Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбычта яшәүче Илһам Хөснетдинов октябрят та, пионер да, комсомол да булган

ВЛКСМ илебез тарихында иң эре яшьләр оешмасы булган. Әлеге оешма яшәгән елларда аның сафларында 200 миллионлап кеше торган. Без агымдагы елның 29 октябрендә 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк яшьләр оешмасының данлы үткәнен барлыйбыз. Яшьләр союзы инде күптән юкка чыкса да, аның турындагы хатирәләр мәңге яши. Комсомол оешмасы тарихы илебез тарихыннан аерылгысыз. Гражданнар сугышы, яшьләрнең Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы, чирәм җирләрне күтәрү, удар комсомол төзелешләре – боларның барысы да комсомоллы еллар.

Яшьлегендә комсомол тормышында кайнаган райондашларыбыз белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Отставкадагы майор, олы яшьтә булуына да карамастан, хәзер дә яшь буынны тәрбияләүдә армый- талмый эш алып баручы Илһам Хөснетдиновның да комсомолда узган данлы юлы бар. 
– Советлар Союзы чорында мәктәпләрнең башлангыч классларында балаларны октябрятлар, урта классларда пионерлар, олырак классларда комсомол оешмаларына кабул итәләр иде. Мин әлеге оешмаларның барысын да үттем. Җиденче класста укыганда, төгәлрәге, 1963 елда комсомол оешмасы сафларына кабул ителдем. Сигезенче класста укыганда мине укучылар комитеты рәисе итеп билгеләп куйдылар. Шул ук вакытта ВЛКСМ комитеты әгъзасы да идем. Бүгенгедәй хәтеремдә, 1964 елның декабрь аенда Тәтеш районының Зур Әтрәч авылыннан район комсомолы конференциясенә делегат булып барган идем. Бу көн кояшлы, аяз, ләкин чатнама салкын иде. Кышкы юлдан җигүле ат чанасында 25 чакрым араны үтәргә тиеш идек. Туңдыра башлагач, чанадан төшеп, ат артыннан йөгереп барганыбыз да хәтердә. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Апас районының Иске Йомралы урта мәктәбендә укыдык. Анда да ВЛКСМ комитеты әгъзасы булдым, – дип яшьлек елларын искә төшерде Илһам ага. – 1967-1970 елларда Оренбург шәһәрендә Һава хөҗүменнән саклау гаскәрләренең хәрби училищесында белем алдым. Икенче курста укыганда Ленин комсомолының 50 еллыгына училищеда һәйкәл төзеделәр. Киләчәк буынга мөрәҗәгать язып, шул һәйкәл нигезенә капсула тыгып калдырганнар иде. Хәзерге вакытта мөрәҗәгать училище музеенда саклана. 1970 елда юлбашчының тууына 100 ел тулу уңаеннан укудагы уңышларым өчен Ленинның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырдылар. Шул ук елда коммунистлар партия­се сафларына кердем. 
1970 елда училищены кызыл дипломга тәмамлаган лейтенант Илһам Хөснетдиновны Германия­гә хәрби хезмәтен дәвам итәргә җибәрәләр. Чит илдә дә ул яшьләр белән тыгыз элемтәдә була, батареянең комсомол секретаре итеп сайлана. Германиядә дүрт ел комсомол секретаре вазифасын башкаргач, аларны Забайкальега күчерәләр. Анда да коммунистлар партиясе оешмасы секретаре итеп билгелиләр. Аның хәтерендә комсомол тормышы шулай сакланган.  
Комсомолда алган активлык пенсиягә чыккач та дәвам итә: Илһам Хөснетдинов районда “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең лидеры. Аның кул астындагы яшь армиячеләр зона, республика буенча үткәрелгән төрле спорт ярыш­ларында уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яулый. Отставкадагы майор яшьләрдә патриотизм, Ватанны ярату кебек олуг хисләр тәрбияләүдә үзеннән лаеклы өлеш кертә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев