Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шүширмә авылындагы ферма мөдире :”Яңа елны яхшы кәеф белән башлап җибәрдек”

“Туган як – Агро” җәмгыятендә киңәшмәләр еш уза. Әнә шул киңәшмәләрнең берсендә ферма мөдире Энҗе Каюмова белән әңгәмә кордык.

– Коллективыбыз дус-тату. Өч савымчы, ике терлекче, ике бозау кара-учыбыз бар. Кышлату чоры да уңышлы гына дәвам итә, алай кыенлыклар кичергәнебез юк. Җәйге чорда малларга җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерләделәр.  Терлекләргә азыкны, миксер белән тура-тып, трактор тарата.
Авылга яңа инвестор килгәч, җиңел сулап куйдык. Барлык лейкозлы маллардан арындык, фермаларга ремонт ясалды. Хәзерге вакытта 211 баш мөгезле эре терлегебез бар. Шул исәпкә кергән 93 баш сыерның бүген 84е савыла. Савымчылар көненә 1416 килограмм, кайбер көнне аннан да күбрәк сөт сава. Бу бер сыердан уртача 17 килограмм сөт дигән сүз. Авыл сөтенең сыйфаты да югары, майлылыгы 4,2 процент тәшкил итә. 2020 елда  4675 центнер сөт (бер сыердан 5081 килограмм) җитештердек. Продукцияне Колаңгы станциясендә урнашкан “СЛ-Молоко” җәмгыятенә эшкәртергә җибәрәбез. Хуҗалыкта ит җитештерү буенча да уңышлы эш алып барабыз. Узган ел 273 центнер ит җитештердек. 2019 елда малларның уртача тәүлеклек үсеше ел башын-нан 673 грамм булса, терлекчеләребез тырышлыгы белән былтыр бу санны 829 граммга җиткердек, – диде Энҗе. – Безне иң борчыганы – кадрлар җитмәве. Эшкә килүчеләр булса, бүгеннән ветеринария врачы, ясалма орлыкландыру технологы, зоотехникны шатланып каршы алыр идек. Үзебездә белгечләр булмагач, аларны район ветеринария бер-ләшмәсеннән чакырырга туры килә. Еш кына шушы өлкәдә зур тәҗрибә туплаган Наил Габдуллин һәм Гамбәр Әхмәтҗанов ярдәменә таянабыз. Аларга рәхмәт, тәүлекнең кайсы вакытында чакырсаң да килеп җитәләр, ярдәм күрсәтәләр. Узган ел азагында ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре терлекләрнең тоякларын чистартты. Безне иң шатлан-дырганы – инвесторның терлекчелек тармагын үстерүгә йөз тотып эшләвендә. Быел авылыбызда 990 баш сыерга исәпләнгән комплекс төзергә җыеналар. Анда эшләү өчен дә савымчылар, терлекчелек бел-гечләре кирәк булачак. Димәк, алга таба да эш урыннары булачак. Фермасыз авылларда тормыш барыбер башкача инде ул.
Максатлары тормышка ашсын да, эшләре гөрләп барсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X