Авыл кешесенең шәһәр халкыннан аермалы уңай ягы бар - ул җир участогына һәм шәхси хуҗалыкка ия. Сала халкы элек-электән бакча үстергән, абзар тутырып терлек асраган, үзеннән артканын сатып, гаилә бюджетын тулыландырган. Хәзер исә авыл җирендә яшәп тә, ит белән сөтне кибеттән сатып алучылар аз түгел. Шулай да, дәүләтнең сизелерлек ярдәм...
Зөбәрҗәт һәм Рифат Сираевлар - икесе дә лаеклы ялда, өч оныкларына дәү әни һәм дәү әти дә әле алар. Уллары Алмаз белән Илназ, кызлары Гөлназның да үз тормышы, алар шәһәрдә яши. Шулай да, балаларыбыз урнашкан, без инде пенсиядә дип, эшсез тормыйлар. Абзар тутырып терлек асрыйлар, 80 оя умарталары бар. Без барганда да мал-туарлары янында кайнаша иде алар. 32 баш мөгезле эре терлекне ашатып, эчертеп, асларын җыештыру шактый вакыт һәм көч сорый шул.
- Без беркайчан да терлексез тормадык, икедән дә ким сыер асраганыбыз булмады. Унтугыз гектар җиребез бар. Берничә ел элек сарык үрчеттек. Аларның баш саны йөзгә җиткәч, барысын да саттык һәм трактор алдык, - диде Рифат абый. - Җире бар, продукциясен нишләтергә дип уйлаштык та, печән саткан акчага бозаулар алдык. Өч ел элек әнә шулай күпләп мөгезле эре терлек асрый башладык.
Сираевлар терлек азыгын да үзләре әзерли. Чөгендер түбен генә (жом) сатып алганнар, печәнен дә, игенен дә үз җирләрендә үстерәләр. Моның өчен кирәкле барлык тагылма агрегатлары да бар аларның. Игенне җыеп алу өчен комбайнны гына яллыйлар. Бу тырыш гаиләнең сөтлебикәләре җәй буе көтүдә йөри, аларны электр көтүчесе көтә. Сауганда исә аппарат ярдәмгә килә.
- Машина белән сыер саву аппаратларының берсен ике ел элек Сабантуйда район бирде, ул чагында өч сыерыбыз бар иде, икенчесен үзебез алдык. Корноуховодагы сөт кабул итү пунктына көн саен 90 литр сөт тапшырабыз, үзләре килеп алалар, бик җайлы, - диде Зөбәрҗәт апа.
Сираевларның терлекләре көндез ачык һавада йөри, кич белән абзарга кертәләр. Күптән түгел генә үз көчләре белән сарай төзегәннәр. Анда сыерларның барысы да сыеп бетә. Таш баганалар утыртканнар, стенасы һәм түбәсе профнастилдан эшләнгән, идәненә бетон плитәләр җәелгән аның. Сөт үткәргечләргә кадәр бар, нәкъ фермадагыча.
- Шулай бервакыт җәй көне Сираевларга килергә туры килде. Рифат абый белән Зөбәрҗәт апа икәүләшеп шушы сарайны төзү белән мәшгуль иде. Шундый зур бинаны үзләре генә диярлек эшләп чыкты алар, ялларда балалары кайтып булышты. Әнә шулай җир җимертеп эшләүче тырыш кешеләр алар Сираевлар, -диде Эльвира Заһидуллина.
- Мал асрарга теләүчегә бернинди дә чикләүләр юк бит. Киресенчә, хөкүмәт фермерларга, эшкуарларга ярдәм итәргә генә тора, - диде Рифат абый. - Премия алырмын дип көтмәгән дә, уйламаган да идем. Район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт. Болай булгач, терлекләрне киметәсе килми, хәлдән килгәнчә тырышасы иде. Бүләкләү тантанасында да шәһәрне авыл яшәтә дип әйттеләр, хак сүзләр.
Рифат абый белән Зөбәрҗәт апа кебек уңганнар кул кушырып утыруны белми. Шуңа күрә дә тормышлары җитеш, өстәлләре сыйлы аларның.
Ләйсән Саттарова,
автор фотосы
Нет комментариев