләрен оештырып җибәргән. Киләчәкләре өметле булуларын тантанада да ачык күрсәттеләр. Мәктәптә укытучылары Светлана Бартязова кул астында шөгыльләнүче кызлар, егетләр дә бар яктан да талантлы. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвееваны исә авылда гармунчылар булмавы борчый.
“Бәрмәнчек” ансамбленең һәр чыгышын алкышларга күмделәр. Алар Мамадыш, Менделеевск керәшеннәренең генә түгел, ә үзебезнең як - Мәлки, Хуҗа Хәсән керәшеннәренең дә җырларын башкарды. Нәсел тамырлары Иске Тәрбит авылына барып тоташучы Алинә Давыдова да якташларына иң матур җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев