Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Тәрбиттә яшәүче Петр Кисапов баянда да оста уйный, машина да йөртә

"Баянда да оста уйный, машина да йөртә, кулыннан килмәгән бер генә эше дә юк", - ди аның турында авылдашлары. Газета укучыларыбыз арасында, бәлки, гаҗәп икән, андый уңганнар безнең арада болай да күп", - дип уйлаучылар да табылыр. Сүз дә юк, Кайбычта уңганнар күп. Әмма бу очракта сүз физик мөмкинлекләре чикле...

Сәламәтлеге нәтиҗәсендә физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрнең кайберләрен бөтенләй күрмибез, чөнки араларында гел урын өстендә генә ятучылары да, өйдән чыгып йөрергә хәле булмау­чылары да бар. Үз аягында урамда йөрүчеләре, теләгән җиренә бара алучылары - иң бәхетлеләредер, мөгаен. Һәр хәрәкәтнең ни дәрәҗәдә авыр бирелүен алар үзләре генә аңлыйдыр. Район үзәгеннән иң ерак урнашкан авылларның берсе булган Олы Тәрбиттә яшәүче Петр Кисапов та әнә шундыйларның берсе.Шушы авылдагы «Карлыгач» балалар бакчасының музыка җитәкчесе булып пенсиягә чыгуыннан без хәбәрдар идек инде, шуңа да аның белән очрашуны нәниләр янында билгеләргә булдык. Сөйләшенгән вакытка капка төбенә зәңгәр төстәге "Калина" машинасы килеп туктады һәм аннан култык таякларына таянган Петр Николаевич төште. Игелекле, тыйнак кеше булуы йөзенә язылып куелган диярсең. Бакча мөдире Гөлназ Гыйбадиева да аның авылның хөрмәтле кешесе булуы турында кат-кат әйтте. Балалар бакчасына килеп керүгә, нәниләр сырып алды үзен. Димәк, Петя абыйларын онытмаганнар, яраталар, сагыналар. Кулындагы баянының төймәләренә басып карыйлар, нидер сөйлиләр, уенчыкларын күрсәтәләр. Самими балалар эчкерсез, чиста күңелле, яхшы кешеләрне тиз абайлап ала ул, шуңа да аңа тартылалар, оялулары да юкка чыга. Ә инде ул баянда уйный башлагач, җырларга керештеләр. Аңа беренче гармунны нәкъ менә шушы балалар кебек чагында бүләк иткәннәр. Әтисенең олы абыйсы үзенә яңаны сатып алган да, искесен гармун артыннан чак кына күренеп торган энекәшенә бүләк иткән. Гармун шушы баланың алдагы тормышында мөһим урын алыр дип уйлап та карамагандыр ул, бәлки. Петр Кисаповны музыка коралында уйнарга берәү дә өйрәтмәгән, бу -табигатьтән бирелгән сәләт.
Ул, сау-сәламәт бала булып, колхозчы Зоя һәм Николай Кисаповлар гаиләсендә дөньяга килгән. Әмма бала чагында куркыныч йогышлы авыру - полиомиелит белән чирләгән. Аны дәвалыйлар, ләкин мәкерле авыру үзенекен итә - малайның бер аягын параличлана. Әле ярый икенче аягына зыян килми, хәзер шуның белән хәрәкәтләнә.
- Әтием балта остасы иде. Кечкенә чагымда миңа тәгәрмәчле бәләкәй арба ясап бирде дә, шуны этеп, яшьтәшләрем янына урамга чыга идем. Гөбенә елгасы буеннан кайтып та кермәдек, - диде әңгәмәдәшем. - Кышын мәктәпкә мәктәпкә чана белән илтеп куялар иде, җәен таяк­ка таянып үзем йөрдем. Башлангыч мәктәпнең дүрт классын тәмамлагач, башка балалар кебек, күрше Чүти авылына йөри алмадым, чөнки аякларым тыңламый. Әти-әнием минем алга таба да белем алуым өчен тырышты, шуңа да Мәгариф министрлыгына хат яздылар. Алар ярдәме белән мине Казан шәһәренең унынчы интернат-мәктәбенә урнаштырдылар. Анда республиканың бик күп районнарыннан балалар укый иде. Баянда оста уйнаучылары да бар, мин дә алардан күреп өйрәндем. Яллар, каникуллар җиткәч, туган авылыма кайттым, мине алырга әти-әни үзләре килә иде. Унынчы классны тәмамлагач, Казан авиация институтына радио­техника белгечлеге буенча укырга кердем. 3-4 курсларга җиткәч, бу һөнәрнең минеке түгеллеген аңладым. Удмуртия­нең Сарапул шәһәрендә бухгалтерлар курсларында укыдым. Аны уңышлы тәмамлап кайткач, авыл клубында эшли башладым. 1983-2003 елга кадәр шунда эшләдем, аннан соң унөч ел буена балалар бакчасында музыка җитәкчесе булдым.
Әңгәмәбезгә балалар бакчасы мөдире Гөлназ Гыйбадиева да кушылды.
- Петр Николаевич, лаек­лы ялда булуына карамастан, балалар бакчасына еш килә, аңа балалар да, олылар да бик шат. Бездә генә түгел, мәктәптә, авыл клубындагы бер генә чара да аннан башка үтми, - диде ул. Интернат-мәктәптә машина йөртүче һөнәрен дә үзләштерүе аңа еллар үткәч кирәк була. Петр Николаевич, имтиханны уңышлы тапшырып, автомобиль йөртүче таныклыгы ала. 1985 елда дәүләт ярдәме белән бирелгән беренче машинасында йөри башлый, өченчесен алганда да хөкүмәтебез булыша. Аннан соң әле тагын биш автомобиль алыштыра ул. Шулай итеп, икенче группа инвалид үзенең тормышын җиңеләйтә, мөмкинлекләрен киңәйтә, башка кешеләр ярдәменә бәйле булмый. Киресенчә, авылдашлары үзләре ярдәм сорап килә аңа. Район үзәгенә, күрше авылга барырга, маршрут автобусын каршы алырга кирәк булса, аның ишеген шакыйлар. Берәүгә дә каршы килми ул, ярдәменнән калдырмый. Хәзер аның автомобиль йөртүче стажы 32 ел! Үз машинасы булгач, Казандагы классташлары белән дә ел саен очрашуга бару мөмкинлеген таба. Классташларының күбесе хәрбиләр икән, гел ресторанда очрашалар, социаль челтәрдә дә аралашалар. Ялгызы гына гомер кичерүче Петр Кисаповның яшәү рәвеше физик мөмкинлекләрнең чикле булмавын күрсәтә.
Фирәдә Сайранова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Тәрбиттә яшәүче Петр Кисапов баянда да оста уйный, машина да йөртә