Октябрьнең соңгы көннәренең берсендә эштән кайтып, чәй куярга дип кранны ачсам, су юк. Мондый хәлнең күптән булганы юк иде инде, шуңа да гаҗәпләнеп куйдым. Краннан су даими агып торгач, аны запаска бидоннарга тутырып кую турында уйлап та караганыбыз юк. Инде нишләргә икән дип аптырап, күршеләргә шалтыратырга булдым. Урамыбызга чишмә суы...
Өйдә суның ник юклыгын төгәлрәк белү максаты белән торак-коммуналь хуҗалыгына шалтыратырга булдым. Анда эшләүченең җавабыннан канәгать калдым: суүткәргеч трассасында эш бара икән. Ә икенче көнне кич белән краннан килгән суның тәме бөтенләй башка иде, чыннан да, чишмә суы килгән бит өебезгә! Бу тәмле суны менә ике атналап инде яңа чәйнектә кайнатабыз. Чишмә суы йомшак, чәй дә куе булып яхшы чыга. Күршебездәге туксанга якынлашып килүче Фәүзия апа Батталовага да бу яңалык турында шалтыратып әйттем. Әй, сөенде дә инде!
- Моңа кадәр краннан аккан суны кирәк яракка гына тота идем. Ә аш-су өчен аны туганым Ринат Галиев якындагы чишмәдән ташыды.Үзенең дә аяклары авырта, әмма, һава торышының нинди булуына да карамастан, ул мине беркайчан да сусыз калдырмады. Даими рәвештә шулай кайгыртып торганы өчен аңа да, гаиләсенә дә рәхмәтем зур. Хәзер Ринатны борчыйсы юк инде, краннан шундый ук тәмле су ага башлады.
Безнең тирәдәрәк яшәүче Разыя апа Сәгъдиевага да тиздән сиксән яшь тула. Эшкә бару юлында Сабантуй паркындагы каеннар үсеп утыручы аллея янәшәсендәге чишмәдән тулы чиләкләрен күтәреп кайтып килүен очратканым бар аның. Тәмле суның өйдә булуы нәкъ менә Разыя апа кебек өлкәннәргә кирәк.
Олы Кайбыч мәктәбе укучыларын да көзге каникуллардан соң сюрприз көтә иде: ашханәләренә дә чишмә суы килде. Бу суның тәмле булуы өстенә сәламәтлек өчен дә файдалы икәнлеген аңлатып тору өчен дипломлы табиб булырга кирәкми. Мәктәп директоры Алия Биккулова әйтеп узганча, чишмә суының тәме аеруча чәй эчкәндә сизелә, элеккеге кебек бернинди дә ят тәм юк.
Олы Кайбыч - чишмә-кизләүләргә бай төбәк. Авылыбыз буйлап агучы Бәрле елгасының уң ягында гына да әллә ничә кизләү бар. Борынгы бабаларыбызның шушы урыннарга урнашуы бер дә юкка түгел, чөнки судан башка яшәеш юк. Безнең төбәккә күченеп утыручылар, чыннан да, ялгышмаган: аның елгасы, челтерәп агучы саф сулы чишмәләре бар. Еллар узган саен елганың сул ягында да яңа йортлар калкып чыга башлый. Анда яшәүчеләргә сулыклар да ерагая. Шуңа да капка төбендә коелар казый башлаганнар, аларны бөтен авыл белән бергә караганнар. Эчәр суга чишмәгә йөрүләрен дәвам иткәннәр, чөнки кое суы каты, аш-су әзерләү өчен яраксыз булган. Ул суның составында Менделеев таблицасының бөтен матдәләре дә булуын яхшы беләбез инде хәзер. Чишмә суына Афанасьевка, Кече Кайбыч, хәтта Бәрлебашына кадәр йөргәннәр. Хәзерге заман кешеләренә суның сыйфатсыз булуы аеруча күп кыенлыклар тудыра. Чөнки автомат кер юу машиналары, электр белән су җылыту приборлары тиз сафтан чыга, кер тиешенчә юылмый,сантехникага, чәйнеккә юшкын утыра. Бу мәңге шулай дәвам итәр кебек тоелган иде инде безгә. Әмма бәхететебез бар икән әле, узган ел мәсьәлә чишелешен тапты. Безгә ярдәмгә үзара салым программасы килде. Нәкъ менә шушы программа буенча район үзәгендә яшәүчеләрнең бер өлешен кизләү суы белән тәэмин итәргә мөмкинлек туды. Өйләренә һаман да сыйфатсыз су килүчеләр аларга ак көнләшү белән карады. Шуңа да былтыр гыйнвар аенда узган халык җыенында авылга тулысынча кизләү суы җибәрү мәсьәләсен күтәрделәр. Шушы кыска гына вакыт эчендә авылның яртысы хәзер тәмле чишмә суын эчә.
Үзара салым программасының җирлек әһәмиятендәге проблемаларны хәл итүдә роле зур булуы турында безгә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та сөйләде.
- Олы Кайбычта өйләргә чишмә суы җибәрүгә үзара салым акчасыннан бер миллион сум акча бүлеп бирелде, - диде ул. - Ул акчаның биштән бер өлеше авыл халкыннан җыелды, биштән дүрте дәүләт тарафыннан финансланды. Эшне Казан шәһәрендәге «Азамат» җәмгыяте эшчеләре башкарды. Бу җәмгыятьнең җитәкчесе Кошман авылында туып-үскән якташыбыз Габделхак Садыйков. Төзелеш объекты бөтен кагыйдәләр буенча конкурска куелды, бу подрядчик дәүләт сатып алуларында тендер отты. Төзүчеләр җир асты суларын өскә чыгару буенча инженер-техник чараларны һәм бүтән эшләрне башкарды. Былтыр кизләү суының беренче линиясе җибәрелде. Ул Кече Кайбыч ягыннан Олы Кайбычка кергән урамнан элеккеге сельпога кадәрге өлешне үз эченә ала. Икенчесе быел октябрьдә сельпо чокырыннан элеккеге универмаг янына, шулай ук Елга аръягы урамына җибәрелде. Су белән тәэмин итү корылмалары төзү бик кыйммәткә төшә. Подрядчиклар экономия режимында эшләде, якташыбыз үзе дә спонсорлык ярдәме күрсәтте. Икенче елга Олы Кайбычта яшәүчеләрне чишмә суы белән тәэмин итүне башка программалар ярдәмендә дәвам итәчәкбез.
Әңгәмәбезгә Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин да кушылды.
- Чишмә суы торбалар аша махсус урнаштырылган резервуарларга җыела. Насостан су торбаларга куыла һәм шул су безнең өйләргә килә. Чишмәдәге су секундына бер литр исәбеннән керә, - диде ул.
Рәмис Сафин алдагы көнне безгә авыл халкын чишмә суы белән тәэмин итүче ике объектны да күрсәтте, кизләүләрне дә карап чыктык. Шушы авылда туып-үссәм дә, бездә чишмәләрнең шулкадәр күп булуын белми идем әле. Шуңа да үзенә күрә ачыш та ясадым. Эшмәкәр Сөләйман Гафиятуллин төзекләндергән чишмәне дә күрдем. Аның яныннан алга таба үтеп булмый, дым күп булганлыктан, сазлык барлыкка килгән. Бизәкләп, матур итеп төзелгән корылма эчендәге Канәфер чишмәсенең суын да халык яратып эчә. Суы полиэтилен торба аша елганың сул ягына да ага. Чишмә янына ук барып җитә алмаганнар суны шуннан гына ала. Авылыбызда яшәүче Рөстәм Гыйсмәтуллин торбаны елганың сул ягыннан Бакча урамына чыгару турында уйлана. Бөтен эшләрне дә үз исәбенә башкарачак. Арабызда шундый игелекле кешеләр булуы барыбыз өчен дә үрнәк ул.
Район үзәгендә, су кертү белән беррәттән, үзара салым акчасына балалар өчен биш мәйданчык та төзелде. Бу эшләрнең барысы да авыл халкының яшәү шартларын яхшырту, киләчәгебезне күздә тотып башкарыла. 19 ноябрьдә районыбызның барлык авыл җирлекләрендә дә үзара салым буенча референдум кабат узачак. Җирле үзидарәләрне өстәмә финанслау буенча дәүләт программасы нигезендә үзара салым өчен халыктан җыелган һәр сум акчаны дәүләт тагын дүрт тапкырга арттыра. Бу мөмкинлекне һич кенә дә кулдан ычкындырырга ярамый. Шуңа да, сайлау участокларына килеп, үзара салымны яклап тавыш бирергә кирәк.
Фирәдә Сайранова
Нет комментариев