Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында фашист илбасарларына каршы аяусыз көрәш алып барган, тылда Җиңү көнен якынайту өчен бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләгән әби-бабайларның ул еллардагы хезмәте фидакарьлеккә тиң. Олы юбилейлары уңаеннан аларга Мәскәү Кремленнән үк - Россия Федерациясе Президенты Владимир Путиннан тирән рәхмәт сүзләре белән сугарылган җылы эчтәлектәге...
Шундый хатларның чираттагысы Кайбыч районына - Ябалак авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әмәнулла Хәмидуллин адресына юлланган иде. Юбилярга илебез җитәкчесенең һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлауларын тапшырырга аның ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Фәния Петухова, ветеранны һәрдаим кайгыртып торучы кураторы - Кайбыч икмәк пешерү комбинаты директоры Илшат Гатиятуллин килгән иде.
- Хөрмәтле Әмәнулла Хәмидуллович! Яшьлегегез авыр сугыш елларына туры килсә дә, бүгенге көннең рәхәтен күреп яшисез. Михнәтләргә бирешмичә, хәзерге тыныч, мул тормышка кадәр килеп җиткәнсез.90 яшькә кадәр яшәү һәркемгә дә бирелми ул. Шуңа Ходай Тәгалә биргән гомерне балалар, оныкларыгызның кайгыртуын тоеп яшәргә язсын әле сезгә. Ветераннарны кайгыртып яшәү - район җитәкчелеге алдына куелган иң мөһим бурычларның берсе ул. Шуңа да нинди генә сорауларыгыз булса да, мөрәҗәгать итегез, - диде Фәния Петухова, юбилярга бүләкләр тапшырып.
Илшат Гатиятуллин да юбилярга иң изге теләкләрен җиткерде, күчтәнәчләрен бирде.
Әмәнулла аганы олы юбилее белән котларга Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче уллары, кызы да кайткан.
Күп балалы гаиләдә төпчек бала булып үскән Әмәнулла абый. Сугышка кадәр, барлык чордашлары кебек, аңа да малай чагыннан ук колхозда эшләргә туры килгән. Бөек Ватан сугышы башлангач, ике абыйсы бер-бер артлы фронтка китә, алар мәңгелеккә яу кырында ятып калган. Хәзерге вакытта туганнарыннан ул үзе генә исән. 1944 елда яңа гына унҗиде яше тулган Әмәнуллага да фронтка чакыру килә.
- Без Бөек Ватан сугышына соңгы чакырылышка эләктек. Хәрби әзерлек курслары үткәч, Латвиягә җибәрделәр. Анда әсирлеккә төшкән немецларны сакладык. Шунысы истә калган, без әсирләрне строй белән эшкә алып барганда, Латвия хатын-кызлары аларга ипи ыргыта иде, ә безгә бирмәделәр. Аннан соң, Көнчыгыш Пруссиядә, Кенигсберг шәһәрендә хезмәт итәргә туры килде. Кыскасы, армия сафларында җиде ел хезмәт итеп, 1951 елда гына туган якларга әйләнеп кайттым. Авылда ирләр аз калган, шуңа өйгә кайтып бер-ике көн үтүгә, "Красный Перекоп" колхозына эшкә чакырдылар, - ди Әмәнулла ага, яшьлек елларын искә төшереп.
1953 елда Апас районының Бакырчы авылы кызы Галия белән гаилә корганнар. Мәхәббәтләренең татлы җимешләре булып, бер-бер артлы балалары Әсхәдулла, Гөлфизә, Мәсхүт һәм Гөлфия дөньяга аваз салган.
-1971 елда әниебез вафат булды. Ул вакытта мин икенче класста гына укый идем. Дүрт баланы ялгызы гына тәрбияли алмаганга, әти икенчегә өйләнде. Безне Гөлсинә әниебез үстерде. Ул бер вакытта да безне чит күрмәде, үз балалары кебек тәрбияләде. Ни кызганыч, әниебез быелның гыйнвар аенда үлеп китте. Чит җирләрдә яшәсәк тә, әти янына кайтып, хәлен белеп, ярдәм итеп китәбез. Аны социаль хезмәткәр булып эшләүче авылдашыбыз Рамилә Нефедова карый. Кайчан гына кайтып керсәк тә, өйдә җылы, чиста, кайнар ризык әзер. Шуңа без Рамиләгә бик рәхмәтлебез, - диде төпчек кызы Гөлфия.
Улы Әсхәдулла Чаллы шәһәрендә маршрут автобусында, Мәсхүт - "КамАЗ" заводында, Гөлфия кондитер булып эшли. Бабайга гомер иткән карчыгын гына түгел, олы кызы Гөлфизәне югалту ачысын кичерергә дә туры килгән.
- Әти гомере буе колхозда эшләде. Ул 27 ел дәвамында бригадир, 10 ел ферма мөдире булып хезмәт куйды. Әни белән безне дә эшкә өйрәтеп үстерделәр. Гомер буе мал асрадылар. Без кышка җитәрлек печән дә, утын да хәзерли, өй эшләрендә дә булыша идек. Әти хәзер дә тавыклар тота әле, - диде улы Әсхәдулла.
Бригадир булып эшләгәндә КПСС өлкә комитеты һәм ТАССР Министрлар Советын карары белән, 1956 елда социалистик ярышта югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Әмәнулла Хәмидуллинга "Татарстан АССРның иң яхшы кырчылык бригадасы бригадиры" дигән мактаулы исем бирелгән. Аның күкрәген Бөек Җиңүнең юбилей медальләре дә бизи.
Авылда ялгыз яшәсә дә, бабай бүген бай кеше. Чөнки аның хәзерге вакытта сигез оныгы, алты оныкчыгы бар.
- Гомер бер мизгелдәй үтте дә китте. Шулай да гомерем заяга узмады, хәлемнән килгәнчә Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәштә үз өлешемне керттем, илебез байлыгы, иминлеге, матур киләчәге өчен хезмәттә булдым. Балаларым - әти, онык-оныкчыкларым бабай дип өзелеп торалар. Юбилеем белән котлаган, мине олылап искә алган илебез, районыбыз җитәкчеләренә дә, өемә килеп котлаучыларга да бик рәхмәтлемен, - диде Әмәнулла бабай, безне озатканда.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү, кайгырту - безне бизи торган сыйфатлар. Тирә-күршебездә яшәүче өлкән буын кешеләренә һәрвакыт игътибарлы булсак иде.
Нет комментариев