Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин матур традициябезгә быел да тугры калды - тәмле чәй өстәле артында район газетасы журналистлары белән очрашты. Яңа ел алдыннан узган бу традицион очрашу җылы шартларда, ачыктан-ачык сөйләшү, эчкерсез әңгәмә формасында булды. Без анда район үсеше, гаилә, туганлык мөнәсәбәтләре турында да сөйләштек. Әңгәмәне башлап җибәрер алдыннан Альберт...
«2017 ел район тарихы битләренә матур эш-гамәлләре белән кереп калыр. Бу ел безнең өчен уңышлы елларның берсе булды. Ел ахырында керемнәр буенча бераз кыенлыклар күзәтелсә дә, без аны барыбер уңай хәл итә алдык. Мин инвесторыбыз - «Ак барс» холдингы генераль директоры Иван Егоровка бик нык рәхмәтлемен, елны финанс яктан уңышлы төгәлләүдә аның өлеше дә бар. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә мактана алабыз, без игенчелек тармагында уңышны ике тапкырга күбрәк җыеп алдык - 100 мең тонна ашлык үстердек. Әмма мине игенне сатып алу бәяләренең түбән булуы борчый. Икмәкнең үзкыйммәте югары, ә сату бәясе түбән. Югыйсә, кырларда икмәк үстерү өчен никадәр зур чыгымнар тотыла. Авыл хезмәтен бәяләү, ул җитештергән продукциягә бәяләр сәясәте ил күләмендә уңай хәл ителергә тиеш дигән позициядә торам. Авыл хуҗалыгында эш беркайчан да җиңел булмады, - диде Альберт Рәхмәтуллин. - Без республикада кабул ителгән 38 программаның 20сендә катнашабыз. Президент программалары тулысынча үтәлде.Үзара салым буенча халыктан җыелган биш миллион сум акчага Хөкүмәтебез 20 миллион сум өстәп бирде. Бу акчага авыл җирлекләрендә никадәр эш башкарырга була. Олы Урсак, Кошман авылларындагы мәдәният йортларын, Багайдагы балалар бакчасын киләсе елда капиталь ремонт көтә. Россия Дәүләт Думасына сайланган депутатыбыз Илдар Гыйльметдиновка рәхмәт. Ул «Чаңгы базасы» программасына безнең районны да кертүгә иреште. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы эшли башлады. Чиратта торучы шундый гаиләләрнең әлегә алтысына үз авылларында йортлар төзеләчәк. Яшь гаиләләрне һәм гражданнарны тораклы итү программалары да уңышлы үтәлә. Йөзләп гаилә чиратта тора. Авылда яшьләр калмый дисәләр дә, чиратлар кимеми, киресенчә, арта бара. Кыскасы, бу елның аерым уңышлары бар, шул ук вакытта башкарасы эшләребез дә күп әле. Барлык авылларда да урам юлларын тәртипкә китерү - төп максатым. Бездәге зур авылларның барысына да юллар салынган. Авыл урамнарының 70 проценттан артыгында юллар бар. Үзара салым һәм Президент программалары эшләп торса, авылларыбызда ике ел эчендә 100 процент юллар булачак. 2018 елда Бушанча, Кече Урсак юнәлешендәге юлларны тоташтырачакбыз, ул программага керде. Кайсы авылга күпме юл кирәген үзем үлчәп чыгам. Миңа һәр метр юл кадерле.
- Альберт Илгизәрович, авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин ителешнең торышы нинди?
- Авылларда техника паркын яңарту программасы күптәннән кирәк. Безнең район буенча алганда, 100 гектар җиргә 166 ат көче техника исәпләнә. Бу - республика буенча уртача күрсәткеч. Без бу яктан яхшы районнар рәтендә саналабыз. Чит илдә әлеге сан - 500 ат көче. Безнең районга инвестор килгәч, иң беренче елларда техника күп алынды. Соңгы елларда техника алу кимеде. Инвесторларны да аңларга кирәк, алар да кредитта утыра. Ничек кенә булмасын, техника паркына җитди модернизация кирәк. Дөрес, республика хөкүмәте дә ярдәм итәргә тырыша. Мисал өчен, 40х60, төрле лизинг программалары бар. Куәтле техника миллион сумнар тора, шуңа да без тагын да отышлырак программаларга өметләнәбез. Бу юнәлештә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да нәтиҗәле эш алып бара.
- Район ЗАГСыннан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, быел 49 пар гаилә корган, 31 гаилә, киресенчә, таркалган. Шул ук вакытта 234 кешенең гомере өзелгән, 69 бала туган. Бик үк күңелле саннар түгел, килешәсездер.
- Демографик хәлнең торышы - мине иң борчыган мәсьәләләрнең берсе. Бу безгә генә хас проблема түгел, башка җирләрдә дә шундый ук хәл күзәтелә. Аерылышучыларның саны күп булуында төрле сәбәпләр бардыр. Әмма шуның иң беренчесе - яшьләрнең гаилә коруга әзер булмаулары, моңа җитди карамавында. Бүгенге яшьләр - рәхәттә үскән буын. Урамда бөтен кеше алдында кочаклашып, үбешеп торуларын да аңламыйм. Әмма шул ук вакытта яшьләр арасында кайбер мәсьәләләрдә безгә караганда да акыллырак булганнары бар. Берничә көн генә очрашып, иллешәр ел бергә яшәгән парларны очрашуларда еш күрәбез. Аларның мөнәсәбәтләр ачыклап торырга, әрләшергә вакытлары булмаган, тормышлары хезмәттә узган, итәк тутырып балалар үстергәннәр. Каенана-каената белән яшәргә дә бик атлыгып тормыйлар. Мин үзем төп нигездә әти-әни белән бергә яшим, бу зур шатлык, олы бәхет. Бер-береңә юл куеп, сабыр итеп, һәр туган көнгә шатланып яшәүгә ни җитә! Үлем очракларының күп булуында эчкечелекнең дә роле зур икәнлеген таныйм. Гомерләр бер генә бирелә, шуңа да тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк.
- Кайбыч төзелешләр белән тагын да үсә, матурлана. Киләсе елда районда нинди объектлар төзеләчәк?
- Зур район булмасак та, төзелеш өлкәсендә уңышларыбыз бар. Республика программалары ярдәмендә киләсе елда да социаль объектлар төзеләчәк. Безнең районда чистарту корылмасы юк, шуны төзетәсе килә. Торак төзү - иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Яшь белгечләр өчен ике катлы йортны сафка бастыру уе белән янып яшим.
- «Сабантуй» паркын төзекләндерү дәвам итәчәкме?
- Быел без «Сабантуй» паркын яңа парк белән тоташтырдык, велосипед юлы ясадык, ул кышын чаңгы трассасы ролен үтәячәк, әлеге юлларны яктырту өчен утлар куелды. Паркка эскәмияләр дә урнаштырылды, ял зоналары ясалды. Киләсе елда да эш дәвам итәчәк. Алда әйтеп узганымча, анда модульле чаңгы базасы төзергә җыенабыз. Ул республика программасы буенча финансланачак. «Сабантуй» паркын төзекләндерү этаплап алып барыла. Беренче этап тәмамланды, икенче, өченче, дүртенче этаплары да булачак. Районыбызда яшәүчеләр белән бергәләп ял итү өчен тагын ниләр кирәклеген хәл итәргә кирәк булачак.
- Соңгы берничә елдан бирле сезнең инициатива белән Кайбыч районында яшәүче барлык балалар да бушлай Яңа ел бүләге ала. Үзегез өчен иң зур бәйрәм бүләге нәрсә ул?
- Минем өчен иң зур бүләк - илебезнең тынычлыгы, халкыбызның бәхетле яшәве. Туганнарымның, якыннарымның сау-сәламәт булуы - минем өчен аеруча кадерле. Дөньяда саулыктан кадерле бернәрсә дә юк. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Сәламәт кеше әлеге бәяләп бетергесез байлык турында сирәк уйлана. Саулык булса, калганы барысы да җайлана. Яңа елда барлык кайбычлыларга яшәргә сәламәтлек телим.
Район башлыгы белән
Луиза Сөнгатуллина,
Мингазиз Сөнгатуллин,
Ләйсән Саттарова,
Фирәдә Сайранова
аралашты
Нет комментариев