Авыл хуҗалыгы тармагында малларны кышлату бара. "Дубрава" җәмгыяте фермаларында терлекчелек продукциясе җитештерү күләмен ничек арттырырга? Хуҗа Хәсәндә филиаллар директорлары, управляющийлар, терлекчелек белгечләре катнашында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды.
Киңәшмәне алып барган "Дубрава" җәмгыяте директоры Юрий Осипов чыгышыннан күренгәнчә, соңгы вакытта терлекчелек тармагында продукция җитештерүдә тискәре нәтиҗәләр өстенлек ала башлады.
- Җәйге чорда мул итеп, сыйфатлы терлек азыгы хәзерләдек. Шуңа карамастан, уңай нәтиҗәләр күренми. Моның төп сәбәбе - фермаларда технология таләпләренең тиешенчә үтәлмәвендә.Терлек азыгы малларга баланслап, тиешле рацион буенча ашатылмый. Кайбер фермаларда эш үзагымына куелган. Хуҗа Хәсән фермасында эш тиешенчә оештырыла, - диде ул, борчылуын белдереп.
Киңәшмә шушы фермада узды һәм анда катнашучылар бар җирдә дә тәртип булуын үзләре күрде. Малларга каротинга бай нарат ылысы да бирелә. "Эмбрион" җәмгыяте җитәкчесе Нәгыйм Сибгатуллин җитештерелгән продукциянең сыйфатына зур игътибар бирергә, бозаулаган сыерларны раздойга куярга, яшь үрчемнең сакланышын тәэмин итү кирәклегенә басым ясады.
Алга таба киңәшмә Хуҗа Хәсән мәдәният йортында дәвам итте. Биредә сыерларны бозаулатуга әзерләү, технология таләпләре нигезендә ашату, продукция алу турында видеоролик карадылар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсенең сәламәтләндерү-профилактика бүлеге начальнигы Солтан Латыйпов видеоролик буенча үз фикерләрен җиткерде, киңәшләрен бирде.
- Иң мөһиме - буаз сыерлар сәламәт булырга тиеш. Асты коры, 20 сантиметрдан да ким булмаган калынлыкта салам түшәлгән булу зарур.Бозаулату бүлегендә кизү торуны оештырырга, яңа туган бозауга угыз сөте эчерергә кирәк. Яшь терлекләрнең иммунитетын арттыручы һәм төрле файдалы матдәләргә бай булган бу сөтенең температурасы 38 градус булырга тиеш. Шул вакытта сөт организмда тиз эшкәртелә. 6-8 сәгатьтән соң бозауга икенче порция угыз сөте бирелә. Сыер мул сөт бирсен өчен туйганчы су эчәргә тиеш. Биредә кардада маллар алдында су да юк, - диде ул.
Әлеге киңәшмәдә терлекчелек белгечләре үз эшләрен тиешенчә оештыру өчен бай мәгълүмат туплап киттеләр. Һәр белгеч үз хезмәт урынында технология таләпләрен төгәл үтәсә, уңай үзгәрешләр озак көттермәс.
Нет комментариев