Кошман умартачысына 90 яшь тулды
Бөек Ватан сугышы елларында тылда көн-төн эшләп, Җиңү көнен якынайткан өлкән буын кешеләренә нинди генә кадер-хөрмәт күрсәтсәң дә, артык булмас.
Әнә шуларның берсе – Кошман авылында туып- үскән, умартачы дигән даны чыккан Харис Гарифуллинга әле шушы көннәрдә генә 90 яшь тулды. Бар гомерен тырыш хезмәттә үткәргән ил агасына Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәт сүзләре язылган җылы эчтәлекле хаты да тапшырылды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова артыннан бүләген, сәламнәрен җибәргән. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да төбәгебез, ТАССР үсешенә зур өлеш керткән юбилярны котларга килгән иде.
Тарих битләренә күз салсак, өченче бала булып дөньяга килгән Харис аганың тормышында сынаулар шактый күп булган. Сигез классны тәмамлауга, колхозда эшли башлаган. Бөек Ватан сугышы елларында да аңа башка авылдашлары белән бергә иң авыр хезмәтне башкарырга туры килгән. Абыйлары Габделкәрим белән Габделкадыйр сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына китә. Концлагерьга эләккән олы абыйсы Габделкәримгә әсирлектән исән-сау котылырга язган булса да, канлы бәрелешләрнең берсендә аягы каты яралана. Туган якларына кайткач, аягын кисәргә мәҗбүр булалар. Шуңа карамастан, ул колхозның барлык авыр эшләрен башкарып килә. Ходай Тәгалә аңа озын гомер биргән, ул 2005 елда 89 яшендә вафат булган. Ә менә Габделкадыйр абыйсы Киев шәһәре янында барган сугышларның берсендә батырларча һәлак булган.
Совет Армиясе сафларында дүрт елга якын хезмәт итә ул. Армия мәктәбен Одесса шәһәрендә узган өлкән сержант, разведка бүлеге командиры Харис Гарифуллин, туган ягына әйләнеп кайткач, умартачы һөнәрен сайлый. Шул теләге хәзерге Теләче районының Тәмте авылындагы умартачылар хәзерләү курсларына укырга китергән дә инде аны. Озак еллар буена шушы яртакан эше белән шөгыльләнгән. Умартачылык –аның күңел халәте. Урманнарның саф һавасын сулап, табигатьтән көч алып яшәгән шәхес ул. Төрле елларда Апас районының авыл хуҗалыгы идарәсендә, Урсак урман хуҗалыгында да умартачы булып эшләгән.
–Мин үз эшемне яратып башкардым. Бал җитештерү планын һәр елны арттырып үтәп килдем. Тырыш хезмәтемне җитәкчеләр дә бәяләп килде. Төрле елларда Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләндем. Бер елны хәтта мотоцикл бүләк иттеләр. Умартачы булып эшләгән чорда өч тапкыр Мәскәү шәһәрендәге ВДНХ – Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә делегат итеп сайладылар. “Социалистик ярыш җиңүчесе”, “Коммунистик хезмәт ударнигы” күкрәк билгеләренә дә лаек булдым, – дип хезмәт юлын искә алды ул.
Олы Кайбыч авылының уңган кызларының берсе Фатыйма Әбрар кызы белән корган оясы ныклы була аның. Тату гаиләдә сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Ни кызганыч, төрле елларда ике баласын, тормыш иптәшен соңгы юлга озатырга туры килгән аңа.
Авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина да Харис аганың бөтен авылдашларына да үрнәк булуы турында әйтте.
– Харис абый – авылның хөрмәткә лаек кешесе. Үз эшенең остасы, хезмәт сөючән кеше. Авылдашларына ул да хөрмәт белән карый. Ярдәм сорап килгән берәүне дә кире бормады, ярдәм кулы сузды. Аңа бары изге теләкләрдә калам, – диде ул.
Әтиләрен котларга кызлары Хәмидә, Гөлшаһидә, улы Хәйдәр дә килгән иде. Хәйдәре Казан шәһәрендә яши, дәрәҗәле урында эшли. Кошман мәктәбендә укытучы булып эшләүче Гөлшәһидә ханым фикерләре белән дә уртаклашты.
– Әти-әниебез барыбызга да үрнәк булды. Икесе дә хезмәт сөючән иде, безне дә үзләре үрнәгендә эшкә өйрәтеп үстерделәр, беркайчан да тавыш күтәрмәделәр. Әти үзе дә бервакытта да әти-әнисе сүзен аяк астына салмаган, аларны хөрмәт итә иде. Әбием кушуы буенча ул 28 яшендә намазга баскан. Берәүгә дә начар сүз әйткәне булмагандыр аның. Спиртлы эчемлекләр турында сүз дә була алмый, андый начар гадәтләрдән ерак торды ул.
Табигатьне, кешеләрне яратуы да озын гомерле иткәндер аны. Бал үзе дә мең төрле авыруга дәва бит.
– Ходайның рәхмәте, бер-беребезгә караңгы йөз күрсәтеп яшәмәдек, нәселебез шундый безнең. Өебездән бервакытта да кеше өзелмәде. Хәзер дә балаларыбызның үзара тату булуларына, аралашып яшәүләренә куанып бетә алмыйм. Тормыш юлымда бары яхшы кешеләр генә очрап торды. Картайган көндә авылдашлар, балаларым, онык-оныкчыкларым хөрмәтен тоеп яшәү иң зур бәхет. Юбилеем белән котларга килүчеләргә, илебез, районыбыз җитәкчеләренә онытмаулары, зурлаулары өчен рәхмәтлемен, – диде авыл аксакалы.
Хәзерге вакытта Харис ага килене Наҗиянең кадер-хөрмәтендә яши. Тормыш иптәше Исмәгыйль вакытсыз вафат булгач, ул каенатасын калдырып китмәгән. Харис ага аңа бал кортлары карау серләрен өйрәткән, төп нигездә бал кортларын хәзер Наҗия карый.
Кошман авылында Харис Гарифуллиннан бай кеше юк, чөнки аның 15 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Ул аларның уңышларына, тормышларының мул булуына куанып яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев