Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Телебезне әниегезне яраткан кебек яратыгыз»

21 февраль – Халыкара туган тел көне алдыннан Марат Әхмәтов Кошмандагы балалар бакчасы һәм мәктәптә булды.

Үз телемдә шигырь укыйм, “Үз телемдә сөйләшәм”, – дип каршы алды Кошман авылындагы “Тиенкәй” балалар бакчасына йөрүче нәниләр үзләренә килгән кунакларны.

Балалар бакчасына Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башка җитәкчеләр килде. Район Советы утырышы алдыннан узган очрашуда әлеге балалар бакчасына керүләре юкка гына түгел. Саф татар авылы булган Кошманда ТР Президенты ярдәме белән төзелгән балалар бакчасында милләтебезнең киләчәге тәрбияләнә. Анда туган телебезне, гореф-гадәтләрне саклауга зур игътибар бирелә. Марат Әхмәтов балаларның матур итеп шигырь сөйләүләренә, җырлауларына сокланды. Халкыбызга хас кунакчыллык күрсәтеп, җитәкчеләрне Кошман авылының тәмле ризыгы юка, җырлары бе лән каршы алды нәниләр. Уенчык гармун тартып торучы Исламга сокланып карап торганнан соң, Марат абыйсы аңа:”Әнә, гармунчы апаң кебек синең дә чын гармунда уйныйсың килмиме? Синең кебекләргә буш гармун гына тартып утыру килешмәс ул”, – диде. Ислам урынына гармунчы Айгөл апасы җавап бирде:”Бик кызыксынучан малай ул, гармунны ярата”. Нәниләр төркеменә йөрүчеләр дә, зурлар да осталыкларын күрсәтте. Балаларның һәрберсенә татар теленә багышланган сувенирлар да алып килгән Марат абыйлары. Аларга тагын да зуррак бүләк – мультимедиа системасы да вәгъдә итте! Кошман мәктәбендә дә укучылар туган телебез, туган җиребезгә багышланган шигъри күчтәнәчләре белән каршы алдылар. Бөек Тукаебызның “Туган тел”ен җырлаганда, аларга Марат Әхмәтов үзе дә, башка җитәкчеләр дә кушылды. Халкыбызның бай мирасын чагылдырган музей, милли көрәш барышы, чүлмәк ясау буенча мастер-класс караганнан соң, Марат Әхмәтов, Альберт Рәхмәтуллин парламент дәресендә катнашты. Быел дәрес “Татарстан – безнең уртак йорт”. Халыклар бердәмлеге, мәдәни һәм телләр төрлелеге – республиканың уникаль байлыгы” дигән темага багышланды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Розалия Садриева үткәр гән бу дәрестә Марат Әхмәтов та чыгыш ясады. – Кадерле укучылар! Татар теле язмышы белән шөгыльләнә башлагач, проблемаларының эченә тирәнрәк керә барган саен, телебезне үстерү буенча тагын да ныг рак уйлана, борчыла, күп очрашулар үткәрә башладым. Авылыгыздагы балалар бакчасында булган вакытта, инде менә сезнең дәресегезне тыңлап, күңелемә рәхәтлек хисләре алып утырдым, – диде ул. – Кошман кебек авыллар, халкыбыз, шушындый балалар булганда, әле телебез саклана, халкыбызның киләчәге өметле. Шәһәр җирендә татар телен сак лау катлаулырак. Авылларда телебезнең матурлыгы шулай нәфис саклана. Әниегезне ничек яратасыз, ана телен дә шулай яратыгыз. Әнине ярату, аңа булган кадер-хөрмәт, соклану телгә күчәргә тиеш. Татар теле шул дәрәҗәдә үсеш алган һәм камилләшкән, аны яратмыйча мөмкин түгел. Бик күп телләрне белүче галимнәр, филологлар руслар, экспертлардан:“Татар теленнән дә камил тел бармы икән? – дигән фикерне ишеткәнем бар. Сөйләм телен баету өчен Мөхәммәт Мәһдиевны, Фатыйх Хөснине, Наҗар Нәҗмиләрне укырга кирәк. Телегезнең матурлыгын саклыйсыгыз һәм шушы телне камил белүегез белән үзегезне рухи яктан бай итеп тоясыгыз килсә, әдәбиятка да игътибар итегез. Яңа ел көннәрендә Мөхәммәт Мәһдиевның биш романын бер атна эчендә укып чыктым. Аның китабын кулга алгач, өзлексез, туктамыйча, онытылып, йотлыгып укыйсың. Телнең тирәнлегенә, байлыгына инану өчен тагын бер сәбәп булды бу китапларны уку. Мин тел белгече түгел, гомер буе чәчкән-урган кеше. Ә сезгә, укучылар, телебезгә, милләтебезнең традицияләренә тугры булганыгыз өчен рәхмәт. Алга таба да шулай дәвам итегез. Табигатьнең матур почмагына урнашкан Кошман турында да күп мәгълүмат яңгырады бу очрашуда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев