Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Әтнә татар дәүләт драма театры Кайбычта «Гүзәлем Әсәл» спектаклен сәхнәләштерде

Ике районны тоташтыручы сәнгать күпере аша килеп, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры быел да Кайбыч тамашачысын сөендерде. Ел саен зарыгып көтеп алган артистларыбыз бу юлы «Гүзәлем Әсәл» спектакле белән чыгыш ясады. Чыңгыз Айтматов әсәре буенча әзерләнгән ике пәрдәле драманы карарга районыбызның төрле авылларыннан тамашачылар күп килде, залда...

Кыргыз язучысының мәхәббәт, аерылышу, хыя­нәт хакындагы «Гүзәлем Әсәл» романын күптән укыган булсам да, спектаклен караган юк иде. Ул яшәү мәгънәсе, тормыш кыйммәтләре, кешелек сыйфатлары турында уйланырга мәҗбүр итә. Шофер егет Ильяс Әсәлгә бер күрүдә гашыйк була һәм алар гаилә кора, уллары туа. Әмма бер-берсен яратулары да гаиләне саклап калмый. Мәхәббәт уты озак дөрли алмый, араларына хыянәт керә. Әсәл ирен кичерә алмый. Ул үзенең язмышын, юлында беренче очрап, аңа карата игътибарлы булган Байтимер белән бәйли. Тыйнак, чибәр, горур Әсәл ролен яшь актриса Гүзәл Гафарова башкарды. Фаяз Хөсәеновның роле (Ильяс) тамашачыда нәфрәт уятса да, уйнау осталыгы белән сокландырды.Хатыны белән баласын югалт­каннан соң гына ул үзенең сөюен аңлый. Байтимерне уйнаган Айдар Вәлиев үзенең олы җанлы булуына тамашачыны да ышандырды. Зөһрә Мөхәммәтшинаны үз бәхете өчен көрәшә белгән хатын-кыз - Хәдичә ролендә күрдек. Аның Ильяс өчен өзгәләнүләре беркемне дә битараф калдырмый. Ләкин ике яклы мәхәббәт нигезендә корылмаган гаилә ныклы булып чыкмый. Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин, Сылу Бәйрәмова һәм башкалар барысы да үзләрен оста башкаручы итеп күрсәтте. Кечкенә Самат ролен уйнаган Ихсан Исхаков киләчәктә театрның танылган артис­ты булыр әле, дип, аңа зур өметләр баглап утырдык.
Әтнә театры өчен «Гүзәлем Әсәл» драмасы яхшы таныш. Аны артистлар сәхнәгә берничә ел элек куйган булган. Быел бу әсәрне кабат репертуарларына керткәннәр.
- Киләсе елның декабрендә театрыбызга 100 яшь тула. Шул уңайдан аның тарихында тирән эз калдырган әсәрләрне кабат торгызуны үзебезгә максат итеп куйдык. Алар - Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал», Хәй Вахитның «Ике килен килендәш», Чыңгыз Айтматовның «Гүзәлем Әсәл», Сәет Шәкүровның «Туган туфрак» спектакльләре. Соңгысы белән без 20 октябрьдә театрның 100 нче юбилей сезонын ачтык, - диде театр директоры Ленур Зәйнуллин һәм үзләрен тулы заллар белән җылы каршы алганнары өчен Кайбыч тамашачысына рәхмәт әйтте.
Спектакль тәмамлангач,артистларга гөрләтеп кул чаптылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да сәхнәгә менгәч, «Спектакль бик ошады, яратып карадык, бер дә кайтасы килми», диде һәм аларга рәхмәтен ирештерде.
- Әтнә һәм Кайбычны дуслык җепләре бәйли. Безнең районнар 26 ел элек бервакытта оешты. Җәй көне безнең «Ак җилкән» халык театры Әтнә сәхнәсендә чыгыш ясаган иде, бүген сезне үзебездә кабул иттек. Тирән эчтәлекле, уйландыра торган әсәр күрсәттегез безгә. Яңадан яңа иҗади үрләр телим сезгә, - диде ул.
Әйткәнемчә, спектакль карарга төрле авыллардан килгәнәр иде. Борындыктан гына да унбиш­ләп иде алар.
- Мин - театрга мөкиббән кеше, барлык спектакльләрне дә яратып карыйм. Үзем дә кечкенәдән артист булыр­га, мәктәпне тәмамлагач, театр училищесында белем алырга хыялландым. Бу хыялым тормышка ашмады ашуын, шулай да театр сәнгатенә булган мәхәббәтем сүрелмәде, - диде авыл җирлеге башлыгы Рифат Гыймадиев. - «Гүзәлем Әсәл» романын да мәктәп елларында укыганым, аның буенча куелган спектакльне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары уйнавында караганым бар иде. Әтнәлеләр дә булдырды, һәрберсе ролен күңелгә үтеп керерлек итеп башкарды.
Иске Тәрбиттән килгән сәүдә өлкәсе ветераны Светлана Журавлёваның да «Гүзәлем Әсәл»не беренче тапкыр гына тамаша кылуы түгел икән.
- Әтнәлеләр бу спектакльне быел февральдә Мәскәү шәһәренең Зуев исемендәге мәдәният сараенда куйган иде. Кызларыма кунакка баргач, шунда карап кайткан идем, - диде ул. -Артистлар бүген Кайбычта тагын да остарак уйнады кебек тоелды миңа, елаттылар да, көлдерделәр дә. «Гүзәлем Әсәл»не тагын бер тапкыр карарга тәкъдим итсәләр, бернинди икеләнүсез ризалашыр идем.
Мәлки авыл җирлегендә дә театр сөючеләр күп икән. Байморзадагы күптәнге танышым, укытучы Ольга Лазереваның да фикерен белешәсе иттем. «Артистларның үз рольләрен башкаруына таң калып сокланып утырдым. Шулкадар тормышчан уйнадылар. Бер тында карый торган спектакль булды бу», - диде ул.
Кем белән генә сөйләшмә, барысыннан да уңай фикерләр генә ишетергә туры килде. Икенче көнне дә спектакльдән алган тәэсирләр белән яшәдек әле. Әсәрләрне китаптан уку бөтенләй башкача, вакыйгаларны чынбарлыктагыча күз алдына китерү, образларның хис-кичерешләрен үз йөрәгең аша үткәрү өчен театрга бару, спектакльләр карау кирәк икән.
Ләйсән Саттарова,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әтнә татар дәүләт драма театры Кайбычта «Гүзәлем Әсәл» спектаклен сәхнәләштерде