Кошман авылында яшәүче Мәдинә Фатыйхова үзе бәйли, үзе тегә, үзе тәмле камыр ризыклары пешерә
Әниләребез, әбиләребез бәйләгән җылы оекбаш-бияләйләрне, алар теккән матур күлмәкләрне киеп үскән буын без. Кичләрен йон язып, аны эрләп, җеп катып, бәйләп утырган әнием янында кул эшләренә өйрәнсәм дә, аны тормышта куллана алганым юк әле. Җайлы бит, кибеттә барысы да бар хәзер, вакыт уздырып утырасы юк. Әниләрнең дә күбесе кызларын кул...
Бәйләү-тегүгә, камыр ризыклары пешерүгә булган сәләте Мәдинә апага гомере буе ярдәм иткән: үскән чагында да, хезмәт юлын сайлаганда да, балалар үстергәндә дә, авыл мәдәният йортында эшләгән дәвердә дә кирәк булган ул аңа. Хәзер инде оныклар «заказ» бирә: «Дәү әни, мәктәптә бәйрәм була, тиз генә костюм тегеп бир әле!». Моның тиз генә барып чыкмаячагын, башта костюмны уйларга, аннары материалын юнәтергә, үлчәмен туры китереп кисәргә, пөхтә итеп тегәргә кирәклеген бала аңлыймы соң?! Шулай да, оныклар сорагач, тыңламый мөмкин түгел. Әнә, Сөмбелгә кәбестә костюмы теккән ул, Данир шалкан булып киенгән, ә Әлфискә сигезаяк костюмын өлгертү өчен авылдашым өч көн тырышкан. Соңгысы белән хәтта балалар журналы үткәргән бәйгедә дә җиңгәннәр. Оныклары әле берсе, әле икенчесе шул костюмнарны киеп күрсәткәннән соң, Мәдинә апа үзе турында сөйләп китте.
- Шушы авылда, күп балалы гаиләдә туып-үстем мин. Әнием Наилә оста тегүче иде, шәлләр, кәтүктән караватка җәймәләр, мендәр япмалары бәйләде. Ике малай, биш бертуган кыз булсак та, әлеге сәләт миңа гына бирелгән, - диде ул. - Тегәргә өйрәнгәч, әнием кибеттән алган кием-салымны яратмый башлады. «Син теккәнне генә киям», - дия иде. Күлмәк, халат, йокы күлмәген берсен дә сатып алмадык. Сигезенче классны тәмамлагач, авылда калдым, фермада эшләдем. Тора-бара язмыш мине Волжск шәһәренә, тегү фабрикасына китерде. Ул чагында озаклап өйрәтүче дә, укытучы да булмады, булган сәләтемне һәм тәҗрибәмне эшкә җигәргә туры килде. Бер атна эчендә план биреп, эшкә утырттылар. Анда чалбарлар тектек. Бер кием 45 кеше кулыннан үтә иде. Эшем бик әйбәт булды, тырыш хезмәтем өчен бүләкләр дә бирделәр.
Әнә шулай өч ел вакыт уза, ялларга авылга кайткан яшь, сылу Мәдинәне Рәис исемле егет урлап кайта. Ул чагында Рәис абыйның җиде бертуганының берсе дә урнашмаган, Мәдинә апаның каенанасы һәм аның каенанасы да була. Яшь гаилә Казанга китә, чөнки Рәис абый шунда эшләгән. Мәдинә апа да тегү фабрикасына урнаша. Декрет ялына чыккач, ул авылга кайта. Кызлары Нурия тугач, Рәис абый да Казаннан Кошманга күченә. Тагын дүрт елдан Данис исемле ул алып кайталар.
- Иремнең әнисе дә Мәдинә исемле, бик әйбәт кеше иде. Уңганлыгы, сабырлыгы белән авыл халкының ихтирамын яулады ул, - дип дәвам итте Мәдинә Фатыйхова. - Элек туйлар өчәр көн буе өйдә уза иде бит, әни мине мич каршына үзе янына бастырып куя да, камыр ризыкларын бергәләп пешерә идек. Хәзер дә пешеренәм, авылдашларыма да ярдәм итәм. Каенанамның да тегү машинасы бар иде. Кызым белән улыма комбинезоннарга кадәр үзем тегеп киерттем, миннән күреп, башкалар да заказ бирә иде. Кофта, жилет, башлыкларны әйтеп тә тормыйм. Кул машинасы белән тегәргә кыен булгач, өч ел элек яңаны, электр белән эшли торганнын алдым. Кечкенәләр өчен тегәргә һәм бәйләргә аеруча яратам. Балалар бакчасына да алъяпкычлар, яулыклар тегеп бирдем. Казандагы «Наз» хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова авылыбыздагы мәдрәсәгә бер капчык тукыма калдырып киткән иде. Анда йөрүче кызлар өчен дә шул тукымадан баш киемнәре тектем. Кызларның үзләрен дә кул эшләренә өйрәтергә хыялланам.
Мәдинә апа авылда фермада, китапханәгә һәм мәдәният йортында хезмәт куйган. Һәр эш урынын сагынып, якты хатирәләр белән искә алды ул. «Элек фермадагы хезмәт күпкә авыр булды, шулай да күңелле вакытлар иде. Бармак уеннары уйнадык, сәләте булганнар җырлый, уен-көлке тынып тормады», - диде ул. Авылдашым мәдәният өлкәсендә дә тырышып хезмәт куйган. Концертлар, чәй табыны артында җылы очрашулар оештырган, бәйгеләрдә катнашкан вакытлары, ирешкән уңышлары, бүләкләре турында яратып сөйләде ул. Мәдинә апа бүгенге көндә лаеклы ялда, улы Данис, килене Язгөл һәм ике оныгы белән гомер кичерә. Нуриясе дә шушы авылда гына, тормыш иптәше Альберт белән ике улларына әни һәм әти алар. Кызганыч, Рәис абыйга гына оныклар сөю насыйп булмый, яшьли вафат була ул. Мәдинә ападагы осталык Нуриягә дә күчкән. Җылы башмаклар, катлаулы бизәкле оекбаш-бияләйләр - ниләр генә бәйләми ул! Аллы-гөлле чәчәкләр итеп бәйләнгән читекләрен күрсәгез, минем кебек сез дә, бу матурлыкны киеп туздырырга жәл дип уйлар идегез.
Данисның балалары Сөмбел белән Данир да Мәдинә апа тирәсендә бөтерелә. Дәү әниләре бәйләгән һәм теккән киемнәрнең әле берсен, әле икенчесен киеп күрсәтәләр. Сөмбелнең дә кызыксынуы көчле, еш кына, энә тотып, Мәдинә апа янына килеп утыра. Ләкин яшьрәк шул, беренчедә генә укый, Нурия апасы кебек ул да өйрәнер әле. Җыр-биюгә булган сәләт кебек, кул эшләренә осталык та әнә шулай буыннан-буынга күчә. «Күңел яткан, юаныч тапкан эшкә һәрвакытта да вакыт табыла ул», - диде язмам герое, мине озаткан чагында. «Өлгерә алмыйм», - дип зарланучыларга яхшы җавап булды бу.
Ләйсән Саттарова,
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев