Камил акыл һәм яхшы хәтер белән 90 яшькә җитү һәркемгә дә бирелми ул. Димәк, мондый кешеләр, намус белән эшләп, үрнәк булырлык итеп гомер кичергән. Олы Кайбычта яшәүче Фәүзия Батталовага Россия Президентының юбилей уңаеннан җибәрелгән котлау открыткасын тапшырып, Альберт Рәхмәтуллин әнә шулай диде.
Яхшылык онытылмый
- Сез, район һәм республика үсеше өчен хезмәт куеп, лаеклы гомер юлын кичкәнсез. Ул юлда авырлыклар да аз булмагандыр. Үсеп килүче яшь буын, яшьләр өчен үрнәк сез. Ныклы сәламәтлек телим, якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәгез, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, юбилярны күркәм бәйрәме уңаеннанкотлап һәм открытка белән истәлекле бүләк тапшырып.
Альберт Илгизәрович аның хәл-әхвәлләрен дә белеште, ярдәм кирәк түгелме, дип сорады. Фәүзия апа үзенә күрсәтелгән игътибар һәм моннан күп еллар элек, 2000 елда ук көнкүреш проблемасын хәл итүдә күрсәткән ярдәме өчен район башлыгына рәхмәт әйтте. Альберт Рәхмәтуллин ветеринария берләшмәсе начальнигы булып эшләгән вакытта булган ул вакыйганы хәтерләми дә инде, ә игелекле гамәле өлкән яшьтәге апаның күңеленә гомерлеккә уелып калган. Унҗиде елдан соң узган очрашуда ул район башлыгына изге теләкләрен юллап, уңышлар теләде. Җылы әңгәмә барышында шаяртулар да, уен-көлке дә күп булды. Олы яшьтә булуына карамастан, Фәүзия апа юмор хисен югалтмаган.
Яшел Үзәннән дә кайтканнар
Бу көнне Фәүзия апаның өендә кунаклар күп булды. Башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Дания Бәдертдинова һәм авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин да аны гомер бәйрәме белән котлады. Телефон тынып тормады, юбилярга Салтыйганнан, Олы Кайбычтан да шалтыраттылар, хәтта Дагыстаннан 101 яшьлек туган апасы да тәбрикләде. Бәйрәмчә әзерләнгән табын артына туганнары, якыннары җыелды. Хәзер инде мәрхүмә булган апасы Сатирә Галиеваның балалары: Яшел Үзәндә яшәүче Рузалия, аның тормыш иптәше Фәрит, киленнәре Эльвира да кайткан. Тормыш иптәше Сания һәм уллары Рамил белән Ринат килгән. Алар бәйрәм мохите тудыру өчен бар көчен куйган: мул итеп табын корган, өйдә иркен, җылы, рәхәт, тәмле бәлеш исе таралган. Яшел Үзәннән юбилярның апасының Илдар һәм Илһам исемле оныклары да монда. Барысы да Фәүзия апага чын күңелдән бүләк сайлаган.
«Бөтенесе дә үземнеке»
- Минем турыда, балалары юк дип, кем дә булса әйтә аламы инде, я? - диде Фәүзия Батталова һәм үзе үк җавап та бирде. - Алар барысы да минекеләр, үземне ялгыз хис итмим. Моның кадәр игътибар һәм хөрмәтне башка кешеләр үз балаларыннан да күрмидер.
Чыннан да, Ринат абый белән Сания апа көн дә аның хәлен белешә, хуҗалык эшләрендә ярдәм итә, үзләренә мунчага алып бара. Кышын карын көриләр, бакчасын карыйлар, башка эшләрдә булышалар. Узган көз су чишмәдән килә башлаганчыга кадәр алар Фәүзия апага аны үзләре ташыды. Дәваланырга кирәк булса, сырхауханәгә дә алып баралар. Рузалия белән Фәрит тә шәһәрдән еш кайтып булыша. Азык-төлек, кирәк-ярагын алып кайталар, өен юалар, чистарталар, буйыйлар. Туганнары ярдәмендә Фәүзия Шәйхаттар кызының тормыш-көнкүреш шартлары да тамырдан үзгәрде: уртак тырышлык белән су керттеләр, мичен ремонтладылар, автомат кер юу машинасы алдылар, сантехника урнаштырдылар, су чыгу юлы да ясалды, хәзер барлык уңайлыклар да өйдә. Күршеләре дә булыша, дуслары килә. Өлкән яшьтәге апаның рәхмәтен әйтеп һәм язып кына бетерерлек түгел. Еллар узган саен, саулык та үзгәрә, яшь чагындагы кебек түгел бит.
«Әтиебезне уполномоченный коткарды»
Фәүзия апа - Гайникамал белән Шәйхаттар Батталовларның кече кызы. Ике апасыннан тыш, Галимҗан исемле абыйсы да булган. Тырыш, эш сөючән бу гаилә җитеш тормышта яши, артык мохтаҗлык кичермәгән. Шуңа да Шәйхаттар абыйның колхозга керәсе килмәгәндер инде. Ул вакытта аның Борһан исемле абыйсы күмәк хуҗалыкта бригадир була. 1933 елны Шәйхаттар абыйны аздан гына төрмәгә япмый калалар. Моның нәрсә белән тәмамланачагын күз алдына да китереп булмый, куркыныч еллар була ул вакытлар. «Әтине алып киткәннәрен хәтерлим. Ул идәнгә утырып аяк киемен киде, күзләрендә яшь иде. Әни аңа җылырак итеп киенергә кушты. Бәхеткә, сельсоветта бер төн кунганнан соң, өйгә кайтты. Казаннан килгән уполномоченный аны кире борган. Әлеге уполномоченный колхозга кермәүчеләрне тикшерү өчен Кайбычка җибәрелгән иде. Ул, әтине аклый торган хат язып, гомерен коткарып калды. Алар, әни белән икәүләп, икенче көнне үк колхозга керде», - дип искә алды Фәүзия апа.
Кызыл төстәге бәздән тегелгән чүпрәк сумка белән укырга йөргәнен яхшы хәтерли ул. Дәфтәрләр булмаган, шуңа күрә карандаштан үзләре ясаган каләмнәр белән иске китаплардагы юллар араларына язганнар. 1942 елда Галимҗан абыйны фронтка алалар, ул аннан кире кайтмый. Ике елдан, сигез классны тәмамлаганнан соң, яшь кыз «Торгплодовощ»ка бухгалтер булып урнаша. Унике классташның җидесен фронтка алалар.
- Кече Кайбычта завод бар иде, анда 50 кеше эшләде. Фронтка озату өчен бәрәңге һәм башка яшелчәләр киптерделәр. Унлап кеше, икәү-икәү булып, атнасына ике тапкыр, 50 килолы агач тартмалар төягән авыр арбалар тартып, җәяүләп Свияжскига бара иде. Сәфәр икешәр көнгә сузыла, шунда төн кунып, кире кайта идек. Анда мин дә бара идем, товар кабул иттем һәм тапшырдым. Шул рәвешле 1947 елга кадәр эшләдем, - диде ул. Фәүзия апа ТАССР үсеше өчен зур өлеш кертә.
Аның холкы шундый
Сигез ел буена райкомның партия кабинетында эшләр башкаручы, биш ел башкарма комитетта архив мөдире булып эшли ул. 1970 елда Казанга китә һәм кибеткә сатучы булып урнаша. Күз ачып йомган арада дүрт ел вакыт узып китә. Шул арада берсе артыннан икенчесе бәхетсезлек килә: Яңа ел бәйрәме алдыннан туган йорты янып күмергә әйләнә, бер елдан соң апасының улы вафат була. Туганына булышу өчен Фәүзия апага авылга кайтырга туры килә. Язмыш шулай куша. Язмам герое кайда гына эшләмәсен, гел алдынгы була.Холкы шундый: гел беренче һәм иң яхшысы булырга! Госстрахта иминиятләштерү агенты булып эшләп, планны гел арттырып үти, шуңа да квартал саен премия белән бүләклиләр. Мактау кәгазьләре дә күп. Берсендә хәтта күлмәк тә бүләк итәләр. Лаеклы ялга да шуннан китә Фәүзия апа. Үзе әйтүенчә, ул заман өчен бик зур булган 112 сум пенсия белән.
Тормышны яратуы һәм күтәренке рухка ия булуы белән Фәүзия апа яшьләргә чын үрнәк. Тыл хезмәтчәне белән саубуллашып, район башлыгы Фәүзия апаны 95 яшьлек юбилее белән дә котларга вәгъдә итте. Ә аннан соң инде 100 яшькә дә күп калмый.
Фирәдә Сайранова,
автор фотосы
Нет комментариев