Олы Урсактагы яңа күпфункцияле үзәк һәм балалар өчен уен мәйданчыгы ачылу тантанасыннан репортаж
Быелгы елның 8 августы Олы Урсак авылы тарихына вакыйгаларга бай көн булып кереп калыр. Бу көнне биредә инде күптән көтеп алынган күпфункцияле үзәк һәм балалар өчен уен мәйданчыгы ачылды.
Хәзер авыл халкына кышларын салкын, җәйләрен кояш төшми торган элеккеге мәдәният йортын искә төшерергә генә кала. Күптән хыялларында йөрткән өр-яңа мәдәният сарае сафка басты анда. Шатлыкларын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров та килгән иде. Авылларның йөзен үзгәртүдә максатчан эш алып баручы кадерле кунакларны күпереп пешкән Кайбыч икмәге һәм милли ризыгыбыз чәк-чәк белән каршы алдылар. Бәйрәм тантанасына бөтен авыл җыелган диярсең: өлкән һәм урта буын кешеләре дә, яшьләр, мәктәп укучылары, балалар да монда. Музыка яңгырый, Иске Чәчкаб авылыннан килгән фольклор ансамбльгә йөрүчеләр дә иң матур җыр-биюләрен башкарды.
Олы Урсакка ямь биреп торучы күпфункцияле үзәк «Авыл клублары» дип исемләнгән дәүләт программасы буенча төзелгән. Аның өчен республика бюджетыннан 12 миллион сумнан артыграк акча бүлеп бирелгән. Төзүчеләр эшне гыйнвар аенда башлап җибәргән һәм ямьле җәйдә тәмамлаган да. Әлеге үзәк иске мәдәният йорты каршында сафка басты. Анда, элеккеге кебек, мәдәният йорты, авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә, почта урнашкан. Ә клубның иске бинасы 1887 елда мәчет һәм мәдрәсә өчен төзелгән булган.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җирлек халкын чын күңелдән котлады һәм болай диде:
– Безнең республикада тормышка ашырылучы дәүләт программалары нигезендә районыбыз авылларында бик күп яңа объектлар сафка басты. Авыл халкына шундый уңайлы шартлар тудырганы өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, депутатларга тирән рәхмәтлебез. Чыннан да, сездәге элеккеге клубны мәдәният учагы дип әйтеп булмый иде инде. Чөнки ул райондагы иң иске биналарның берсе. Салкын кышларда җыелышлар вакытында өс киеменнән утырдылар. Хәзер әнә нинди матур бина калкып чыкты. Ул халкыбызга озак еллар буена хезмәт итсен! Биредә авыл халкы өчен төрле мәдәни чаралар еш уздырылсын дигән теләктә калам. Сезгә теннис һәм бильярд өстәленә сертификат бүләк итәм, авыл халкының ял сәгатьләре файдалы үтсен. Район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре ел саен Яңа ел алдыннан берәр авылда һәм район үзәгендә концерт куя. Быел сезгә киләчәкбез, үзем дә шушы сәхнәдә җырларга вәгъдә итәм.
Альберт Илгизәрович районда барлык мәктәпләр һәм балалар бакчаларының төзекләндерелүе, тагын бер клуб төзергә кирәклеге, сигезенә ремонт таләп ителүе хакында да әйтеп узды. Район авылларында инде шактый еллар дәвамында төзелешләр алып баручы Фәнис Хәйруллин җитәкчелегендәге коллективка тирән рәхмәтен белдерде.
Депутатлар Илдар Гыйльметдинов белән Илшат Гафуров та котлау сүзләренә кушылды. Аларның да теләкләре бер: миллионнарга төшереп төзелгән бу бина авыл халкының яраткан урынына әйләнсен, ишекләре һәрчак ачык булсын, төрле чаралар узсын. Республиканың традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры урынбасары Гали Габдрахманов та, бүләген тапшырып, теләкләрен җиткерде.
– Әлеге күпфункцияле үзәктә һәрвакыт иҗат рухы яшәсен. «Авыл клублары» дәүләт программасы буенча республикада 250дән артык мәдәният объекты сафка басты. Кайбыч районында мәдәниятне үстерүгә зур урын бирелә. «Түгәрәк уен», «Уйнагыз, гармуннар!» кебек республика чараларында да актив катнашасыз. Район мәдәният йортында да төрле бәйге-фестивальләр еш уза.
Авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган ветеран-укытучы Фәһим Гыйниятуллин җитәкчеләргә эчкерсез рәхмәтләрен җиткерде.Мәдәният йорты методисты Рузия Тимершина да хезмәт шартларының яхшыруына сөенә.
– Без бу көнне зарыгып көттек. Олы Урсак авылы халкы мондый бүләккә лаек, бездә уңган-булган кешеләр яши, – диде ул.
Ә Алсу Зарифуллина Олы Урсакка Мәскәүдән улы белән кайткан, бәйрәмгә дә бергә килгәннәр.
– Авылыма еш кайтырга тырышам. Сабан туе вакытында да монда идем. Бала чагымнан ук җырларга яратам. Авылда төзелешләр дәвам итә икән, димәк, ул яши. Яшьләр авылны ташлап читкә китмәсен иде. Әлеге үзәк – авыл бизәге, – диде ул.
Яшел Үзән шәһәрендәге көллияттә белем алучы Айнур Җәләлиев һәм туганнарына кунакка кайткан Инсаф Газиев та Алсу ханымның фикерен куәтләде. «Ял көннәрендә авылга кайткач, кич чыгабыз, бильярд уйныйбыз, дискотекалар оештырыла. Яшьләр күп булгач, күңеллерәк шул. Бу яңа бина безгә зур бүләк», – диде Айнур.
Яңа төзелгән мәйданда балалар рәхәтләнеп уйный. Авылда сабыйлар ешрак тусын да, демографик хәл яхшырсын, яңа гаиләләр барлыкка килсен! Бу көнне бай тарихлы Олы Урсакта Авыл көне дә узды. Татар эстрадасының танылган җырчылары Динә һәм Рафаэль Латыйповлар белән бергә рәхәтләнеп күңел ачты авыл халкы. Төрле уеннарда актив катнаштылар, табаларда коймак пеште. Сабантуй кебек Авыл көне дә ел саен әнә шулай гөрләп узсын монда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев