Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Салтыйганның Ак әбисе котлаулар кабул итте

Салтыйган авылында озын гомерле кешеләр шактый. Шуларның берсе – 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Саимә Сәлимгәрәй кызы Шәрәфуллина. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев килде.

Без килеп керүгә, Саимә әби Рәмис Рафис улын кочагын җәеп каршы алды. Минем бу күренешне гаҗәп­ләнеп күзәтүемне күрде булса кирәк, әби ачыклык кертте. 
– Без бит аның белән авылдашлар. Мин дә, Рәмис тә Яшел Үзән ра­йо­ны­­ның­ Мамадыш-Әкил авылыннан. Аның әби-бабалары мин бала чак­та бездән берничә йорт аша гына яши иде. Бик булдыклы, хезмәт сөючән кешеләр, ныклы хуҗалык алып баралар иде, авылда бары аларда гына бакча тулы алмагач үсте. Без, бала-чага, сарайдан йомыр­ка алып, аны алмага алыштырыр­га бара идек, – дип бала чакларын искә алды әби. 
Кечерәк кенә, җитез гәү­дәле Саимә апаның бала чакларында булган вакыйгаларны хәтерендә саклавы да сокландырды мине. 90 яшенә җитеп, үз аягында, яхшы хәтерле булу, һәркемгә дә насыйп булмый шул. 
– Саимә апа, авылдаш та булгач, сине олуг юбилеең белән котларга үзем килдем әле. Сине 90 яшьлек юбилеең белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин да, районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да иң изге теләкләре язылган открыткаларын җибәрде. Сезнең буын кешеләренә Ходай Тәгалә сынауларны шактый җибәргән. Балалык елларыгыз авыр сугыш елларына туры килгән. Бөек Җиңүне якынайту өчен сез дә олылар белән беррәттән эшләгәнсез. Шул еллардагы фидакарь хезмәтләре өчен, 90 яше тулган сугыш чоры балаларына Владимир Путин кул куйган Рәхмәт хаты җибәрелә. Бүген ул сезгә дә килеп иреште. Районыбыз башлыгы Альберт Илгизәрович та иң изге теләкләрен җиткерүне үтенде. Алдагы елларда да балаларыгызны, онык-оныкчыкларыгыз­ны куандырып, озак еллар сәламәтлектә яшәргә язсын, – диде Рәмис Хәялиев, юбилярга бүләкләр тапшырып. 
– Дөрес, безгә бик күпне, ачлыгын да, ялангачлыгын да күрергә туры килде. Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде. Авылдан Казан каймасына окоп казыр­га­ мине яше җитми дип җибәрмәделәр, аның каравы, Кече Урсак авылы урманына урман кисәргә җибәрделәр. Ашарга юньле ризык, кияргә кием булмады. Безне үлемнән бәрәңге саклап калды. Сугыштан соң, 1955 елда, Салтыйган авылына, Фәйзрахманга тормышка чыктым. Ул бик булган кеше иде, гомере буе тракторда эшләде, аның бакыйлыкка күчкәненә дә биш ел вакыт үтте. Бергә 58 ел гомер иттек, алты бала үстердек, – диде Саимә апа. – Кызларыбыз Зөбәйдә, Халидә, Наилә хәзерге вакытта Яшел Үзән шәһәрендә үз гаиләләре белән яши. Наил белән Алсуыбыз Апас районының Югары Акхуҗа авылында, улыбыз Илдус төп нигездә калды. Хәзер киленем Гөлнур белән улым Илдус тәрбиясендә яшим. Мине бу кадәр олылаулары өчен илебез, районыбыз җитәкчеләренә бик зур рәхмәт. Хәзерге тормышыбыз бик матур, миннән дә бай, бәхетле карчык юктыр, чөнки бүгенге көндә алты балам да исән-саулар, Ходайга шөкер, 11 оныгым, 18 оныкчыгым бар. 
Котлауларга Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова һәм җирлекнең ветераннар Советы рәисе Рушания Камалова да кушылды. 
– Саимә апа белән минем әнием бик дуслар иде. Безнең балалар да аны бик ярата. Хәзер дә, шәһәрдән кайткач, Саимә апа ни хәлдә, дип сорашып торалар. Фәйзрахман абый да бик ярдәмчел кеше иде. Ул авылның иң оста мич чыгаручысы иде, авылда ул мич чыгармаган йорт калмагандыр, урыны оҗмахта булсын, - дип искә алды Рушания Камалова. 
– Әти-әни безне, алты баланы, үз үрнәкләрендә хезмәт сөючән итеп тәрбия­ләде. Әти озак еллар тракторчы булды. Әни башта колхозда терлекчелектә эшләде, аннан соң, 27 ел клубта җыештыручы булып эшләп, лаеклы ялга чыкты. Мин дә, тормыш иптәшем Гөлнур да “Дубрава” җәмгыятенең икенче филиалында терлекчелектә эшлибез. Ике бала үстердек, оныклар да бар, – диде Илдус Шәрәфуллин. 
Саимә апа иң изге теләк­ләрен, рәхмәт сүзләрен әйтеп, озатып калды безне. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев