Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Малалла авылында олы йөрәкле гаилә яши

Әлеге мәкаләмнең геройлары табигатьнең иң матур урынында, янында гына тирән күле дә булган Малала авылында яши. Бу авыл районның иң чигенә урнашкан, Югары Ослан һәм Апас районнары белән чиктәш. Чуваш теленнән тәрҗемә иткәндә, авылның исеме “алга” дип тәрҗемә ителә. Исемнәре үзләренә килешеп тора, бу авылда яшәүчеләр гомер-гомергә гел алга барырга омтылып яшәгән.

Кече Мәмедән Малалага кадәр тузанлы юл аша бик тиз килеп җиттек. Бер генә урамлы авыл миндә җылы тәэсирләр калдырды. 
– Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин безгә вак таш түшәлгән юл вәгъдә итте, – диде шушы авылда яшәүче Елена Федотова. – Яз көне бу урыннарны су баса, “УАЗ”дан башка машина белән йөрерлек тә булмый. 
Авылга кадәр юл килгәч, анда гомер итүчеләрне бәхет басачак инде, дип уйлап куйдым. Без үзебез, бер рәхәт тормышка күнеккәч, кайдадыр юлы, брусчаткасы, паркы, сквер, фонтаннары булмаган кечкенә авыллар да бар-лыгы турында онытып җибәрәбез шул. Әмма, ничек кенә булмасын, ул авылларда да һәр туар таңга сөенеп, хезмәттән тәм, яшәүдән ямь табып яшәүләрен дәвам итәләр. 
Авылга ямь биреп торучы матур йортларның берсе янына тукталабыз. Безне каршылаган Елена Федотова иң элек бакчасына алып керде. Андагы гүзәллеккә таң калдык, хуҗаларының уңганлыгына сөендек, бакчада ник бер чүп әсәре күренсен. Кыярлары күптән өлгергән инде, яшелчәне мулдан утыртканнар, карбызга кадәр үсә. Өйләрендә дә шундый ук тәртип. Үз гаиләләренә караучысыз калган чит балаларны тәрбиягә алган олы йөрәкле Федотовлар гаиләсе яши монда.Чит итеп түгел, үзләренекедәй тигез күреп, яратып үстерәләр.”Әлеге зур тәвәккәллек сорый торган адымга ничек бар-дыгыз?” дип сорыйм Елена Алексеевнадан. 
– Бу хакта күп уйланганым булды. Ә инде бала алу турындагы ниятемне белгәч, мине районнан Чүпрәле районындагы “Җылы йорт” приютына алып бардылар. Анда алдыма килеп утырган нәни кыз безгә кунакка кайтыр¬га ри-залыгын бирде. Бер ай бездә кунак булды ул.
Күпмедер вакыт узгач, мин шул приюттан өч бертуган Таня, Миша, Диманы алып кайттым. Футболкалары, шлепанцыдан башка бер киемнәре дә, мәктәп кирәк-яраклары да юк иде аларның. Шуңа да бик авыр булды. Башта өч көн буена беркая да бар-мыйча өйдә генә утырдылар. Шимбә көнне мунча кертәбез, ә якшәмбе көне буе кер юа идем. Без хәзер алар белән 23 февраль көнне гел очрашабыз, бездә шул көнне яши башлаганнар иде. 
Федотовларның үз кызлары Татьяна ул вакытта югары уку йорты студенты, ә уллары Дмитрий мәктәптә белем ала. Гаиләләре әнә шулай күп балалы булып китә аларның. Хәзер инде кайсы Казанда, Тәтештә укый, эшли, Малалага эзне суытмыйлар. Бүгенге көндә Федотовлар гаиләсендә тәрбиягә алын-ган Максим белән Кирилл җылы оя тапкан. Максим быел тугызынчы класс-ны тәмамлаган. 
– Без аларны үз улларыбыз кебек яратабыз. Максим бик җаваплы, зирәк, спорт белән дус, хуҗалык эшләрендә дә булыша, – ди аның турында Елена Алексеевна. –Лидерлык сыйфатлары бар, коеп куйган җитәкче инде менә.ТАССРның 100 еллыгына багышлап үткәрелгән “Ватаным Татарстан” төбәкара фәнни-гамәли конференциядә икенче урынны яулады һәм диплом белән бүләкләнде. ГТО нормалары буенча Россия күләмендә узган бәйгенең Буадагы зона турында пневматик винтовкадан ату буенча өченче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Кече Мәмедә “Россиянең чаңгы юллары” ярышында беренче урынга чыкты. 
Максим 2017 елның җәендә ике тапкыр Кара диңгез буенда ял иткән. Кы-рымга юлламаны социаль яклау бүлегеннән, ә Анапага иренең эш урынын-нан биргәннәр. 
Кирилл да төшеп калганнардан түгел. Мәскәүдә узган “Безнең тарих” илкүләм яшьләр бәйгесендә катнашуы да күп нәрсә турында сөйли. “Федото-влар нәселенең язмышы туган як язмышында” дигән эше белән “Россиядәге династияләр” төбәкара иҗади һәм проект¬лар бәйгесендә Казанда икенче урынны яулый. Былтыр “Нәселем язмышы туган ягым язмышыннан аерылгысыз” төбәкара тикшеренүләр бәйгесендә, мәктәп укучыларының “Эзләнү” конференциясендә дә икенче урынга чыга. 
2014 елда “Тугрылык һәм мәхәббәт өчен” медале белән бүләкләнгән Федо-товлар гаиләсе җирлектәге иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Гаилә башлыгы Ни-колай Дмитриевич тимер юл станциясендә монтер булып эшли. Ә Елена Алексеевна белеме буенча педагог, Кече Мәме мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеменнән укыта. “Николай, эштән кайткач, балалар белән Кече Мәмегә футбол, волейбол уйнарга китә. Йорт эшләрен дә бергәләп башкара-быз. 8 Мартта идәнемә кадәр юып чыкканнар иде”, – ди ул. 
Федотовларның өендә, ишек алдында, бакчасындагы тәртипнең идеаль булуына монда килгән һәр кеше соклана. Авыр тормыш хәлендә калган бала-ларны да үз кочакларына алулары барыбызга да үрнәк гамәл. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев