Авыл җирлекләренең еллык эшчәнлегенә багышланган халык җыеннары быел Кошманнан башланып китте. Халык җыеннарының берсен дә калдырмаучы район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, шулай ук прокурор Руслан Заһретдинов, ярдәмчесе Руслан Байбиков, полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, пенсия фондының Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова, почта...
Күркәм традиция буенча, Кошмандагы җыен быел да авыл үзешчәннәре һәм мәктәп укучылары концерты белән башланды. Алга таба җирлек башлыгы Лилия Сафина 2017 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, бу елга куелган планнар турында сөйләде. Авыл кешесе өчен иң мөһиме - ут, газ, су һәм юллар. Әлеге җирлектә, 2013 елдан башлап, һәр елны юллар төзекләндерелә. 2014 елда хәтта берьюлы дүрт урам юллы булган. Отчет елында Мәктәп урамына юл салынган һәм мәктәп капкасыннан алып аның каршындагы мәйдандагы асфальтка ремонт ясалган. Бу эшләр республика бюджеты ярдәмендә башкарылган. Быел Сәгыйди урамының алты йөз метр һәм Елга аръягы урамының 390 метр өлешенә юл салыначак. Ә Чишмәле урамының Әтрәч дип аталучы ягында 290 метр юл үзара салым акчасына төзекләндереләчәк. Ике ел элек кече Кошманда урамнарны яктырту системасы яңартылган булса, быел элеге эшне олы Кошманда башкарырга планлаштыралар. Бу республика бюджетыннан финансланачак, ә сафтан чыккан лампочкаларны алыштыру өчен үзара салым акчасын кулланачаклар. Су белән тәэмин итүдә дә эшчәнлек алып барыла. Кече Кошман халкына сөенче, биредә "Чиста су" программасы ярдәмендә яңа башня сафка басачак. Скважина казу, яңа башня утырту, тирә-ягын тотып алу, 50 метр трассага тоташтыру эшләре 3 миллион 500 мең сумга төшәчәк. Үзара салым акчасына үтәлгән эшләр дә авыл халкының күз алдында. Кошманлылар быел да, бу акчаны беренчеләрдән булып тулысынча җыеп бетереп, авыл җирлегенең махсус счетына керткән. Димәк, әлеге программа ярдәмендә быел да матур эшләр булачак, Лилия Сафина алар белән дә таныштырды. Авыл өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсеше, бу юнәлештә халыкның актив булуы мөһим. Гүзәлия һәм Ринат Шәфиевлар, Гөлфия һәм Илшат Әхмәтшиннар, Рөстәм һәм Гөлнара Борһановлар, Фоат һәм Айгөл Хәмидуллиннар - күпләп мөгезле эре терлек асраучы булдыклы гаиләләр. Өч сыер асраучылар да шактый бездә.
- Сөт акчасының вакытында түләнүе, югары бәядән кабул ителүе мөһим. Бүгенге көндә Әминә Камалиева сөт тапшыручыларга бары тик узган елның сентябренең беренче унбиш көненә 16 сум 50 тиен белән өлешчә исәп-хисап ясаган килеш, - диде Лилия Сафина. - Ноябрь уртасыннан сигез кеше җитештергән продукциясен башка эшмәкәргә тапшыра башлады. Ә элеккеге сөт җыючы шул сигез апа тапшырган сөткә түләүдән баш тарта. Өч ай ярымга якынча 196 мең сум күләмендә бурычы бар аның. Егерме бер хуҗалыкның сөтне әле дә аңа тапшыруы гаҗәпләндерә. Киткән очракта акча түләми дип куркып ятып булмый бит инде, моңа бер чик куярга кирәк.
Гөлнур Әхмәтшина - әнә шул сигез кешенең берсе. Ул да әлеге мәсьәләне күтәрде. Акчаларын кайтару җиңел булмаячак аларга, чөнки сөт җыючы белән килешү төземәгәннәр. "Мин сезгә килешү төзегез, вакытында исәп-хисап ясый торган икенче эшмәкәргә күчегез дип ике елдан бирле әйтәм", - диде Альберт Рәхмәтуллин һәм әлеге мәсьәләне үз контроленә алырга вәгъдә бирде.
Авылның демографик үсеше, яшьләрне эш урыннары белән тәэмин итү, татар телен өйрәтү мәсьәләсен күтәрүчеләр дә булды. Каты көнкүреш калдыкларын җыю юридик яктан дөресме? Моның өчен акчаны ведомость белән авыл җирлеге җыярга тиешме? Бу сорауларга район прокуроры Руслан Заһретдинов җавап бирде:
- Каты көнкүреш калдыкларын җыю буенча прокуратура тарафыннан тикшерү үткәрелде. Эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин тарафыннан лицензия алу буенча эш алып барыла. Аны алып, нинди чыгымнар тотылачагы расланганнан соң, тарифлар буенча дәүләт комитеты чүп җыйган өчен түләнергә тиешле акчаны билгели. Лицензия алынганнан соң аны Рөстәм Хикмәтуллин үзе җыя башлаячак. Льготалы категориягә караган гражданнар субсидия алачак. Нинди генә киртәләр булса да, бу эшне башларга кирәк иде, чөнки чүпкә батып яту матур күренеш түгел. Каты көнкүреш калдыкларын теләсә кая ташларга ярамый.
Җыенда кырдагы су каптажын ремонтлау, пайчылар һәм "Дубрава-1" агрофирмасы арасында килешү төзү, пай җирләре өчен түләүне акчалата, салам белән алу мөкинлеге, интернет кертү мәсьәләләрен дә күтәрүчеләр булды. Авыл фельдшеры Рузилә Шәрәфиева авыл халкын диспансеризация, флюорография кебек медицина тикшеренүләрен вакытында үтәргә чакырды. Мәктәп директоры Илмас Хәмидуллин үз чыгышында белем йортына капиталь ремонт үткәрү кирәклеген әйтте. Аны халыкның мәктәптә һәм мәдәният йортында үткәрелгән кичә-очрашуларга бик аз йөрүе борчый. Мәдәният йорты дигәннән, халык җыенында катнашмаган, авыл яңалыкларыннан хәбәрдар булмаган авылдашларым өчен әйтәсем килә, авыл җирлеге башкарма комитеты, клуб, китапханә һәм почта урнашкан бинада бу атнаның чәршәмбесендә капиталь ремонт башланды. Никадәр үзгәреш-яңарыш көтелә бездә. Барысы да үзебез, балаларыбыз өчен. Шуңа күрә теге эш кирәк иде, монысы юк иде дип, Лилия Сафина әйтмешли, аш белән атканга таш белән атмыйк. Шатланыйк та, рәхмәт укыйк!
Ләйсән Саттарова,
автор фотосы
Нет комментариев