Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мөрәленең мөхтәрәм кешесе 90 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте

Без газета битләрендә бөтен район халкына үрнәк итеп куярлык гаиләләр, хезмәт алдынгылары, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре турында еш язабыз.

Мөрәле авылында яшәүче 90 яшьлек Фәрзәнә Тимершина да әнә шундый үрнәк кешеләрнең берсе. Юбилее уңаеннан илебез Президенты Владимир Путинның рәхмәт хатын һәм районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген тапшырырга барган көнне танышып кайттым мин бу көләч йөзле әбекәй белән. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова һәм Мөрәле авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин аңа иң җылы теләкләрен җиткерде.
Ямьле өйнең түренә сый-нигъмәтләр тулы зур өстәл корып куйганнар, димәк, кунаклар күп булачак әле. Килене – авылның хат ташучысы буларак халык абруен яулаган Фирдинә апа кызы Альбина белән иртәдән үк ничек өлгергән диген: берсеннән-берсе тәмле ризыклары да әзер, өйләре дә чип-чиста. Иң матур күлмәген кигән, ап-ак яулыгын бәйләгән Фәрзәнә апаның кәефе яхшы икәнлеге йөзенә чыккан. Тиздән, бик тиздән Яшел Үзәннең Васильевосында яшәүче кызлары Флүрә белән Диләрәсе, Ростов өлкәсенең Волгодонск шәһәреннән Миләүшәсе, Түбән Камадан Гөлнарасы, кияүләре, оныклары кайтып җитәчәк. Апасның Дәвеш авылыннан туганы Рузания апа монда инде. Төп нигездә яшәүче улы Илшат та иртәдән үк капка төбен кардан чистартып куйган. Менә шушы кунак көтү күренеше генә дә бу йортта туган җанлы, ачык йөзле кешеләр яшәвен күрсәтә. Төп нигездә килен усал булса, каенана белән тыныша алмаса, ир хакын хаклап яшәмәсә, мондый табын да булмый, балалар да туган йортка кайтырга атлыгып тормый. Әйе, нәкъ Фатыйма Шәүкәтовна әйтеп узганча, бу яшьтә үз нигезеңдә матур итеп, улың белән киленеңнең, читтәге балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, үз аягыңда йөреп, күзләрең күреп, үз акылыңда булып гомер итеп ятасың икән, моннан да зур бәхет юк инде.
– Дөрес әйтәсең, кызым. 90 яшьтә моннан артык нәрсә кирәк инде? Балаларым шулай әйбәт булганга, озын гомерле булганмындыр инде, җаным, – дип сүзгә кушылды Фәрзәнә апа. – Өйдә рәхәт, вакытында ашыйм, йоклыйм, дигәндәй. Фирдинәгә беркайчан да килен дигәнем юк, гел исеме белән эндәшәм. Эшкә бик уңган, сүз әйтерлегем юк, улым белән алга таба да шулай тигез яшәсеннәр.
Балаларын көткән арада тормыш юлы белән таныштырды Фәрзәнә апа.
– Без гаиләдә җиде бала үстек. Бөек Ватан сугышы башлангач, абый белән әти фронтка китте, икесе дә исән-сау кайтты. Без колхоз эшенә җигелдек, җирен дә эшкәрттек, башкасын да эшләдек. Юлга җәю өчен йорт башына икешәр кубометр таш чыгару планы бар иде, бу эштән дә читтә калмадым. Авыл халкыннан җыелган сөтне Федоровскоега үгез җигеп ташыдым. Берсендә шулай шоссега чыгуга, каршыма бер солдат килүен күрдем. “Кара әле, Ибраһим абый, син ич бу”, дим аңа. Абыемның дусты иде ул. Бераз сөйләшеп бардык та, ул башка атка утырып кайтып китте. Кем уйлаган шул Ибраһимны гомерлек ярым булыр дип. 2005 елга кадәр парлап гомер иттек аның белән. Ул авыл Советында секретарь да булды, Апаста райфода да эшләде, Федоровскоедагы сырхауханәдә завхоз булды. Матур гомер иттек, кеше көлдермәдек, – дип хәтер йомгагын сүтте әби.
Ул арада шау-гөр килеп кияү-кызлары да кайтып төште. Газиз әниләрен чәчәк бәйләмнәренә, бүләкләргә күмделәр, зур гаиләгә җитәрлек итеп махсус торт та ясатканнар. Кочаклашып күрешүләрдән соң, Диләрәсе кулына гармун алып, җыр сузды. Әнкәйләргә мәдхия җырлаган ул җырларның барысы да, әйтерсең лә, Фәрзәнә апага багышланган.
– Әти-әниемә гомерлек рәхмәтле мин. Безне чын кешеләр итеп тәрбияләү өчен барысын да эшләделәр. Җиденче класста укыганда гармунда уйнарга өйрәндем. Өстемә кияргә кышкы пәлтәм юк, булганы искергән, җиңнәре кыска. Миңа пәлтә кирәкми, туңмыйм мин, гармун алып бирегезче, дип үтенепләр сорадым. Шулай берсендә сарык сатып, Яшел Үзән базарына киттеләр. Кайткач, капчыкны бушаталар. Аннан иң элек бауга тезелгән эре сушкилар килеп чыкты, ә аннан соң гармун! Тормышымдагы иң бәхетле көнем булды ул минем. Ә гармун гомерлек юлдашыма әйләнде.
Әңгәмәгә кызы Флүрә кушылды.
– Әниебез бик чиста, тырыш, хәрәкәтчән, ярдәмче булды. Кечкенә чагыбызда безгә күлмәкләргә кадәр үзе тегеп кидерде. Итек тә басты, бәйләде дә. Яшелчәсен дә, мул итеп үстереп, тозлап куя иде. Хәзер дә үзенә нинди дә булса шөгыль таба. Безне үзе кебек итеп тәрбияләгәне өчен мең рәхмәтле без аңа.
Ерак араларны якын итеп, туган авылына кадерле әнисе янына ашкынып кайткан, күчтәнәчкә дип үз бакчасында үскән әстерхан чикләвеген дә күп итеп алган Миләүшәсе дә җылы теләкләрен җиткерде. Теләкләре бер: ун бала табып, шуның бишесен, оныгын югалту ачысын кичергән әниләре исән-сау булсын да, алар үзләрен гел бала итеп тойсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев