Морат авылының үрнәк гаиләсе
Валентина һәм Константин Кузнецовлар икесенә бергә 70 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Морат авылында туып-үсүчеләр арасында алар укытмаган кеше аздыр, булса да, өлкәнрәкләр генәдер, мөгаен. Валентина Алексеевна балаларны язарга, укырга өйрәткән, белем иленә тәүге адымнарын ясаткан, ә Константин Григорьевич югары классларга тарих фәнен укыткан.
Бүгенге көндә Кузнецовлар гаилә бәхетенә куанып гомер кичерә. Узган ел алар сапфир туйларын билгеләп үткән. Гаилә коруларына 45 ел булган. Бәйрәм табыны артына туганнары, якыннары, дуслары җыелган. Узган елларны хәтердән үткәреп, бу парга сәламәтлек, озын тигез гомер теләгәннәр.
Валентина Алексеевна кечкенәдән үк балаларга белем бирергә хыялланган. Аның күңелендә укытучы һөнәренә мәхәббәтне класс җитәкчесе Мария Чиркова тагын да ныгыткан. Шул рәвешле кырык ел гомер узып та киткән, аның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер язма. Апасы Татьяна шулай ук укытучы булган. Кузнецовларның кызлары да Татьяна исемле. Ул да әнисе кебек, башлангыч класслар укытучысы. Авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлагач, уллары Андрей да мәктәптә эшли башлаган, соңрак шулай да агрономия өлкәсенә күчкән. Икенче кызлары Еленада гына гаилә һөнәренә кызыксыну уянмаган, ул Казанда яши һәм башка өлкәдә хезмәт куя.
Константин Григорьевич мәктәп эшенә 30 ел гомерен багышлаган. Ул авыл советы рәисе дә булган, механизаторлык эшен дә камил белә. Аңа урып-җыю чорында комбайнда туган ягы кырларын иңләргә, уңыш язмышын хәл итәргә туры килгән. Ул хәзер дә эшсез утыра алмый. Өендә – уңган хуҗа, бакча үстерергә ярата. Бакчада ял итү өчен үз куллары белән утыргычлар да ясап куйган. Авыл җирлеге рәисенең Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән чараларда файдалану өчен шундый ук утыргычлар ясау гозерен дә кире какмаган. Кичләрен телевизор карарга, кроссвордлар һәм башка төрле башваткычлар чишәргә ярата, пенсионерлар өчен үткәрелгән спартакиадаларда шахмат ярышларында призлы урыннар яулый һәм медальләр ала. Йөзү һәм теннис ярышларында да катнаша. Кыскасы, лаек¬лы ялда булсалар да, буш вакытлары юк аларның.
– Мин күп балалы гаиләдә үстем, сигез яшемдә әтием гүр иясе булды. Ул инвалид иде. Үз гомерендә дүрт сугышны – беренче бөтендөнья, гражданнар, фин һәм Бөек Ватан сугышларын кичкән. Әнием колхозчы иде, – дип, Константин Григорьевич үткәннәр турында сөйләде. – Тормыш девизым: алда чапмаска, артта калмаска.
– Әлеге гаиләнең авылдашлары алдында абруе зур, Кузнецовлар — үрнәк гаилә, – диде Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева. – Бер тапкыр да Валентина Алексеевнаның тавыш күтәреп сөйләшкәнен ишеткәнем юк, аның белән аралашуы шундый рәхәт. Алар бер-берсен хөрмәт итеп яши. Җәмәгать эшләрендә дә катнашалар. Бер үтенечне дә кире какмыйлар, авылны төзекләндерүдә дә ярдәм итәләр.
– Сез ничек таныштыгыз? – дип сорыйм үзләреннән.
– Башкалар кебек инде, – дип җавап бирә Валентина Алексеевна, – ике ел артымнан йөрде, күкчәчәкләр бүләк итте. Кар-буранда да, яңгыр яуганда да Надеждинодан Морат авылына килә иде. Туебызны рус халкының йолаларына туры китереп үткәрдек. Мине алырга җигүле өч атта килде, авыл советында язылыштык. Бирнәм дә бар иде, Константин минем өчен калым бирде. Хәзер кырда күкчәчәкләрне табармын димә, сөйгән кызы янына күрше авылга җәяү йөрүче егетләр дә юктыр...
– Ул минем тормыш терәгем, – дип, Константин Григорьевич әнә шулай бер җөмлә белән тормыш иптәшенең никадәр кадерле булуын әйтеп бирде.
– Хезмәтегезне нинди бүләкләр белән бәяләделәр?
– Орденнарым да юк. Нобель премиясен дә алмадым, – дип шаяртты гаилә башлыгы.
Ә Валентина Алексеевнага «Хезмәт ветераны» исеме һәм Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе бирелгән. Шулай да, алар өчен иң зур бүләк авылдашларының хөрмәте, балалары һәм оныкларының мәхәббәтедер, мөгаен.
Бу йортта элеккегечә китапның кадере зур. Бу байлыкка оныклары бүләк иткән кул эшләнмәләре, гаиләнең бәхетле мизгелләрен чагылдырган фотосурәтләр дә өстәлә.
Кузнецовлар кебек кешеләр турында Илья Шиш¬лов та язган: «Россия укытучылар белән дан тота, укучылар аңа дан китерә»...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев