Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров безгә Салтыйган авылындагы ферма мөдире Рәшит Гыймрановның Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасына барачагын алдан ук хәбәр иткән иде. Безнең үтенеч буенча, кайтышлый икәү бергә редакциягә керделәр. Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында инде 43 нче елын эшләүче ,...
Озак еллар дәвамында ферма мөдире булып эшләп, югары күрсәткечләргә ирешкән Рәшит абый хезмәт батыры булса да, артык тыйнак кеше булып чыкты. Аз сүзле, үзе турында сөйләргә яратмый, сөйләүгә караганда, җиң сызганып эшләү җиңелрәк аңа.
- Кремльдә бүләкләү тантанасында катнашу минем тыйнак хезмәтемә куелган иң югары бәя ул. Мине бүләкләгез әле, дип беркайчан да сорап йөргәнем булмады. Җитәкчеләр хезмәтемне үзләре күреп, бүләккә тәкъдим итәләр. Бу зур бүләк өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтлемен. Эш кешесен хөрмәтли белә,фермага килгәч тә, аркабыздан сөеп, булдырасыз, молодцы, дип безне тагын да яхшырак эшләргә рухландырып китә, - диде Рәшит абый.
Башка яшьтәшләре кебек бәхет эзләп чит җирләргә чыгып китмәгән, язмышы туган авылыннан аерылгысыз аның. Салтыйган авылында колхозчы Зәйтүнә һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Абдулла Гыймрановларның өч балалы гаиләсендә беренчесе булып туган Рәшит яшьтән үк эштә чыныгып үсә. 1972 елда урта мәктәпне тәмамлауга, ул чактагы "Путь к коммунизму" колхозына эшкә урнаша. Өч ай узуга армиягә киткән егетне, хәрби бурычын намус белән үтәп кайтуга, Салтыйган фермасына мөдир итеп билгелиләр. Шуннан бирле кырык елдан артык вакыт узган. Рәшит Гыймранов, ышанасы да килми, әле һаман да шул эшендә - Салтыйган фермасының алыштыргысыз мөдире булып калган. Савымчылар, бозау караучылар, гадәттә бер урында шулай озак эшли, ә менә ферма мөдирләре алышынып тора. Бу еллар эчендә әллә никадәр колхоз рәисе белән эшләгән, колхоз таркалгач, агрофирмага башка җитәкчеләр килгән. Һәрберсенең үз таләбе, эш ысуллары. Рәшит абый, һәр яңалыкны отып алып, эшләвен дәвам иткән.
Салтыйган фермасында нигездә мөгезле эре терлекләр симертү белән шөгыльләнәләр, биредә уртача 550 баш терлек исәпләнә. Тырыш, хезмәтен намус белән башкаручы Рәшит абый кул астында эшләүче утызга якын терлекчедән дә шуны таләп итә. Үзенең бай тәҗрибәсен яшьләр белән уртаклаша, аларда җаваплылык хисе тәрбияли. Үзара аңлашып эшләүгә корылган коллективта ит җитештерү күләмен елдан-ел арттыра баралар. Алар карамагындагы мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы бер килограммнан да артып китә.
- Терлекчелек тармагы ел әйләнәсе алсыз-ялсыз эшләүне таләп итә. Малларны һәркөн рацион буенча ашатырга, профилактик чараларны да вакытында үткәрергә кирәк, - диде Фиргать Басыйров. - Ферманың уңышы аның җитәкчесенә бәйле. Барлык фермаларда да Рәшит абый кебекләр эшләсә, безнең уңышларыбыз да күпкә яхшырак булыр иде. Лаеклы ялда булуына да карамастан, бүген дә эшләвен дәвам итә, күрсәткечләре дә югары. Районның иң алдынгы ферма мөдире ул. Фермасында тулы тәртип. Хәйриячелек белән дә шөгыльләнә, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясендә катнаша, авылында төрле бәйрәмнәр үткәргәндә спонсорлык ярдәме күрсәтә. Шуңа күрә авылдашлары, хезмәттәшләре арасында хөрмәт казана.
Бөек Ватан сугышыннан кайткач озак еллар буена колхозда шофер булып эшләгән, Дан ордены кавалеры Абдулла Гыймрановның улы ул. Әнисе Зәйтүнә дә колхозда төрле эш башкарган. Инде бакыйлыкка күчкән әти-әнисенә тәрбияле итеп үстерүләре өчен гомере буе рәхмәтле ул. Гаиләсендә дә бәхетле: 1979 елда авылның иң тырыш кызларының берсе Халидә белән гаилә корып, ике кыз үстерәләр. Гөлшатлары Олы Кайбыч мәктәбендә биологиядән укыта, өч балалары бар. Гөлнурлары Казан шәһәрендә банкта эшли. Авылның иң үрнәк гаиләләренең берсе ул Гыймрановлар гаиләсе.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы
Нет комментариев