Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кошман авылы аксакалын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Ходай биргән гомерне заяга уздырмаска кирәк, диләр. Ә үкенмәслек итеп яшәү ничек була соң ул? Бу сорауга мин үзебезнең Кошман авылында яшәүче Хәй абый Садыйков кебек, әти-әнигә рәхим-шәфкатьле, туган-тумачага ярдәмчел булып, намус белән тырышып эшләп, игелекле ул үстереп, дияр идем. Күптән түгел туксан яшен билгеләп үткән авылыбыз аксакалы нәкъ менә шундый гомер юлын узган.

Күркәм юбилее хөрмәтенә улы Габделхак гаиләсе белән туган нигездә корбан ашы уздырды. Хәй абый туган-тумачасыннан, якыннарыннан гына түгел, җитәкчелектән дә котлау һәм рәхмәт сүзләрен ишетте. Күп кенә яшьтәшләре кебек, аңа да илебез Президенты Владимир Путин кул куйган рәхмәт хатын уку насыйп булды. Изге теләкләр язылган бу хатны, үзенең котлау открыткасын һәм истәлекле бүләген юбилярга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды. 
– Туксан яшькә җитүне зур бүләк дип саныйм. Ул бөтен кешегә дә бирелми, – диде ул. – Хәй абый, улыгыз, киленегез, онык-онык­чыкларыгыз бар. Аларның кайгыртуын тоеп яшисез. Монысы да зур бәхет. Йөз яшегезне тутыргач та менә шулай очрашырга насыйп булсын. 
Юбилярны котларга Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Хәй абыйның туганы Рафил Ногманов та кайткан иде. Ашка килүчеләрнең барысы да ул бүләк итеп ясаткан «90 яшь белән» дип язылган тәмле торттан авыз итте. 
– Без кечкенә чакта бу йортка еш килә идек. Әбие­без шушы нигездән чык­кан. Хәй бабай гомерен хезмәткә багышлады, электрик булды. Аның эше бик кирәкле, мәртәбәле иде. 60 елларда ут кергәннән соң авыл электриктан башка яши алмады, – диде Рафил Ногманов. – Хәй абый беркайчан, беркемгә «юк» дип әйтмәде. Төнге сәгать унберме, уникеме – чыгып китә иде. Әти-әнисен кулларында гына күтәреп йөртмәде, аларны бик тәрбияләде. Сатирә апа белән матур гомер юлын уздылар. 
Садыйковлар бер ул тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, Сатирә апа гына моннан алты ел элек вафат булган. Габделхаклары бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши, зур оешманың җитәкчесе ул.Тормыш иптәше Илсөяр апа белән өч бала үстергәннәр. Энҗе белән Зөбәрҗәтләре тормышта, Хәй абыйны берәр онык­чык белән сөендергәннәр. Арыслан әлегә гаиләле түгел. Шәһәрдә яшәсә дә, Габделхак абый туган авылы өчен җан атып, аның үсешенә үз өлешен кертеп яши. Кошман мәктәбенә күрсәткән ярдәме өчен дә педагоглар, укучылар һәм әти-әни­ләр генә түгел, бөтен авыл халкы рәхмәтле. Юбилярны тәбрикләргә килгән авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да ватанпәрвәр ул үстергәннәре өчен Хәй абыйга рәхмәтен әйтте һәм бүләген тапшырды. 
– Урамыбызның, авылыбызның хөрмәтле кешесе син, – диде ул. – Гомерегез буе һәркемгә үрнәк булып яшәдегез. Сатирә апаны да бик ярата идек. Игелекле ул тәрбияләп үстерүегез өчен сезгә рәхмәтлебез. 
Өлкәннәрнең күбесенә хас булганча, Хәй абый үткәннәрне авырлык белән генә искә төшерде. Язмам героеның үрнәк итеп куярлык гомер юлы турында күбрәк сеңлесе, ветеран укытучы Сания апа Нәҗметдинова сөйләде. 
– Без гаиләдә алты бала үстек, бүгенге көндә өчебез исән-сау. Хәй абыем миннән сигез яшькә олы. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан гаиләбез белән Казахстанга күченеп киттек. Костанай шәһәреннән ерак түгел генә яшәдек, –диде ул. – Әтиебез фин сугышында яралану сәбәпле, аны фронтка алмадылар. Хәй абый сугыш чорында сарык фермасында эшләде. Ул елларда сарыкларны да савалар иде. Туган авылыбыз Кошманга 1947 елда гына кайттык. Абыйны армиягә алдылар, ул Мәскәү өлкәсендә хезмәт итте. Хатынны күршедән генә алды ул, әллә кайлардан эзләп йөрмәде. Сатирә апабыз да Хәй абый кебек акыллы иде. Төп нигез булгач, килүче-китүче дә күп булды, барысын да якты йөз, тәмле сүз белән каршы алыр иде. Әти-әни исән чагында гел шунда идек. Алар вафат булгач та ярдәмнәрен тоеп яшәдек. Абыйның кулыннан килмәгән эш юк. Дүрт класс белем белән дә укыганнардан артык ул. Электрик буларак, башкаларның кулыннан килмәгәнне дә эшләде. Агач эшенә дә хәвәслеге бар, рәсем ясарга да оста ул. Сугыш чыкмаган булса, абыебыз әллә кем булыр иде. Әти-әнисенә бер генә бала иркә булып үсә, диләр. Габделхак, киресенчә, тырыш, ярдәмчел кеше. Хәй абый хәзер үзе әти белән әнигә күрсәткән кадер-хөрмәтнең әҗерен күрә, улы бик карый үзен. 
Йөзегезгә җыерчыклар ятып, чәчегезгә ак бәс керсә дә, берүк уфтана күрмәгез, гомерегезнең иң матур чагы әле, Хәй абый. Бәхетле гомер көзе һәркемгә дә тәтеми ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев