Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Тәрбит уңганы “Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык” номинациясендә җиңү яулады һәм акчалата бүләк белән дипломга лаек булды

Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү - республикабызда бүгенге көннең иң мөһим бурычларының берсе. Районыбызда соңгы елларда авыл җирлекләрендә фермер хуҗалыкларын үстерү юнәлешендә шактый эш башкарылган. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина әйтүенчә, районда хәзерге вакытка 168 шәхси эшмәкәр теркәлгән, шуларның 133е...

Кайбыч уңганнарының берсе - Олы Тәрбит авылында яшәүче Владимир Исаев республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык" номинациясендә җиңү яулады һәм Тәтеш шәһәрендә үткән зона киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовлар кулыннан диплом белән акчалата бүләк алды.
Элеккеге "Гөбенә" агрофирмасында агроном булып эшләп йөргән җиреннән үз эшен башлап җибәргән ул. 2005 елдан бирле инде күңеленә якын булган шөгыль - шәхси ярдәмче хуҗалыгында терлек асрау белән шөгыльләнә.
- Ул елны яңа өй өлгертеп, төп нигездән аерылып чыккан гына идек әле. Ике сыерыбыз, ике бозавыбыз бар иде. 2007 елда сыерлар санын биш башка җиткердем. Ул вакытта бер килограмм сөтнең бәясе 7 сум гына булса да, сөт тапшырудан ай саен 15 мең сум табыш алдым. Шул елда пай өлешебезгә тиешле дүрт гектар җирне рәсмиләштердем. Тормыш иптәшем Гөлнара белән киңәшеп, мөгезле эре терлек симертү буенча да үзебезне сынап карарга булдык. 2008 елда биш сыер янына ун баш үгез алып кайттык. Аларны симерткән акчага җиңел машина, "МТЗ-82" тракторы сатып алдым. Пайчылар белән сөйләшеп, арендага алганнары белән җир участогымны 25 гектарга җиткердем. Анда арпа чәчәм, күпьеллык үлән үсә. Рәхмәт, дәүләт тә ярдәм итте, биш сыер сатып алу чыгымнарын кап­лау өчен 15әр мең сумнан субсидия, мини-ферма төзергә 200 мең сум акча бирделәр. 2013 елга кадәр сыерлар белән бергә үгезләр дә симерттек. Ул вакытта 7 баш сыер, 2 танабыз бар иде. Хәзерге вакытта 25 баш мөгезле эре терлегебез бар, шуларның 11е сыерлар, 2 баш буаз тана, калганнары үгезләр белән бозаулар. Киләчәктә, сарайны тагын да зурайтып, сыерларның баш санын 25кә җиткерергә исәп. Үз эшемнән кала, авыл халкына да печән алып кайтырга, бакчаларын сөрергә, тирес түгәргә ярдәм итәм. Кирәк чакта алар да миңа ярдәм итә. Шәхси эшмәкәр Рафаэль Щукинга сенаж салырга булыштым. Моның өчен ул миңа аена ике трактор арбасы сенаж бирә, икебезгә дә отышлы. Сөт җитештерүне файдалы дип саныйм, чөнки җәй айларында шактый яхшы табыш алабыз, ит тә сатабыз. Бүгенге көндә сөтне ике көн саен җыялар, без 160 килограмм сөтне Владислав Леонтьевка тапшырабыз. Ул аена ике тапкыр исәп-хисап ясап бара. Сыерларны ике савым аппараты белән савабыз. Аның берсен алуда район җитәкчелеге ярдәм иткән иде, аларга да рәхмәт, төрле яклап ярдәм итәләр, - диде Владимир Исаев эшчәнлеге, киләчәккә планнары белән таныштырып.
- Владимир Петровичны авылда барысы да хөрмәт итә. Чөнки кем генә ярдәм сорап килсә дә, берәүне дә кире борганы юк, үз эше торып торса да, кешегә ярдәм итә. Гаиләләре белән бик тырыш кешеләр алар, - диде аның турында авылдашы Валерий Кисапов.
Тормыш иптәше Гөлнара иминиятләштерү агенты булып эшли. Олы кызлары Юлия Яшел Үзән шәһәрендә үз гаиләсе белән яши, уллары Макарга ике яшь. Икенче кызлары Диана чыгарылыш класс укучысы, Никиталары 6 класста укый. Төпчекләре Ульяна балалар бакчасына йөри.
- Хуҗалыктагы барлык эшләрне тормыш иптәшем Гөлнара, балалар белән бергә башкарабыз. Язын чәчүне дә үз көчебез белән чәчтек, чәчкечне арендага алып торам, сука, культиватор, ургыч, печән җыйгычыбыз бар. Авылдагы су башнясында халыкка су җитмәгәч, сарай төзегәнче скважина бораулатып калдырдык. Хәзер малларга суны сарайда гына агызабыз, анысы җайлы. Эшебез җайга салынган, - диде фермер.
Районыбыз авылларында тырыш, уңган-булган кешеләр яши. Алар үзләренең хуҗалыкларында сөтчелек, ит җитештерү, җиләк-җимеш, яшелчә үстерү, кошчылык белән шөгыльләнә. Кыс­касы, үз көннәрен үзләре күрәләр. Дәүләт ягыннан төрле яклап ярдәм итеп торганда, нигә файдасын күреп калмаска? Авылда эш юк, акча җиткереп булмый дип зарланучыларга Владимир кебек уңганнардан үрнәк алырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Тәрбит уңганы “Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык” номинациясендә җиңү яулады һәм акчалата бүләк белә...