Кошман мәктәбендә әледән-әле матур бәйрәмнәрне, җылы очрашуларны үткәреп кенә торалар. Әниләр көне уңаеннан оештырылганы да күңелләребезгә хуш килде. Оештыручыларга рәхмәт, күрешеп-аралашып, рәхәтләнеп ял итеп, балаларыбыз өчен куанып кайттык ул бәйрәмнән.
Күркәм итеп бизәлгән залга шат елмайган әниләр, дәү әниләр җыелган. Аларның барысын да мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин сәламләде һәм, бәйрәм белән котлап, болай диде:
- Хөрмәтле әниләр, ак яулыклы дәү әниләр! Сезгә нечкә күңелле, бала җанлы, булу хас. Баланы тугыз ай буе карыныгызда күтәреп, ул авырса да, еласа да, тешләре чыкканда сызланса да бочылган чакларыгыз, йокысыз төннәрегез күп булгандыр. Сезнең һәрберегезгә исәнлек-саулык телим, үстергән балаларыгызның игелеген генә күрергә язсын.
Авылыбызда өлкән буын кешеләре - хөрмәтле дәү әни-дәү әтиләр белән, балалар үстереп, өчәр, дүртәр буын бергә дус-тату яшәүче гаиләләр бихисап. Әнә шундый гаиләләрнең берничәсе - Мотыйгуллиннар, Хикмәтуллиннар, Фатыйховлар, Фәйзуллиннар бәйрәм кунагы булды. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Энҗе Баһавиева алар белән бергәләп «Дәү әни, әни һәм мин - бердәм гаилә» бәйгесен үткәрде, башкалар аларга көч биреп торды. Гади генә түгел, гаиләләрнең җәмгыять тормышында ни дәрәҗәдә мөһим роль уйнавын ассызыклап күрсәтүгә, гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән иде ул бәйге. Дәү әниләр "Җисеменә тиң исем" дигән беренче биремне бик җиңел үтәде. Алар оныкларына исемне ничек сайлаулары турында сөйләде.
- Халкыбыз элек-электән балага исем кушуга тирән җитди караган, исемнең җисеменә туры килүен теләгән. Ул исемнең җыйнак, җиңел әйтелешле, мәгънәле булырга тиешлеген дә истә тотканнар. Безнең оныкларыбыз Айсылу, Энҗе, Язилә, Фаяз һәм Нияз исемле, - диде Гөлгенә апа Фәйзуллина.
Әниләргә дә "Өлкәннәр сүзе - акылның үзе" дип исемләнгән биремне үтәве кыен булмады. Алар, халык педагогикасына нигезләнеп, балалар белән булган төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләде, җавапларын мәкальләр ярдәмендә ирештерделәр. Командалар өйгә бирелгән эшне дә төгәл үтәгән. Берәүләр җырласа, икенчеләре шигырь сөйләде. Рус телендә яңгыраган мәкальләрне дә бик җайлы гына татарчага тәрҗемә иттеләр. «Бер минут эчендә кәгазь битеннән берәр уенчык ясарга!» дигән команда яңгырауга, барысы да җитез генә самолет ясады. Гаилә ядкәрләрләре белән таныштыру биреме аеруча зур кызыксыну уятканы булгандыр, мөгаен. Һәр гаиләдә дә буыннан-буынга тапшырылып килә торган истәлекле әйберләр була. Бәйгедә катнашучылар да ниләр генә алып килмәгән. Берничә буын хатын-кыз кигән, хәзер инде сандык төбендә кадерләп саклана торган күлмәк, калфак, муенса, чулпы, киндер сөлгеләргә кадәр бар иде. Һәр дүрт гаиләнең дә әниләре һәм дәү әниләре үзләрен тапкыр да, зирәк тә, халык педагогикасын яхшы белүче яхшы тәрбияче дә итеп күрсәтте. Иң бердәм гаилә булып Фатыйховлар, иң сөйкемлесе дип Мотыйгуллиннар, иң иҗади дип Хикмәтуллиннар танылды. Иң күркәм гаилә исеменә Фәйзуллиннар лаек булды.
- Мәктәп коллективы бәйрәм чараларын төрләндереп кенә тора. Бүгенгесе дә безгә бик ошады, барлык гаиләләр дә бердәм булуларын күрсәтте. Әбиләр, дәү әниләр катнашында да узгач, үзенчәлекле, мәгънәле бәйрәм булды ул, - диде Резидә Мотыйгуллина.
Очрашу укучылар концерты белән үрелеп барды. Ахырдан һәр бала әнисенә, дәү әнисенә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырды. Шулай да безнең һәрберебез өчен бәһасез бүләк - муеннарыбыздан кысып кочып алган ул-кызларыбыз.
Ләйсән Саттарова,
автор фотосы
Нет комментариев