Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хуҗалыкларда печән хәзерләү барышы белән танышты

Кайбыч хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә.

Район башлыгы хуҗалыкларга авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов, ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев белән берлектә барды. Алар фермаларда эш барышы белән дә таныштылар.
“Алтын кырлар” агрофирмасының Надеждино бүлегендә аларны директор Ринат Мотыйгуллин, урынбасары Илдар Яруллин, управляющий Иван Калеев каршы алды. Биредә курганга сенаж салу эшенә керешкәннәр. Фермада салкын ысул белән асралучы бозауларны карадылар. Альберт Илгизәрович эшне оештыру буенча үз киңәшләрен бирде. Уҗым, сабан культураларының торышы белән дә таныштылар.
“Туган як – Агро” хуҗалыгында эш барышы белән управляющий Ирек Тимершин таныштырды. Басуларда күпьеллыкларны уру һәм сенажга салу дәвам итә. “Дубрава” агрофирмасы директоры Александр Тутаев белән бергәләп Борындык фермасын, Федоровское, Кошман янындагы козлятник, иген басуларын карадылар.
- Кайбыч кырларына карап, күңел сөенә. Быел уҗым, сабан культуралары мул уңыш бирер дигән өмет бар. Күпьеллыклар да бик әйбәт, “Дубрава” агрофирмасының Федоровское, Кошман, Бәрлебашы янындагы козлятник культурасы матур үскән. Һава шартлары җыеп алырга мөмкинлек бирсә, азык мул булачак. Хәзер оптималь срокларны кулдан ычкындырмыйча, аларны көне- төне урырга, сыйфатлы азык базасы булдырырга кирәк. Бүген җиң сызганып эшләсәң, кышлату чорында мул продукция алуга өметләнеп була, - диде Альберт Илгизәрович.
13 июьнгә районда 2300 гектар мәйданда күпьеллыклар урылган. Шуның печәнгә - 300, сенажга – 1750, малларга азыкка – 250 гектары урылган. Бүгенгә барлыгы 2800 тонна сенаж салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев