Район Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына волонтерлар килде
Изгелеккә игелек белән җавап бирүчеләрнең берсе ул. Сүз кайчандыр нәни кызын чит илдә дәвалатуда акчалата ярдәм сорап Кайбыч халкына мөрәҗәгать иткән Казанда яшәүче якташыбыз Резедә Галиева (хәзер инде Шуралева) турында бара. Инде бу вакыйгага биш еллап вакыт узса да, очрашкан саен ярдәмчел якташларына булган рәхмәтенең күңеле түрендә гомер буена сакланачагы турында әйтмичә калганы юк аның. Шушы еллар эчендә тормышы да җайланды, инде икенче баласын да алып кайтты. Ә алтын бөртеге сыман Амалиясе, Аллага шөкер, исән-сау, мәктәптә укый. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә икенче берәүнең ярдәме нык кирәк булуын үз мисалында йөрәге аша кичергән Резедәкәй инде хәзер үзе хәйриячелек юлына баскан. «Рәхмәт» хәрәкәте оештырган.
Изге эшләргә юнәлдерелгән хәрәкәт әле ярты еллап элек кенә оешса да, башкарган эшләре инде шактый икән. Бу хакта мин шушы хәрәкәткә йөрүче волонтерлар белән район Картлар һәм инвалидлар йортына баргач белдем. Ир-егетләр, хатын-кызлар бәйрәмнәре уңаеннан республикадагы барлык Картлар йортларына да баруны максат итеп куйган яшьләр ташып та карады соң ул көнне бездәге әби-бабайларга бүләкләрне. 28 әби-бабайның һәрберсенә аерым-аерым пакетлар әзерләгәннәр. Анда кибет сөлгесе генә түгел, күз нурларын түгеп чиккән сөлгеләр дә, өй эчендә киеп йөри торган йомшак тапочкалар да, башкасын да салганнар. Дөрес, картлар бу әйберләргә мохтаҗ түгел, әмма көтелмәгән бүләккә кайсыбыз гына шатланмый соң!? Әби-бабайлар, сабый баладай сөенеп, кайсы кызыл, кайсы зәңгәр төстәге башмакларын шунда ук киеп тә куйды.
Волонтерлар тартма-тартма күчтәнәч төяп килгәнәр. Җиләк-җимешләрне юып, тәм-томнарны өстәлгә тезеп куеп, күз ачып йомган арада мул итеп бәйрәм табыны әзерләп куйдылар. Әмма биредә эшләүчеләр, директорлары Фәнис Гыйниятуллин бу яктан бик таләпчән шул: картларга, авыруларына бәйле рәвештә, кайбер ризыкларны ашату тыела. Бу әбидә, мәсәлән, шикәр чире икән, аңа баллы әйберләр, камыр ризыклары ярамый, бабайның кан басымы югары, димәк, тозлы әйберләр ашауны чикләргә кирәк. Пациентларын шуңа да алдан ук кисәтеп куйдылар. Менә шушы гамәлләреннән үк аларның үзләре карамагындагы һәр карт-карчыкның сәламәтлеген кайгыртып торулары күренде.
«Рәхмәт» төркемен Резедә белән бергә оештырып җибәргән Гөлнара Нурмөхәммәтова үзе радиода алып баручы булып эшли.
– Резедә белән күп кенә хәйриячелек фондларында волонтерлар булып эшлибез. Авыр хәлдә калган гаиләләргә, үзләре генә ялгыз яшәүче әби-бабайларга, ятим калган оныкларын тәрбияләүче өлкәннәргә, ирләре калдырып киткән ялгыз әниләргә дә булышабыз. Аларга атнасына бер тапкыр сөт ризыклары, кирәк әйберләрен, бездән сораган киемнәрен илтәбез, – диде Гөлнара. – Әнә шулай булыша торгач, үзебезнең хәрәкәтне оештырырга булдык. Безнең иң беренче проектыбыз «Картлыгым-шатлыгым» дип атала. Казаннан читтә урнашкан барлык Картлар йортларына бүгенге кебек визитлар ясыйбыз. 9 Май – Бөек Җиңү көнендә, Корбан бәйрәмнәрендә дә шундый очрашулар үткәрәбез. «Хыялны тормышка ашыру» дигән икенче проектыбыз инвалид балаларга юнәлдерелә. Бу балалар, киләчәктә кемдер булырга хыяллана икән, аларны шул профессия кешеләре белән очраштырырга, эш урыннарына – предприятие, заводларга алып барырга җыенабыз. Өлкәннәр дә ниндидер хыял белән яшәргә мөмкин. Аларга да, картлык көннәрендә булса да, шул хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек бирергә тырышабыз. Сырхауханәләрдә озак вакыт дәваланучы инвалид балалар янына барып, мастер-класслар да үткәрергә җыенабыз.
– Гөлнара, сез радиода да эшлисез. Журналистның болай да вакыты тыгыз, гаиләгез дә яшь, балаларыгыз да кечкенә. Барысына да ничек өлгерәсез? Хәйриячелек белән шөгыльләнү сезгә ни бирә?
– Теләсәң, вакыт табып була ул. Без бит һаман дөнья куабыз, үзебезне кайгыртабыз. Кызганычка каршы, кеше хәленә керә белмәүчеләр дә бар. Безне әти -әниләребез, әби-бабайларыбыз кечкенә чагыбыздан ук икенче берәүгә, ятимнәргә мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга кирәк дип үстерде. Әбием абыстай иде һәм ул, сәдака акчасына печенье-конфетлар алып, балалар бакчасына барыр иде, авылыбызда үзе генә яшәүче ялгыз әбиләргә дә гел күчтәнәчләр илтте. Аның бу сыйфаты миңа да күчкән. Студент чагымда мин дә, Резедә дә Казан шәһәрендәге «Мамы Казани» дигән фондта волонтерлар идек. Без анда әти-әниләре баш тарткан балаларга ярдәм иттек. Аларны үз канаты астына сыендырган балалар йортында яшәүче сабыйлар авырып та китә бит. Операция очракларында, караучылар җитешмәсә, чиратлашып, аларны саклый идек. Хәзер мин декрет ялында утырам, вакытым күп. Шуңа да бу вакытымны балаларга, иремә генә түгел, башка кешеләргә дә багышларга булдым. Олы улыма биш яшь, икенчесенә яшь ярым. Ирем дә бу гамәлемне хуплый. Мин әле үземнең «Казан сөлгесе» проектымны да алып барам. Без милли стильдә текстиль эшләнмәләр чигәбез. Бүген әбиләргә дә сөлгеләр чигеп килдем.
Хәйрия фондларының артыгы юк аның, күпме генә ачылмасыннар, алар барыбер җитәрлек түгел. Волонтерлар, Корбан бәйрәмнәрендә, гадәти көннәрдә ялгыз яшәүчеләрнең өйләренә баргач, кайберәүләренең очын-очка ялгап баруларын күреп шаклар катып кайта иде. Ашарларына такы-токы гына икәнлеген күреп, арада шундый кешеләр дә булуы тетрәндерә иде безне. Дусларым арасында миңа ияреп китүчеләр дә күп. Алар шундый кешеләр яныннан бик тәэсирләнеп кайталар, ярдәмгә мохтаҗ башка кешләрнең дә адресларын сорыйлар.
Без мохтаҗлар турында кайгыртуны дәүләткә генә атып калдырырга тиеш түгел. Мәрхәмәтлелек һәр кешенең йөрәгендә яшәсен, бу өлкәдә безгә дә эш булырга тиеш.
Бүген монда килгәч, әби-бабайларның безгә рәхмәт тулы йөзләрен күрү үзебезгә дә рәхәтлек бирде. Монда яшәүчеләргә барлык шартлар да тудырылган. Әмма аларга аралашу җитми, чөнки Картлар йортыннан ерак китә алмыйлар. Өстәвенә, гомер көзләрендә ялгыз калганнар.
Волонтер Олеся Ханжина биш-алты яшьлек уллары Давид, Платон һәм студент энесе Роман Булатов белән бергә кайткан.
– Улларыма Картлар йортына кайтачагыбыз турында әйткәч, кичтән үк әзерләнә башладылар. Бүген иртәнге сәгать алтыда мин уятуга сикереп тордылар. Әби-бабайларга сөйләячәк шигырьләрен машинада кабатлап кайттылар, әмма сөйләргә оялдылар. Элек мин балаларны мондый урыннарга алып барырга кыенсына идем. Әмма мәктәп психологы изгелеккә бәйле эшләрне балалар үз күзләре белән күреп үсәргә тиешлеген әйтте, балачак хатирәсе, чыннан да, гомер буена онытылмый бит. Ел башында ташландык этләр асралучы приютка алып бардык, дүрт аяклы дусларыбызга бөтен класслары белән ризык җыйдык. Балаларымның җәмгыятькә файдалы, акыллы булуып үсүләрен телим, – диде Олеся. – Илебездә мондый йортларга ихтыяҗ бөтенләй булмасын иде дә бит. Үсеп килүче яшь буынга таянып, киләчәктә моңа ирешергә мөмкин булыр дип уйлыйм. Балалар тормышның киңкырлы икәнен, яхшылык янында, кызганычка каршы, начарлыкка да юл куелуын белеп үсәргә тиешләр. Якты киләчәктә балалар йортлары да, Картлар йортлары да бөтенләй бетсен иде. Һәр кеше якыннарының яратуын тоеп, гаиләдә гомер кичерсен.
Волонтерлар бу кадәр бүләкне, ризыкларны ничек таба икән соң? Берсе дә бизнесмен да, зур-зур акчалар алып эшләүче дә түгел. Әңгәмәгә Алсу Шәрипова кушылды.
– Мин үзем маникюр мастеры. Клиентларыма хәйриячелек белән шөгыльләнүем турында сөйлим, теләсәләр, аларның да ярдәм итәргә мөмкинлекләре турында әйтәм. Беләсезме, мин сөйләгәндә, кайберләренең күзләре яшьләнә. Мин аларга 700 сумлык хезмәт күрсәтсәм, алар 800 сум калдырып чыгарга мөмкин. Әнә шул акчаларга ятимкәйләргә бүләкләр, азык-төлек сатып алабыз. Менә бу чәк-чәкләр, пироглар клиентларым акчасына алынган.
Казан дәүләт университетында укучы Буа районы кызы Лилия Вафинаның фикере мондый:
– Кайбер кешеләр сәдаканы кемгә бирергә аптырый. Безнең эшчәнлегебез турында ишетүчеләр, сәдака булсын дип, мохтаҗларга бүләген бирә.
– Бик кыйммәтле даруларга мохтаҗ балалар да бар, аларга да ярдәм итәбез, – диде Резедә Шуралева. – Туганнарыбыз, дусларыбыз, якыннарыбыз, коллегаларыбыз да үз өлешен кертә, социаль челтәрләр аша да яңа хәйриячеләр табабыз.
«Рәхмәт» сүзен күп ишетте бу көнне шул исемдәге хәрәкәткә йөрүчеләр. Балалары белән бергә куйган концерт өчен дә, мастер-класс, тәмле ризыклар, бүләкләр өчен дә. Без яраткан Амалия дә әнисе белән күбәләктәй очып биеде, җырлады да.
Минхарис абый Кайбыч районында Картлар һәм инвалидлар йортында иң озак яшәүче кеше. Бөек Җиңүнең 50 еллыгына Чүтидә ачылган шундый йортта яши башлаган, Федоровскоеда ачылгач,анда күчерәләр.
– Безнең йортта шулай инде, картларның кайсы килә, кайсы китә. Араларында иң стажлысы мин. Авылда ялгызым гына яшәсәм, белмим, тормышым ничек килеп чыккан булыр иде. Монда аш пешкән, чәй кайнаган, урын-җир, өс-башыбыз чиста, мунча яккан, дарулар бар. Зарлансаң, гөнаһ булыр. Хәйриячеләр дә еш килә, рәхмәт аларга, –диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев