«Тату гаилә сере – аңлашып яшәүдә», - ди Салтыйганнан Камаловлар
Салтыйган авылында гомер кичерүче Рушания һәм Идрис Камаловлар тормыштан ямь табып яшәүчеләрдән. Тату гаилә сере – икең бер сүздә булуда, аңлашып яшәүдә ди алар.
Җырда яңгыраганча, “Кош¬ларда да кеше язмышлары, чит җирләрдән кайтып барышлары”... Элек тә, хәзер дә яшьләр, урта мәктәпне тәмамлауга, туган йортларын калдырып, читкә, бәхет эзләп чыгып киткән. Ә Камаловлар икесе дә бәхетләрен туган авылларында тапкан. Рушания апа урта мәктәпне тәмамлагач, Багай авыл Советына бухгалтер булып эшкә урнашкан һәм 40 ел дәвамында шул вазифаны башкарган. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының бухгалтерлар әзерләү бүлегендә читтән торып укыган.
– Мәктәпне тәмамлагач, мин дә шәһәргә китәргә җыенган идем, ләкин әтием җибәрмәде. Бераздан авылдашым Идрис белән очрашып йөри башладык. Биш ел буена дуслашып йөрдек тә, 1981 елда гаилә кордык. Төп йортка килен булып төшкәндә каенанам Тәнзилә, аның әнисе Рәфига әби, Идриснең ике сеңлесе – Җәмилә белән Гүзәл дә бар иде. Хәзерге вакытта Җәмилә Казанда, Гүзәл Түбән Кама шәһәрендә яши. Туган нигезләренә еш кайталар, бергә аралашып, бик тату яшибез. Каенанам белән 17 ел буена әниле-кызлы кебек тату яшәдек. Идрис¬нең читкә китәсе килмәде, шуңа да авылда төпләнеп калдык инде, – ди Рушания ханым.
Безнең әңгәмәгә Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова да кушылды.
– Рушания апа кебек бер урында кырык ел дәвамында эшләүчеләр бик сирәк. Ул авыл Советында 34 ел буена бухгалтер, алты ел секретарь булып эшләде. Лаеклы ялга чык¬каннан соң, дүрт ел авыл халкына сәүдә хезмәте күрсәтте. Ул быел үзенең 60 яшьлек юбилеен да билгеләп үтте. Хәзер дә тынгы белмәс кеше ул, 2010 елдан бирле авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе вазифасын башкара, пенсионерлар арасында үткәрелгән бер чараны да, спорт ярыш¬ларын да калдырмый. Тырыш гаилә бу. 1994 елда менә шушы йортларын төзеп чыктылар. Ишек алды тутырып мал, кош- корт асрыйлар. Идрис абый да игелекле, авылдашларына һәрвакыт ярдәм итә. Авылның үрнәк гаиләләренең берсе алар, – диде ул.
Гаилә башлыгы Идрис Камалов, урта мәктәпне тәмамлагач, Васильеводагы автотранспорт техникумында автомеханик һөнәрен үзләштергән. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, “Путь к коммунизму” колхозында үз һөнәре буенча эшли башлый.
– Районга инвесторлар килгәч, агрофирмада шофер, бригадир булып эшләдем. 2016 елда лаеклы ялга чыктым, аннан соң да бер ел эшләдем әле. Гомер буе булсын, булсын дип дөнья кудык, хәзер ике ел өйдә генә, үзебез, оныклар өчен яшибез, – ди Идрис ага.
Камаловларның олы кызлары Алсу гаиләсе белән Мәскәү шәһәрендә яши. Уллары Айдар да үз оясын корган, Яшел Үзәндә гомер итә. Алар әти- әниләрен дүрт онык белән сөендергән.
–Каникуллар вакытында оныкларның барысы да монда кайта. Безгә телевизор алар юкта гына эләгә. Әбиләре көн саен тәмле-тәмле пироглар пешерә, камыр ризыклары белән сыйлый үзләрен. Бар куанычыбыз шул онык¬ларда, – ди Идрис абый.
Без бу йортка килеп кергәндә дә ишек алдына кадәр тәмле пирог исе таралган иде. Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, иртәгәсен Федоровскоедагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортына барырга җыеналар, Рушания апа шуңа дип тырышып әзерләнә икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев