Салтыйганнан Роза һәм Хәкимулла Саттаровлар, лаеклы ялда булсалар да, эшсез торуны белмиләр
Гомерләрен намуслы хезмәттә үткәргән, тәртипле балалар үстергән, бүген дә арабызда хөрмәт яулаган сокландыргыч кешеләр, үрнәк гаиләләр авылларыбызның яме. Салтыйган авылында гомер итүче Роза һәм Хәкимулла Саттаровлар гаиләсе – шундый тырыш гаиләләрнең берсе. Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова да безгә алар турында язарга тәкъдим итте.
Хәкимулла абый белән Роза апа, гомер буе туган авылларыда яшәп, колхозда эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Гаилә башлыгы 49 ел буена тракторда туган ягы кырларын иңләгән.
– Мәктәпне тәмамлагач, 1969 елда Олы Кайбычта тракторчы-машинист һөнәрен үзләштердем. Шул елда “Путь к коммунизму” колхозында “ДТ-75” тракторында эшли башладым. Алга таба “Алтай” тракторында эшләдем. Яшь чак, энергия күп. Аны хуҗалыкка хезмәткә сарыф иттек. Әле дә хәтеремдә, 1974 елның язында барлыгы 1800 гектар мәйданда бөртекле, бөртекле-кузаклы культуралар чәчтем. Хезмәтемне җитәкчеләр дә күреп бәяләде, миңа “Социалистик ярыш ударнигы” дигән күкрәк билгесе бирделәр. Элекке елларда туңга сөрүдә эшләгәндә биш көн саен башкарылган эшкә нәтиҗә ясап, премиясен биреп баралар иде. Тырышып эшләгән кешенең хезмәтен бәяли белделәр, төрле елларда Мактау кәгазьләре белән билгеләп үттеләр, рәхмәт. Сәламәтлек булгач, лаеклы ялга чыкканнан соң да алты ел эшләдем. Безнең вакыт үтте хәзер, эстафетаны яшьләргә тапшырдык, – диде ул, яшьлек елларын искә алып.
Хезмәт юлын терлекчелек тармагына багышлаган Роза апа да сүзгә кушылды.
– Минем хезмәт юлым авылыбызның сарык фермасында үтте. 42 ел буена колхозда сарыклар карадым. Ул вакытта фермада өч мең баш сарык бар иде. Аларны ун кеше карадык. Кайсы ел икәнен хәтерләмим, бер сезонда бер тонна сарык йоны алган идек. Без эшләгән чорда фермада барлык эш кул көче белән башкарылды, – диде ул.
Саттаровлар гаиләсенә 1972 елда нигез салынган. Тату, хезмәт сөючән гаиләдә ике ир бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы уллары Илһам да әтисе һөнәрен сайлаган. Төпчекләре Илфат та хезмәт сөючән.
– Әти-әни безне үзләре кебек тырыш итеп тәрбияләделәр. Алар эштә булганда, энем белән бергә йорт эшләрен башкара идек. Мәктәптә укыганда ук, әтинең тракторына утырып басуга йөрдек. Техникага, игенче хезмәтенә әтием мәхәббәт уятты, рәхмәт аңа. Шуңа, нинди һөнәр сайларга икән дип, озак баш ватарга туры килмәде, механизатор һөнәрен үзләштердем, – ди Илһам.
Илфатлары Багай авыл җирлегендәге авылларда халыкка газ хезмәте күрсәтә. Аның тормыш иптәше Айгөл мәктәптә җыештыручы булып эшли. Гаиләдә ике бала үстерәләр.
– Гомерләр заяга узмаган, артка борылып караганда, икебез дә озын хезмәт юлы үткән. Быелның августында миңа – 71, Роза апагызга сентябрьдә 75 яшь тулды. Ике улыбыз, килен, оныклар, барыбыз да бер түбә астында тату гына яшәп ятабыз. Маллар асрыйбыз, яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез, без пенсиядә дип эшсез яткан юк, – ди Хәкимулла ага.
Безнең әңгәмәгә Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова да кушылды.
– Саттаровлар гаиләсе – авыл җирлегендәге иң үрнәк гаиләләрнең берсе. Хуҗалыкларында ике сыер, үгезләр, сарыклар асрыйлар, бал кортлары тоталар. 1993 елда үз көчләре белән менә дигән итеп шушы йортны өлгерттеләр. Хәкимулла ага – Салтыйганда иң оста мал чалучы. Ул чалган итне Казан ярминкәсендә дә барган саен сорап алалар. Корбан ае вакытында да авыл буенча корбан чалырга йөртәләр. Уллары да халыкка ярдәмчел. Илфат кышын төп эшеннән бушаган арада шәхси “МТЗ-82” тракторы белән Салтыйган авылы урамнарын кардан чистартырга ярдәм итә, рәхмәт аңа. Алар гаиләсен бөтен район буенча үрнәк итеп куярлык, – диде ул.
“Йортта кемнәр яшәгәне, капкасыннан билгеле”, дигән әйтем бар халкыбызда. Бу йортның бакчасында без барганда да розалар чәчәккә төренгән иде. Әлеге нигез, анда яшәүчеләр озын гомерле, капкаларыннан кайгы-хәсрәт үтеп кермәсен, дигән теләкләр белән киттек без алар йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев